Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
"Китап белән күз ачыла..." 20.04.2023

Психология атналыгы кысаларында, гимназия китапханәсендә күргәзмә оештырылды. Биредә игелеклелек, гаилә, бәхет турында китаплар урын алды. 3в һәм 6в сыйныфы укучылары өчен күргәзмәгә күзәтү оештырылды.
-
"Кәеф калейдоскопы" акциясе дәвам итә 20.04.2023

4 нче Б сыйныфы укучылары бүген “Кәеф калейдоскопы” акциясенә кушылдылар. Алар көн дәвамында кәефләре ничек булуын күзәттеләр. Әлеге күзәтүдә укучылар бик теләп катнаштылар
-
Хәтер һәм кайгы көне... 19.04.2023

19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрү истәлегенә Бөтенроссия бердәм хәрәкәтләр көне билгеләп үтелә.
Бүген гимназиябезнең 5-9 сыйныф укучылары әлеге темага видеофильм карадылар, үзара фикер алыштылар. -
Атналык дәвам итә... 19.04.2023

Бүген 1 нче Б сыйныфында, гимназия психологы белән берлектә, кызыклы дәрес үтте. Укучылар төрле уеннар уйнадылар, игелекле эшләр турында сөйләштеләр. Үзләре кылган игелекле эшләрне төсле кәгазьләргә язып, алардан гирлянда ясадылар.
-
"Игелекле эшләр" акциясе... 19.04.2023

Психология атналыгында узучы чараларда һәр сыйныф актив катнаша. 3 нче Б сыйныфы бүген “Игелекле эшләр” акциясенә кушылдылар.
-
"Сурәтләрдә Тукай геройлары" 18.04.2023

Бу атнада гимназиядә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтүгә багышланган бәйгеләр башланып китте. Башлангыч сыйныфлар арасында “Сурәтләрдә Тукай геройлары” бәйгесе һәм урта сыйныфлар арасында “Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча стена газеталары” бәйгесе игьлан ителгән иде. Иң яхшы дип табылган рәсемнәр һәм стена газеталарыннан күргәзмә оештырылды.
-
Психология атналыгы дәвам итә... 18.04.2023

Психология атналыгы кысаларында, 1 нче А сыйныфында “Мәктәптә минем кәефем” темасына багышланган сыйныф сәгате үтте. Укучылар смайллар ярдәмендә үзләренең кәефләре турында аңлаттылар. Чара бик кызыклы үтте.
-
"Нәрсә ул бәхет?" 18.04.2023

Бүген 2 нче В сыйныфында “Нәрсә ул бәхет?” дип аталган акция үтте. Укучылар рәсемнәрдә “бәхет” төшенчәсен ничек аңлауларын сурәтләделәр һәм таҗларына изге теләкләр язылган ромашка чәчәге ясадылар.
-
"Мөһим әйберләр турында сөйләшү" 17.04.2023

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара. Бу атнада нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан Совет халкының юкка чыгарылуы турында хәтер көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды.
-
Эфирда гимназия радиосы 17.04.2023

Радиоэфирның бүгенге чыгарылышын 9 нчы Б сыйныфы укучылары алып барды. Алар атналык рейтинг нәтиҗәләре белән таныштырдылар, узган атнада булган яңалыклар турында сөйләделәр. Шулай ук бу атнада үтәчәк чаралар турында игълан иттеләр һәм һәркемне әлеге чараларда актив катнашырга чакырдылар.













