Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Яллар күңелле үтә 25.03.2023

Язгы лагерь үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Биредә укучылар вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрәләр. Укучылар кызыклы бәйгеләрдә катнаштылар һәм шулай ук “Калейдоскоп” балалар ял паркында булып кайттылар.
-
Конференциядә катнашу 25.03.2023

Бүген Г. Ибраһимов исемендәге XII республика фәнни-гамәли конференциясе узды. 10 нчы сыйныф укучысы Әхәтова А. "Тарих һәм культурология" секциясендә уңышлы чыгыш ясап лауреат дипломына лаек булды. Укучы кызыбызга алга таба да иҗади уңышлар телибез!
-
Гимназия сәхнәсендә... 24.03.2023

Театр түгәрәгенә йөрүче укучылар Г.Камалның “Безнең шәһәрнең серләре” спектаклен күрсәттеләр. Халыкара театр көненә багышланган бу тамаша һәркем өчен зур сөенеч булды. Спектакль балаларда җылы хисләр уятты. Укучыларга киләчәктә дә яңа спектакльләр белән сөендерүләрен теләп калабыз.
-
В.И.Ленин музей-йортына экскурсия 24.03.2023

Бүген 9а сыйныфы укучылары В.И.Ленинның музей-йортында булып кайттылар. Биредә алар В.И.Ленинның тормыш юлы, Ульяновлар гаиләсенең көнкүреше турында кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар белделәр.
-
Волейбол уеннары дәвам итә 23.03.2023

Волейбол уеннары дәвам итә. Чираттагы уенда 7в һәм 6б сыйныфы кызлары очрашты. Уен 7в сыйныфы файдасына 2:0 исәбе белән төгәлләнде.
-
Куркынычсызлык беренче урында! 22.03.2023

Өченче чирек тә ахырына якынлашты. Гимназиядә укучыларга язгы каникул вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп, инструктажлар үтте.
-
Күңелле һәм файдалы дәресләр 21.03.2023

Каратэ белән һәрдаим шөгыльләнү балаларда физик үсешне арттыра, үз-үзеңне саклау күнекмәләренә өйрәтә, чыдамлылыкны һәм олыларга, дусларга хөрмәт хисен үстерә. Гимназиядә башлангыч сыйныф укучылары өчен каратэ дәресләре үтә. Укучылар бик теләп әлеге дәресләргә йөриләр.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 20.03.2023

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара.
Бу атнада укучылар тарихи вакыйга – Кырымның Россия белән берләшүе турында фикер алыштылар.
-
Гимназиядә волейбол ярышлары үтә 20.03.2023

Гимназиядә урта һәм өлкән сыйныф кызлары арасында волейбол ярышлары уза. Бүгенге уенның нәтиҗәләре түбәндәгечә: 6б – 6в (2:0), 7в – 6б (2:6), 6б – 7а (2:0).
-
Котлыйбыз! 17.03.2023

“Живая классика” Бөтенроссия шигырь укучылар бәйгесенең район этабы үтте. 7 нче сыйныф укучысы Ходярева Даниэла 3 нче урынга лаек булды. Ә 10 нчы сыйныф укучысы Кузнецов Даниил 1 нче урынны яулап, төбәк этабына үтте. Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз! Алдагы бәйгеләрдә дә җиңүләр юлдаш булсын дигән теләктә калабыз.













