Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе Детский сад закрыт на капитальный ремонт!
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | Aygyul.Mardanova@tatar.ru, mbdou24vahit@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе Детский сад закрыт на капитальный ремонт! - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Кечкенәләр төркеменнән кызыклы уен!⠀ ⠀
10.02.2026
Балалар кәгазьдә ясалган фигураларга туры китереп, конструктор детальләрен табып урнаштырдылар. ⠀
⠀
Мондый төр уеннар:⠀
игътибарлылыкны һәм күзәтүчәнлекне үстерә ⠀
логик фикерләүне камилләштерә ⠀ форма һәм зурлыкны аерырга өйрәтә ⠀
вак моториканы ныгыта ⠀
мөстәкыйльлек тәрбияли ⠀
⠀ -
Декабрьдә кар юк дип аптыраган халык, хәзер карны кая куярга белми
09.02.2026
Бу карлы иртәдә барасы җирләрегезгә имин генә барып җитүегезне теләп калабыз.⠀
Яңа эш атнасын матур һәм мәгънәле җырдан башлыйк.⠀
Тиздән тулы вариантта да ишетә алачаксыз.⠀
⠀ -
Кышкы тәҗрибәләрне кечкенәләр төркеме дә үткәрде!
06.02.2026
Тәҗрибә өчен кирәкле әйберләр:⠀
- табак белән кар⠀
- стаканнар⠀
- гуашь/төсле буяулар⠀
- лимон кислотасы⠀
- сода⠀
⠀
Тәҗрибә барышы видеода. -
Тәҗрибә
06.02.2026
Бу атнада балалар белән Алдынгылар хәрәкәтенең "Сәяхәт башлана" эш дәфтәрендә "Фән һәм технологияләр"юнәлеше буенча эшләдек.⠀
⠀
Күп төрле кызыклы фактлар белеп, күп кенә күренешләрнең асылына төшендек бу атна барышында. Атнабызга йомгак ясап, мәктәпкә әзерлек төркеменең тәҗрибә үткәрү мизгелләре белән бүлешәбез.⠀
⠀
Ә киләсе атнадан яңа тема, яңа белемнәр, яңа вакыйгалар!
Һәммәгезгә дә имин яллар телибез! -
Уенчыклар ясадык!
04.02.2026
Кыш тәҗрибәләр үткәрер, фантазияне бар көченә эшкә җигәр өчен бик кулай вакыт.⠀
Безнең чираттагы тәҗрибәбез – үз кулларыбыз белән чыршы уенчыклары ясадык.
Моның өчен кирәк булган әйберләр:⠀
- су⠀
- төсле буяулар⠀
- төрле формачкалар⠀
- җеп⠀
Тәҗрибә барышы видеода.⠀
Әзер уенчыклар белән бакчабыз ишегалдындагы агачларны бизәп тә куйдык. -
"Тәмле сүзләр" Йолдыз Шарапова шигырьләрен сәнгатьле сөйләүчеләр Бөтенроссия бәйгесе.
02.02.2026
Бакчабыздан мәктәпкә әзерлек һәм уртанчылар төркеме балалары катнашты.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары барып, жюри каршында чыгыш ясап кайттылар.
Уртанчылар төркеме чыгышларын, видеога төшереп, хөкемдарларга юлладылар.⠀
⠀
Нәтиҗәләрне көтәбез. -
Җыр яздырдык!
30.01.2026
Сайрый былбыл, сайрый былбыл⠀
Сайрый былбыл үзәндә...
Әле былбыллар сайрарга вакыт шактый булса да, без инде әзерлекне башладык.
"Мәрҗән" ансамбле белән җыр яздырып кайттык.⠀
Бәйге - концертларда җырлар өчен әзер җырыбыз бар хәзер! -
Стаканчиклар белән уен
29.01.2026
Кечкенәләр төркеме шундый мавыктыргыч уен тәкъдим итә сезгә!
Уенның файдалы яклары:⠀
Вак моториканы үстерә.⠀
Күз һәм кул координациясен яхшырта. ⠀Логик фикерләүне камилләштерә.⠀
Игътибарлылыкны арттыра.⠀
Өй шартларында уйнар өчен дә бик җайлы.
Сезгә бары тик буш стаканнар һәм бераааз гына буш вакыт кирәк булачак. -
"Салават күпере"нең яңа санын алдык!
21.01.2026
Төркем ишеге төбенә үк китереп бирделәр!

Яңа табадан төшкән, журналларны ачып, биремнәрен карый, әкиятләрен укый да башладык!
-
Сәламәтлек атнасы
19.01.2026
Хәзерге вакытта Алдынгылар хәрәкәтенең эш дәфтәрендә "Сәламәтлек" юнәлеше буенча эшлибез.⠀
Сәламәтлек темасына йомгак ясап, әти-әниләр һәм балалар белән бергә, чаңгыда йөрергә чыгачакбыз!⠀
Бу ялларда маршрутны өйрәндек.Чаңгылар, уңайлы киемнәр әзерли торыгыз, тиздән төгәл датасын хәбәр итәчәкбез!










