Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | ds24.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
I урынны яуладык
25.10.2025
Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач" татар җыры һәм музыка уен коралларының XIII төбәкара ачык фестиваль - конкурсында чыгыш ясадык.⠀Зәлия Фәнисовна җитәкчелегендәге "Мәрҗән" ансамбле "Туган авылыма" җыры белән чыгыш ясап, I дәрәҗәле диплом белән бүләкләнделәр.⠀Махсус бүләк тә тапшырдылар аларга: ⠀"Шәһри Казан" газетасына ярты еллык язылу!⠀
⠀
Чын күңелдән котлыйбыз!⠀
Иҗади уңышлар, яңадан-яңа үрләр яулауларын телибез!⠀



-
Кечкенәләребездә музыка шөгыле
15.10.2025
Ничек сөенеп, шатланып кабатлый алар апалары артыннан.
Самими һәм ихлас балачак. -
Сәхнәдә һәм сәхнә артында
15.10.2025
Сәхнә артындагы тормыш кызыграк та була күп вакыт.
Бәйгеләргә әзерлек менә шулай күңелле үтә бездә!
Мавыктыргыч, файдалы, рәхәт яллар телибез сезгә.Яңа эш атнасына җитәрлек көч туплап, бөтен булган эшне паузага куеп ял итегез. -
"Юный грамотей" түгәрәге.⠀ Җитәкчесе – Лилия Фаизовна.⠀
14.10.2025
Түгәрәктә балалар:⠀
хәрефләр һәм авазлар белән уен формасында танышалар,
сүзләрдәге авазларны ишетергә һәм аерырга өйрәнәләр (уку өчен төп күнекмә!)⠀
сүз байлыгын арттыралар
бәйләнешле һәм дөрес сөйләм формалаштыру өстендә эшлиләр⠀
фикерләү һәм хәтер үсеше
анализлау һәм чагыштыру сәләтен үстерү һ.б.⠀
⠀
Балаларны мәктәпкә әзерләү, аларның белем һәм күнекмәләрен баету өстендә эш алып барыла биредә.⠀
Барсы да уен аша, балаларга аңлаешлы телдә үткәрелә. ⠀ -
Хореография түгәрәге.⠀ Җитәкчесе – Зәлия Фәнисовна.⠀ ⠀
13.10.2025
Хореография ул:⠀
координация һәм тигезлек, ⠀
җитезлек һәм сыгылмалылык, ⠀
ритм хисе⠀
хәтер һәм игътибар һ.б.⠀
Хореография белән шөгыльләнү физик һәм акыл үсешенә дә уңай йогынты ясый!⠀
Яхшы кәеф чыганагы булып та тора. -
"Гәүһәр" проекты кысаларында беренче дәрес!
11.10.2025
Проект барышында, бакчабызның остазы, Кариев театры артисты Булат Гатауллин булачак.
Беренче дәрестә балалар белән танышу, кемнең нинди һөнәре, нинди осталыклары булуы хакында әңгәмә булды. Балалалар биеде, җырлады, музыка уен коралларында уйнап күрсәтте.Барсы бергә тизәйткеч тә өйрәнеп алдылар.
Ахырда Булат абыйлары аларга үзенең җырын бүләк итте.
Беренче дәресебез шулай үтте.


Алга таба да яңалыклар белән таныштырып барырбыз сезне.
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен инглиз теле...
10.10.2025
"Иртәрәк түгелме" - дип уйлаучылар бар.Киресенчә, тел үзләштерер өчен иң кулай вакыт!⠀
Ни өчен алай һәм чит тел өйрәнүнең уңай яклары турындаБу яшьтә бала губка кебек — бар нәрсәне дә тиз үзләштерә. ⠀
Яңа тел өйрәнү – хәтерне, игътибарны һәм логик фикерләүне үстерә. Бу акыл өчен фитнес кебек! ⠀
Бала беренче сыйныфка әзер булып барачак, бу аңа ышаныч өсти һәм алга таба уку вакытында стрессны киметә. ⠀
Тел аша балалар яңа мәдәният, музыка, уеннар белән таныша. Дөньяны күзаллау, башка халыклар һәм илләр турындагы белемнәр дә тулылана дигән сүз. ⠀Видеода зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме инглиз теле түгәрәгендә. ⠀
Җитәкчесе: Адилә Рушановна -
"Гәүһәр" проектына старт бирелде!
09.10.2025
Быел әлеге проектта безнең бакчабыз да катнаша.
Проектының асылы нидә?
Проект кысаларында балалар татар биюе хәрәкәтләренә, сөйләм осталыгына, татар милли уен коралларында уйнарга һәм җырларга өйрәнә. Барлык дәресләр дә татар телендә уза. Балалар белән танылган сәхнә артистлары, җырчылар, актерлар, биючеләр, музыкантлар, дикторлар шөгыльләнә. Быел, яңалык буларак, курчак театры юнәлеше дә өстәлә.
Сезнең проект барышы белән таныштырып, яңалыклар белән уртаклашып барырбыз!
Видеода: Проект башлануга багышланган җыелыштан кайбер мизгелләр. Җыелышны Казан шәһәре Мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова үткәрде.
Видео Милли Казан аккаунтыннан алынды. -
"Оста куллар" түгәрәге. Аның балалар сәламәтлеге һәм үсеше өчен уңай яклары.
08.10.2025
Вак моторика: кулларны язарга әзерләү, координацияне яхшырту, шулай ук сөйләмне үстерү өчен дә этәргеч булып хезмәт итә.
Креативлык: һәр эшләнмә уникаль булып килеп чыга. Балалар эш барышында, бер үк темага, уникаль һәм бер-берсенә охшамаган кул эшләнмәләре, рәсемнәр ясыйлар.
Танып-белү: төсләр, формалар, төрле материаллар белән эшлибез. Аларның үзлекләре белән танышабыз.
Эмоциональ интеллект: балалар үзләренең хис-тойгыларын иҗат итү аша белдерә, күрсәтә алалар. Шуның белән бергә, калганнарны яхшырак аңлау, үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен уңай шартлар туа.
Түгәрәкнең җитәкчесе:
Фәнзия Мансуровна.
Видеода уртанчылар төркеме "Көзге агач" рәсемен ясаганнан соң. -
Котлыйбыз
07.10.2025
Озак еллар мәгариф системасында уңышлы эшләве һәм яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлеше өчен, Казан шәһәренең мактаулы грамотасы белән бүләкләнде Лилия Фаизовна!
Ул безнең бакчабызда берничә буын балаларны үз канаты астына алып, мәктәпкә озаткан тәрбияче!
Кайчандыр Лилия Фаизовна төркеменә йөргән малайлар-кызлар үсеп, буй җитеп, үз балаларын да бирегә китерәләр.Коллективыбыз, ата-аналар, балалар исеменнән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, һәр башлаган эшендә уңышлар телибез Лилия Фаизовнага.










