Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | ds24.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Безнең талантлы балалар!⠀
06.09.2025
Зифа, Бәхтияр, Мәрьям
Заппаровлар.Өчесе дә безнең бакча балалары.⠀Бәхтияр белән Мәрьям бакчага йөргәндә үк бәйгеләрдә призлы урыннар яулап, үзләренең талантларын ачкан балалар.⠀
Бүгенге көндә дә аларның уңышларына сөенеп, "безнекеләр" дип гоурланып искә алабыз.⠀Сеңелләре – Зифа да алардан калышмый, кечкенә генә булуына карамастан инде курайда уйнарга да өйрәнгән!
Бакчабызга йөргән һәр баланың да уңышларына сөенеп, канатланып торабыз.⠀
Һәрберсе безнең күңелебездә үз эзен калдыра. Һәрберсенең дә тормышта үз юлын табып, чын кеше булуларын телибез! -
Тозлы камыр белән таныштык!
05.09.2025
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре Лилия Фаизовна белән тозлы камырдан печеньелар ясадылар.
Тозлы камырны ясау тәртибе, үзлекләре, аның белән эшләү тәртибе белән танышты балалар.
Төрле-төрле формадагы печеньелар ясап, духовкада киптереп тә алдылар.⠀
⠀
"Кибет"ле, "өй"ле уйнар өчен, балаларның үз куллары белән ясалган печеньелары бар хәзер! -
Урамда шыбыр-шыбыр яңгыр ява...⠀ ⠀
04.09.2025
Ә без походка барасы маршрутны өйрәнергә чыктык.
⠀
Без барасы урында нинди агачлар, үсемлекләр үсә икәнен карадык.⠀
Алар турында мәгълүмат туплап, балалар белән әңгәмә
үткәрәчәкбез.Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын шундый мавыктыргыч мини-сәяхәт көтә якын арада.
Ә поход булгач, "әбәд"сез булмый.⠀
Саф һавада йөргәннән соң утырып ашау үзе бер күңелле! -
"Алдынгылар" хәрәкәтеннән ролик!
03.09.2025
Казаныбызның истәлекле матур урыннарын һәәм...безнең бакчабыз коллективын да күрергә мөмкин биредә.
-
Мәктәп укучылары булып, белем дөньясына тәүге адымнарын атлаучы бакчабыз балаларынан да фотолар килде!⠀
02.09.2025
Әти-әниләрегезнең горурлыгы булып, һәр куйган максатыгызга ирешергә язсын!⠀
Мәктәпкә яратып, теләп йөрүегезне телибез!⠀
Уңышлы, имин уку еллары булсын -
Янәдән 1 нче сентябрь
01.09.2025
Бүген безнең балалар 27нче гимназиядә тантаналы линейкада катнаштылар.⠀⠀
"Алдынгылар" хәрәкәте @mypervie16 укучылары белән бергә шигырь сөйләп, флешмоб биеделәр.Яңа уку елы котлы булсын!⠀
Балалар мәктәпкә теләп барсыннар, алган белемнәре ныклы, дуслары ышанычлы, укытучылары кешелекле булсын! -
Күңелле очрашуларга бай көн булды бүген
01.09.2025
27 нче гимназия укучылары арасында безнең бакчабызга йөргән Багыров Илдар да бар!⠀⠀
Быел ул, 1нче сыйныф укучысы белән бергә, кыңгырау чыңлатып, балаларны дәрескә дәште!⠀
Айгөл Әбделганиевнаның сыйныф җитәкчесе – Гөлҗиһан Саматовна да бәйрәмдә бар иде бүген!⠀
Аның оныгы да, шушы гимназия укучысы икән. Алдан сөйләшенмичә, уйламаганда гына шундый җылы очрашу килеп чыкты.
-
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!⠀
30.08.2025
"Мәрҗән" ансамбле Республика көне белән котлый сезне!
1990 елның 30 августы - "Татарстанның суверенлыгы турында Декларация" кабул ителгән көн!⠀
-
Бәйрәм белән, Татарстан
30.08.2025
Мәрьямебез дә,
бәйрәм белән котлый сезне!
"Илкәем" җыры
Нәкый Исәнбәт сүзләре
Татар халык көе
P.S. Мәрьям әлеге җыр белән, бакчабызга йөргән вакытта ук, бәйгеләрдә җиңү яулаган кыз.
Һәрчак уңышлар юлдаш булсын сиңа, Мәрьям!
Горурланабыз! -
Безнең балалар Татарстан Республикасы рәисе белән очрашуда!
29.08.2025
Рөстәм Нургали улы алдында чыгыш ясаучы балалар арасында безнең Зөләйха да бар иде.⠀
Кечкенә дә, төш кенә!
Афәрин сиңа, Зөләйха!⠀










