муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников/107 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
«Янгынга каршы темага иң яхшы рәсем яисә аппликация» 05.11.2024

Район күләм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Янгынга каршы темага иң яхшы рәсем яисә аппликация» конкурсына йомгак ясалды. Барлыгы 7 балалар бакчасыннан һәм 3 мәктәпкәчә төркемнән 65 эш катнашты. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан «Мин һәм минем гаиләм» декаратив-гамәли иҗат (аппликация) номинациясендә 1 урынны Шакиров А (Шакирова Г.И.), Саетов С. (Саетова Д. Р.) «Мин үзем» номинациясендә Галияхметов А (Хафизова А. Р.) алдылар. Тәрбияләнүчеләребезне һәм аларның әти-әниләрен, тәрбиячеләребезне котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
-
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне! 05.11.2024

1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның XII сессиясендә Татарстан Республикасы Конституциясе – республиканың Төп законы, заманча хокукый системаның үсешен билгели торган мөһим сәяси-хокукый документ кабул ителә. Татарстан Конституциясе республикада суверенитетка ия булган һәм хакимиятнең бердәнбер чыганагы – аның күп милләтле халкы, ә кеше, аның хокуклары һәм ирекләре – иң зур хәзинә, дип беркетеп куя. Татарстан Республикасы Конституциясе көне имин киләчәк һәм иртәгәсе көнгә ышаныч символы булсын иде!
-
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 01.11.2024

Бүген 01 ноябрь көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан күңелле чара булып узды. Мондый бәйрәм берничә ел рәттән үтә. Шуңа да елдан-ел үз осталыкларын күрсәтүче балалар саны да арта. Бу юлы да өлкән һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемнәренә йөрүче малайлар һәм кызлар, төрле милләт вәкилләре киемнәреннән киенеп, матур биюләр һәм җырлар, шигырьләр аша үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
-
“Янгынга каршы тематикага иң яхшы рәсем яки аппликация” 31.10.2024

Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында район этабында “Янгынга каршы тематикага иң яхшы рәсем яки аппликация” бәйгесендә катнаштылар.
-
28 октябрь – Халыкара әби-бабайлар көне! 28.10.2024

Бу бәйрәм гаиләдәге иң өлкән кешеләргә багышланган һәм төрле буын кешеләрен, якыннарны берләштерергә ярдәм итә.
Бүген без иң якын кешеләребезне - әбиләребезне һәм бабайларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз. Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеме балалары кадерле әби-бабайлары өчен зур ярату һәм җылылык белән открыткалар әзерләделәр! Хөрмәтле ӘБИ, БАБАЙЛАР!
Сезгә хәерле озын гомер, җан тынычлыгы, балаларыгызның һәм оныкларыгызның кадер хөрмәтендә, аларга терәк һәм кирәк булып яшәргә дә яшәргә язсын әле! -
“Сөмбелә” бәйрәме 25.10.2024

Бүген безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында “Сөмбелә” бәйрәме булып үтте. Сөмбелә- бәйрәме иген-кырлардан уңышлар җыелып беткәч уздырыла. Көзге муллык - уңыш - басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, жиләк - җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур. Бу бәйрәм туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияли, белемнәрне шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр аша ныгыта. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыра. Безнең балалар да бәйрәмдә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кунакка килгән Сөмбелә балалар белән төрле уеннар уйнады, табышмаклар әйтеп, тапкырлыкларын сынады һәм тәмле алмаларын бүләккә калдырды.
-
Сөйләм үсеше шөгылендә 22.10.2024

Бүген уртанчылар төркеме тәрбияче Хафизова А.Р.сөйләм үсеше шөгылендә балалар белән Л. Леронның"Яфрак бәйрәме" шигырен укыганнан соң, йомгак коллектив эш башкардылар. Эшчәнлек төрләрендә сөйләм үсешенең сүзлек эше, сөйләмнең грамматик төзелеше өстендә эш, аваз культурасы тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм үстерү, матур әдәбият һәм халык иҗаты белән таныштыру бурычлары хәл ителә.
-
«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә чыгыш ясадылар 21.10.2024

18 октябрь көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәният көннәре кысаларында бәйге фестивале концерты булып үтте. Әлеге чарада безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы, Баевлар гаиләсе катнашты, тәрбияче Хафизова А.Р., музыка җитәкчесе- Мингазова Г.Р. «Ныклы гаилә – ил терәге» дип исемләнгән концерт программасы алдыннан мәдәният үзәгенең фойесында төрле күргәзмәләр янында һәм топ концерт программасында матур итеп чыгыш ясадылар.
-
Әтиләр көне 18.10.2024

Бүген, бәйрәм алдыннан, Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә "Әтиләр көне”нә багышланган чаралар циклы узды. Балалар педагогларның бәйрәм тарихы турында сөйләгәннәрен кызыксынып тыңладылар, әтиләренең һөнәре турында табышмакларга җаваплар таптылар. Барлык әтиләрне дә әлеге бәйрәм көне белән котлыйбыз һәм балаларыбызга үрнәк булып, кыю, ышанычлы булып калыгыз. Бәхетле һәм, иң мөһиме, сәламәт булыгыз!
-
Сәләтлелекне ачыклау 17.10.2024

Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы педагог-психологы Сәетова Д.Р. сәләтлелекне ачыклау буенча диагностика үткәрде.







