Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Өлкәннәр көненә радиэфир 01.10.2022

Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәргә - сугышта катнашкан каһарманнарыбызга, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган, имин елларда ил куәтен арттыруга лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызга ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әйләнде.
Шул уңайдан гимназиябездә Өлкәннәр көненә багышланган радиоэфир үтте. Укучылар матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.
-
Урок цифры 28.09.2022

Бүген сыйныфларда, Цифрлаштыру елы кысаларында , “Пилотсыз технологияләр” темасына “Урок цифры” дәресләре узды. Укучылар пилотсыз технологияләр, аларның үсеше, төрле аппаратлар, аларны куллану даирәсе турында мәгълүматлар белделәр.
-
Гимназия хәбәрләре 27.09.2022

Гимназиябездә, традиция буларак, күп еллар электрон газета чыгарыла. “Гимназия хәбәрләре”ндә яңалыклар, узган чаралар, файдалы киңәшләр, гимназия йолдызлары турында укый аласыз. Газетаның сентябрь санын сылтамага басып укый аласыз: https://gazeta.tgim1.ru/96
-
Экстремизмга – Юк! 22.09.2022

“Экстремизмга – Юк!” айлыгы кысаларында барлык сыйныфларда тәрбия дәресләре үтте. Экстремизм күренешләре, “терроризм”, “экстремизм” төшенчәләре аңлатылды. Яшьләр арасында төрле формаль булмаган оешмалар турында, алдагы елларда булган терактлар, фаҗигале вакыйгалар, аларның чишелешләре турында сөйләп үтелде.
-
Һөнәр сайлау - җаваплы эш 22.09.2022

Югары сыйныфта иң борчыган сорауларның берсе – ул һөнәр сайлау. Нинди һөнәрне мин яратып башкарырмын? Фикерем үзгәрмәсме? Киләчәктә кайсы һөнәр ияләре кирәкле булыр? Әлеге сорауларны барлык 9-11 сыйныф укучылары үзләренә бирәләрдер.
Укучыларга әлеге мәсьәләдә ярдәм итү өчен, гимназиядә төрле чаралар оештырыла.
Бүген исә Вахитов районы мәшгүльлек үзәге хезмәткәре Кувшина Л.С. тарафыннан әлеге темага лекция укылды. 8-9 сыйныф укучылары бик күп яңа мәгълүматлар белән таныштылар.
-
Музейга сәяхәт 21.09.2022

Күп еллар гимназиябездә “Туган якны өйрәнү” музее эшләп килә. Һәр ел 1 нче сыйныф укучылары анда кунак булалар.
Бүген исә 1 нче “А” сыйныфы укучылары музейга сәяхәт кылдылар. Алар мамонт сөякләре, тарихи мәгълүматлар белән таныштылар, яңа бистә, гимназия тарихы белән бәйле экспонатларны карадылар.
-
Информацион технологияләр чемпионаты 21.09.2022

Бүген 9 сыйныф егетләре Digitalskills 2022 IV информацион технологияләр тармагы чемпионатында булып кайттылар. Алар Казан Экспода күргәзмәләр, яңа технологияләр белән таныштылар. Төрле тармакларда катнашып, сертификатлар алдылар.
-
Үзидарә утырышы узды 20.09.2022

Бүген гимназиядә үзидарә утырышы үтте. Укучылар киләсе бәйрәмнәргә әзерлек турында сөйләштеләр. Укытучылар көненә номерлар, мөгаллимнәрне котлау турында фикерләре белән уртаклаштылар. Бәйрәмгә багышланган стена газеталарының форматын билгеләделәр.
-
Радиоэфир узды 19.09.2022

Гимназиябездә традицияләр бик күп. Менә инде күп еллар мәктәп радиосы эшләп килә. Һәр атна дүшәмбе төрле сыйныф укучылары безне үткән атна яңалыклары һәм киләсе атнада булачак чаралар, истәлекле көннәр һәм сыйныфлар рейтингы белән таныштыралар.
Бу атнада гимназия радиосында 9а сыйныфы укучылары чыгыш ясадылар.
-
Сак бул! 19.09.2022

Дөнья үзгәргән һәм алга барган саен, кешеләрне шул кадәр күбрәк куркынычлар сагалап тора. Укучыларны төрле ситуацияләрдә үз-үзләрен тотарга өйрәтү безнең бурычыбыз.
Илебездә Куркынычсызлык ае башланып китте. Шул уңайдан гимназиядә төрле чаралар үткәрелә. Барлык укучылар өчен сыйныф сәгатьләре, башлангыч сыйныфларда уен-дәресләр, урта һәм югары сыйныфларда “Сак бул!” темасына әңгәмәләр уза.













