Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Без - зур илдә яшәүчеләр 19.09.2022

Һәр атнаның дүшәмбесендә укучылар өчен махсус сыйныф сәгатьләре уздырыла. “Мөһим сөйләшү” дигән сыйныф сәгатьләрендә сүз җәмгыять һәм шул җәмгыятьне тәшкил итүче кешеләр тормышы турында бара.
Бу атнада укучылар “Без - зур илдә яшәүчеләр” дигән темага фикер алыштылар.
-
Бәйрәмнәргә әзерлек 18.09.2022

Гимназиядә Укытучылар һәм Өлкәннәр көненә әзерлек башланып китте. Үзидарә членнары җыелышта үз фикерләре белән уртаклаштылар. Вазыйфаларны бүлешеп, номерлар турында сөйләштеләр.
-
Көзге игелек атналыгы 17.09.2022

Сентябрьнең өченче атнасында Көзге игелек атналыгы үткәрелә. Шул уңайдан гимназиябездә дә төрле чаралар узды. Башлангыч сыйныф укучылары “Мин башкаларны сөендерергә яратам” рәсем бәйгесе үткәрелде. Урта сыйныфларда “Игелек кыл” акциясе уздырылды һәм иң күп яхшы гамәлләр кылучылар билгеләнде.
-
Тинчурин паркында Кәрим Тинчурин юбилеена багышланган флешмоб узды 13.09.2022

Бүген Тинчурин паркында танылган драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 135 еллыгы уңаеннан әдәби-музыкаль флешмоб уздырылды.
Әлеге чарада безнең гимназия укучылары да катнашты. 3 нче һәм 5 нче сыйныф укучылары Тинчурин театры камера оркестры, артистлар Гөлчәчәк Хафизова, Резеда Төхфәтуллина чыгышларын, “Сүнгән йолдызлар” спектакленнән өзек карадылар. Флешмоб барышында укучылар биеделәр, уйнадылар, Кәрим Тинчурин турында күп мәгълүмат белделәр, аның иҗаты белән илһамландылар.
-
Театрга сәяхәт 09.09.2022

Театр кешене тәрбияли, күңеленә яхшылык өсти, матурлыкны күрергә өйрәтә, туры юлга илтә. Сыйныф белән бергәләп театрга бару – бик зур тәрбия чарасы. Гимназиябез укучылары да һәрдаим шәһәребез театрларында кунак булалар.
9 нчы сентярь көнне башлангыч сыйныф укучылары Яшь тамашачы театрында “Хәзинәләр утравы” исемле спектакль карадылар.
-
Үзидарә утырышы
09.09.2022
Бүген гимназиядә үзидарә утырышы үтте. Анда президент һәм урынбасарлар, һәр сыйныфта үзидарә членнары билгеләнде. Яңа уку елына максатлар һәм бурычлар куелды, булачак чараларның планы төзелде.
-
Музейга сәяхәт 08.09.2022

Гимназиябездә күп еллар “Туган якны өйрәнү” музее эшләп килә. Анда Яңа бистә тарихы белән бәйле мәгълүматлар, гимназиябез тарихы, кызыклы экспонатлар, татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай белән бәйле шәхси әйберләр, мамонт сөякләре, Бөек Ватан сугышы белән бәйле материаллар табарга була.
Гимназиядә традицияләр бик күп. Шуларның берсе – 1 нче сыйныф укучыларының музейга сәяхәте. Һәр ел, уку елы башында, беренчеләр гимназия музее белән танышалар. Традицияне дәвам итеп, бүген 1 нче б сыйныфы укучылары экскурсиягә килделәр.
-
Ата-аналар җыелышлары узды 06.09.2022

Белем бирү һәм тәрбия процессын алып барган вакытта, мәктәп-гаилә бәйләнеше алгы планга чыга. Төпле тәрбия - укытучы-укучы-ата-ана чылбыры өзлексез эшләп торанда гына була ала.
Сыйныф җитәкчесе ата-аналар белән һәрдаим элемтәдә тора. Мөһим мәсьәләләрне хәл итү, кызыксындырган сорауларга җаваплар табу, сыйныфта булган проблемаларны уртага салып сөйләшү – ата-аналар җыелышларында алып барыла.
Бүген гимназиябездә, 5-9 сыйныфлар өчен, ата-аналар җыелышлары узды.
-
Патриотик тәрбия 05.09.2022

Һәр дәүләтнең аны башкалардан аерып, гражданнарны берләштереп торучы үз символлары була. Балалар бакчасынан ук без ак барс турында әкиятләр тыңлап, байрагыбызның өч төсе турында белеп үсәбез. Ә мәктәптә дәүләт символлары турында тагында тирәнрәк белемнәр алабыз.
Туган җиреңнең символларын, гимн сүзләрен яттан белү – ул үзеңне, илеңне хөрмәт итү.
Россия мәктәпләрендә һәр атна башында әләм күтәрелү, илебез һәм республика гимннарын яңгырату акциясе башланып китте. Укучылар аларны тыңлап кына калмыйча, кушылып җырладылар да. Гимназиябез дә бу чарага кушылды.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү 05.09.2022

Быелгы уку елы “Мөһим әйберләр турында сөйләшү” дән башланды.
Мәктәпләрдә яңа дәрес барлыкка килде. Анда дөньяда барган төп иҗтимагый-сәяси вакыйгалар турында сөйләнәчәк. Шулай итеп, гимназиябездә һәр дүшәмбе, беренче дәрестә, сыйныф сәгатьләре узачак.
Бүген һәр сыйныфта киләчәккә хыяллар, Ватан, илебездә булган мөмкинлекләр, “Россия – мөмкинлекләр иле” платформасы һ.б. турында сөйләштеләр.
Белем көнендә әлеге дәресне иң беренче булып Русия президенты Владимир Путин үткәрде. Дәүләт башлыгы ил өчен һәр кешенең уңышы никадәр мөһим булуы турында сөйләде.













