Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
“Сезнең батырлык безнең йөрәкләрдә...” 05.05.2023

Гимназиядә Бөек Җиңүнең 78 еллыгын каршы алуга багышланган чаралар башланып китте. 1 – 10 сыйныф укучылары рәсемнәр һәм котлау открыткалары ясадылар. Укучыларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
“Девятаев батырлыгы...” 05.05.2023

Бүген 5 нче В сыйныфы укучылары данлыклы очучы, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның Казан шәһәре Елга портында урнашкан стелласы янында булып кайттылар. Биредә укучылар М. Девятаевның батырлыгы турында сөйләделәр һәм стелла янына чәчәкләр салдылар.
-
"Мөһим әйберләр турында сөйләшү" 04.05.2023

Бүген гимназиядә “Мөһим әйберләр турында сөйләшү” дәресләр циклының чираттагысы үтте. Гадәттәгедән аермалы буларак, укучылар радио аша чыгыш ясадылар. “Җиңү көне. Үлемсез полк” темасына багышланган сыйныф сәгатендә, укучылар Бөек Ватан сугышы елларында совет солдатларының батырлыклары турында сөйләделәр, Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләр һәм җырлар тыңладылар.
-
Яшь спортчыларыбызны котлыйбыз! 27.04.2023

Бу көннәрдә Казан шәһәренең Вахитов районы балалар һәм яшүсмерләр коллективлары арасында “Кожаный мяч” футбол уены ярышлары үтте. Әлеге ярышларда, 2012-2013 нче ел яшь төркеме арасында, гимназия командасы 2 нче урынны яулады. Уенчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
Котлыйбыз! 26.04.2023

Г. Тукай әдәби музеенда “Ядкярләрдә Тукай рухы” бөтенроссия әдәби бәйгесе үтте. 10 нчы сыйныф укучысы Хөснетдинова Эльзилә “Проза” номинациясендә 3 нче урынны яулады. Укучыбызга иҗади уңышлар теләп, җиңүе белән котлыйбыз.
-
Г.Тукайның тууына 137 ел... 26.04.2023

Бүген Казан шәһәренең М. Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Г.Тукайның 137 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы үтте. Әлеге чарага гимназиябез укытучылары да тамаша кылып кайтты.
-
Россия - минем тарихым 25.04.2023

Гимназиябез укучылары бүген “Россия – минем тарихым” мультимедиа тарихи күргәзмәсендә булып кайттылар. Биредә алар Россия тарихы белән беррәттән Татарстан Республикасы тарихы, Республика халыкларының борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихи-мәдәни мирасы белән таныштылар. Күргәзмәдә барлык мәгълүматлар иң заманча мультимедиа җиһазлары ярдәмендә тәкъдим ителгән: сенсор өстәлләре һәм экраннар, лайтбокслар һәм интерактив коллажлар.
-
Күңелләрдә син, Тукай! 25.04.2023

Апрель аенда халкыбыз яраткан шагыйребез Г. Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Бүген гимназиядә шагыйрьнең туган көненә багышланган бик матур һәм эчтәлекле бәйрәм концерты үтте. Концерт дәвамында сәхнәдә Г.Тукайның мәңге үлмәс җырлары, шигырьләре яңгырады.
-
"Мөһим әйберләр турында сөйләшү" 24.04.2023

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара. Бу атнада Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чираттагы дәрес узды. Әлеге дәреснең максаты - хезмәт кешеләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыру, намуслы һәм җаваплы хезмәт итүнең кеше өчен мөһим кыйммәт булуын аңлату.
-
Психология атналыгы ахырына якынлашты 22.04.2023

Психология атналыгы да ахырына якынлашты. Атналык дәвамында укучылар кызыклы чараларда актив катнаштылар. Бүген, психология атналыгын төгәлләп, укытучылар өчен “Мин үземне беләм” дип аталган тренинг үтте.













