муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 102 воспитанников/102тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
«Сүзләр балкышы» нәфис сүз бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды 27.11.2024

Бүген «Киләчәк» яшьләр үзәгендә «Сүзләр балкышы» нәфис сүз бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды.Аһәңле шигырьләр бик күп яңгыраган бәйрәм чарасында, май аеннан бирле барган район бәйгесендә катнашучыларны бүләкләп уздылар. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган әлеге матур бәйрәмдә барлыгы 153 бала катнашкан. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан зурлар төркеме балалары Галимова И., Ханипова Г., Валияхметова М., мәктәпкә әзерлек төркем балалары Хафизова А., Баева З., Ахметгаязова Р., Шамарданов Б. катнаштылар. Афәрин!!! Балаларны әзерләгән тәрбиячеләргә Хузина Р.Г.,Хабирова Ф.Ф.,Мингазова Г.Р. һәм катнашкан балаларның әти-әнисенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Балаларда балачактан ук янгынга каршы культура тәрбияләү 26.11.2024

Балаларда балачактан ук янгынга каршы культура тәрбияләү бик мөһим, чөнки балалар иң зәгыйфь звено булып тора, һәм аларга зурларга караганда зур куркыныч яный. Шушы максаттны күз алдында тотып Теләче 3нче балалар бакчасына йөрүче тәрбиянүчеләр белән ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Тимерханов Л.М. белән очрашу уздырылды.
-
Әниләр көне! 22.11.2024

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә һәрберебезнең йөрәгендә иң кадерле кешегә – әнигә карата наз хисләре уята торган бәйрәм, Әниләр көне билгеләп үтелә. Әни – гаиләдә иң якын, газиз кеше. Ул яшәргә дәрт, тормышка илһам өсти. Ана баласын күз нурын, бәгырь кисәген татлы сөенечләр белән кулына ала һәм аны нинди генә матур, кадерле сүзләр белән атамый. Кадерле әниләребез! Сезгә кояштай озын гомер, гаилә бәхете, нык сәламәтлек телибез. Безнең балалар да бөйрәм иртәсендә әниләрне, әбиләрне чын күңелдән матур җырлар, шигырьләр, биюләр аша котладылар. Бу бәйрәмне барлык җирдә,зурлап каршы алалар.Бәхетле елмая бүген, җирдә барлык аналар!
-
“Алдынгылар хәрәкәте” активистлары открытка ясау буенча мастер-класс үткәрделәр 21.11.2024

Әниләр көненең иң якты һәм мәрхәмәтле бәйрәме алдыннан Теләче урта мәктәбенең “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре белән берлектә открытка ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Балалар әниләр өчен үз куллары белән уникаль чәчәк бәйләме әзерләделәр.
-
Семинарда катнаштылар 20.11.2024

2024 елның 20 нояберендә Теләче 2 нче балалар бакчасы базасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сөйләмен нәтиҗәле үстерү шарты буларак заманча педагогик технологияләрне куллану» дигән темага район күләм семинары узды. Әлеге семинарда чыгышлар белән Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Биккинина Р.Р. , укытучы-логопед Шаймарданова М.Н., шулай ук рус теле тәрбиячесе Саетова Д.Р., тәрбияче Хазинурова Г.Р., мөдир урынбасары Сафина Е.В. катнаштылар.
-
Грант иясе! 18.11.2024

Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга туган телдә тәрбияләүне һәм укытуны гамәлгә ашыручы педагоглар арасында республика конкурсы йомгаклары буенча Тәрбиячебез Айгөл Рафаэлевна җиңүче булды. Грант алуыгыз белән котлыйбыз! Бу сезнең соңгы җиңүегез булмасын, алга таба да җиңүләрегез күп булсын!
-
Безнең җиңүчеләр! 15.11.2024

Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Сәетов Самир (тәрбиячесе Сәетова Д.Р.), Шакиров Амирхан (тәрбиячесе Шакирова Г. И.) «Бозда һәм суда уяу булырмын» дигән республика рәсем һәм видеороликлар бәйгесендә катнаштылар. Әлеге бәйгедә «Бозда куркынычсызлык» дигән видеосы җибәрелгән иде. Бәйге йомгаклары буенча безнең тәрбияләнүчеләр җиңүче булдылар. Бүләкләү өчен алар Казан шәһәренә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе ГИМС Үзәгенә чакырылдылар, анда аларга диплом һәм җиңүче кубогы тапшырылды! Яшь җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан 15.11.2024

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелә торган Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан,Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде.
-
Региональ фәнни-гамәли конференциядә катнашу 14.11.2024

Бүген Казан педагогика көллияте базасында "ДО ФОПны гамәлгә ашыру: балалар бакчасының һәм гаиләнең балаларны тәрбияләү мәсьәләләрендә социаль партнерлыгы" темасына региональ фәнни-гамәли конференция узды. Анда тәрбияче - Биккинина Р. Р., мөдир урынбасары Сафина Е. В. катнашты.
-
«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале 13.11.2024

«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале ел саен Татарстан Республикасы буенча дәүләт архивы тарафыннан үткәрелә. Проект шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә багланышларын һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгытуга юнәлдерелгән. Әлеге фестивальдә район этабында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының Һадиятуллиннар гаиләсе дә катнашып, 2 урынны яуладылар. Котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!!!







