муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников/107 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
«Сәйяр» балалар-яшүсмерләр театрларының район фестивале 06.03.2025

Бүген Иске Җөри авылы мәдәният йортында «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрларының район фестивале узды. Катнашучылар арасында Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре дә бар иде, остазлары Хуҗина Р. Г. һәм Минһаҗева Г. Р. яшь артистлар тамашачылар һәм жюри хөкеменә «Алтын алмалар»дигән татар халык әкиятен тәкъдим иттеләр. Фестиваль дустанә һәм иҗади атмосферада узды, ә тамашачылар бик күп хис-кичерешләр һәм тәэсирләр алды.Жюри яшь актерларның югары профессиональ әзерлеген, куелышның тәэсирлелеген һәм геройларның тирән кичерешләрен билгеләп үтте.Нәтиҗәдә, тамашачыларның һәм тәнкыйтьчеләрнең йөрәкләрен яулап, балалар мактаулы 2 урын һәм 15 мең сумлык сертификатка ия булдылар. Котлыйбыз!!!
-
"Лыжня-малышня"-2025 04.03.2025

2025 елның 4 март көнне Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Олы Нырсы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 1-4 сыйныф укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында, РФ Хәрби Көчләренең реактив артиллерия дивизионы командиры, СВОда катнашып һәлак булган подполковник Дмитрий Павлович Дормидонтов, шулай ук батыр якташларыбыз Украинада СВО катнашучылар, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнар истәлегенә, Ватанны саклаучы барлык якташларга багышланган чаңгы буенча республика ярышлары уздырылды. Әлеге ярышта Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләребез дә катнашты. Спорт белән мавыгып һәм җанатарлар ярдәме белән балалар бөтен трассаны җиңел үттеләр. Хафизова А - 1 урын, Якупов А – 2 урын, Шакиров А.-2 урын, Хафизов А. -3 урын грамота һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Ә чара азагында күңелле сюрприз көтте - мәктәп директоры П. А. Чернов барлык катнашучыларны кайнар аш белән сыйлады! Мәктәп коллективына һәм оештурычыларга җылы кабул иткәннәре өчен зур рәхмәтәтебезне белдерәбез.
-
«Яшь мастер»төбәкара чемпионатының муниципаль этабы узды 28.02.2025

28 февраль көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Яшь мастер»төбәкара чемпионатының муниципаль этабы узды. Чара чын иҗат һәм талант бәйрәменә әверелде, анда яшь катнашучылар төрле һөнәрләр, үзләренең осталыкларын һәм фантазияләрен күрсәттеләр.
-
Балалар бакчасында диспансерлаштыру 26.02.2025

2025 елның 25 февралендә Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасына диспансеризация үткәрү өчен «Теләче үзәк район хастаханәсе» нән табиб-белгечләр килде.
-
23 февраля!!! 21.02.2025

День защитника Отечества — важный праздник, который отмечается в России 23 февраля. Этот день посвящён мужеству, отваге и патриотизму защитников Родины. В МБДОУ-Тюлячинский детский сад №3 этот праздник становится особенным событием, ведь именно здесь закладываются первые ростки любви к своей стране и уважения к её героям.Сегодня в средней группе прошел праздник посвященный Дню Защитника Отечества.
-
Музыкаль-спорт бәйрәме 21.02.2025

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган музыкаль-спорт бәйрәме үткәрелде. Чара Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ идарәсе дәүләт инспекторы Кыямов Л. Т.һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. катнашында узды. Бәйрәмдә Ватаныбызны саклаучыларның батырлыгы турында патриотик җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Балалар һәм әти-әниләр спорт уеннарында үзләренең җитезлекләрен, бердәмлекләрен һәм команда рухын күрсәттеләр. Без барлык катнашучыларга активлыклары һәм уңай кәефләре өчен рәхмәт белдерәбез!
-
Халыкара туган тел көне! 21.02.2025

21 февраль көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында “Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел” дигән зурлар һәм мәктәпкә әзерлек балалары белән Халыкара туган тел көненә багышланган музыкаль чара уздырылды.
-
Безнең Илхан булдыра! 19.02.2025

2025 нче елның 19 февралендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2009 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында корәш буенча РСФСРның спорт остасы, Татарстан Республикасының атказанган фермеры Сәгыйт Гыйниятуллин призына район беренчелеген уздырды. Әлеге ярышта безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркем тәрбияләнүче Ахматвалиев Илхан И. үз үлчәү категориясендә өченче урын яулады. Котлыйбыз!!!
-
Семинарда катнашу 19.02.2025

2025 елның 19 февраль көнне МБМБУ "Арча 5нче балалар бакчасы" базасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балалрда әхлакый-патриотик хисләр формалаштыру буенча эшнең нәтиҗәле ысуллары» дип исемләнгән регионнара семинары узды. Әлеге семинарда Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Һадиева Ф.Г. катнашты.
-
"Россиянең Ел тәрбиячесе" республика һөнәри бәйгенең зона этабы узды 19.02.2025

18 февраль көнне МБМББУ Яңа Шигали авылы «Үсенте» балалар бакчасы» базасында 2024-2025 уку елында "Россиянең Ел тәрбиячесе" республика һөнәри бәйгенең зона этабы узды. Питрәч, Биектау, Әтнә, Теләче районнарыннан 11 иң яхшы тәрбияче һәм педагог үзләренең педагогик осталыкларын күрсәттеләр . Жюри игътибарына "Балалар белән педагогик чара" һәм" самоанализ"тәкъдим ителде. Бәйгедә катнашучылар арасында безнең Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Г.И. Шакирова да бар иде. Бәйгенең зона этаплары нәтиҗәләре март башында игълан ителәчәк. Барлык катнашучыларга алга таба да педагогик үсеш, һөнәри җиңүләр һәм уңышлар телибез.







