муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 107 воспитанников/107 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Смотр-конкурска нәтиҗә 07.12.2024

Бүген район хакимиятенең актлар залында предприятие, оешма, учреждение, күп фатирлы һәм шәхси йортлар территориясен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча узган смотр-конкурска нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. Шулар арасында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы икенче дәрәҗәле дипломга лаек булды. Бәйгегә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты һәм «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге старт биргән иде. Бүләкләрне Теләче муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин тапшырып, матурлык тудыручы райондашларыбызны тәбрикләп, авыл, җирлек территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча тагы да тырышып эшләргә чакырып калды.
-
“Бәләкәчләр аланы” 06.12.2024

«Алдынгылар хәрәкәте» буенча пилот балалар бакчаларына кергән Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының тәрбияләнүчеләре Галимова Индира, Шамарданов Бахтияр-нәфис сүз (Минһаҗева Г.Р., Хуҗина Р.Г.), Баева Залина – вокал - соло (Минһаҗева Г. Р.), «Нәни энҗеләр » вокал ансамбле (Минһаҗева Г. Р., Хуҗина Р. Г.). I республика күләм иҗади вокал, хореографик һәм театр иҗатының “Бәләкәчләр аланы” диеп исемләнгән бәйгедә катнаштылар, әлеге чара “Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» өстәмә белем биру муниципаль бюджет учреждениесендә оештырылган иде. Безнең балалар барысы да 1 нче дәрәҗәле диплом һәм истәлекле кубок алдылар. Тәрбияләнүчеләребезне һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!Афәрин!
-
Интерактив ысулларыннан берсе булган «Сторителлинг»ны куллана 05.12.2024

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Ибрагимова А.Р.үз эшендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүнең интерактив ысулларыннан берсе булган «Сторителлинг»ны куллана.
-
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе шартларында сәламәтлекне саклау 03.12.2024

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында еллык планны һәм еллык бурычларны тормышка ашыру кысаларында «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе шартларында сәламәтлекне саклау һәм формалаштыру» темасына педагогик совет узды.
-
Тәҗрибә уртаклашу 29.11.2024

Бу атнада мәктәпкәчә яшьтәге төркем тәрбиячеләре методик берләшмәдә тәҗрибә уртаклаштылар. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан үз тәҗрибәсе белән 1 категорияле тәрбиячеләр Шакирова Г.И., Хафизова А.Р. Хазинурова Г.Р. уртаклаштылар. Дөрес сайланган материал, сабыйларны оештыра белү - ул һәр тәрбияченең шәхси тәҗрибәсе генә түгел, ә иң беренче чиратта, ачык күрсәтүләр вакытында алган тәҗрибә дә.
-
День Герба Российской Федерации 29.11.2024

30 ноября в нашей стране отмечается День Герба Российской Федерации. Герб России - официальный государственный символ Российской Федерации наряду с Государственным флагом РФ и является отличительным знаком государства, его уникальной эмблемой. В подготовительной группе МБДОУ-Тюлячинский детский сад №3 прошло тематическое занятие, посвящённое Дню Российского герба, в ходе которого дети узнали об истории герба России, его символическом значении.
-
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне! 29.11.2024

Бүген, 29 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының барлык төркемнәрендә «Бер флаг – бер Татарстан» дигән тематик әңгәмәләре үткәрелде, төркемнәрдә төрле продуктив эшчәнлек башкарылды.
-
Җылылык нурлары бүләк итәбез 28.11.2024

Халыкара инвалидлар көне алдыннан Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы педагог-психолог Саетова Д.Р. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән «Җылылык нурлары бүләк итәбез» исемле иҗат сәгате үткәрде. Балалар төсле карандашлар, акбур, гуашь краскаларын кулланып, катнаш рәсем техникасы буенча рәсем ясадылар. Балалар бакчасы фойесында тәрбияләнүчеләрнең рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.
-
«Сүзләр балкышы» нәфис сүз бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды 27.11.2024

Бүген «Киләчәк» яшьләр үзәгендә «Сүзләр балкышы» нәфис сүз бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды.Аһәңле шигырьләр бик күп яңгыраган бәйрәм чарасында, май аеннан бирле барган район бәйгесендә катнашучыларны бүләкләп уздылар. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган әлеге матур бәйрәмдә барлыгы 153 бала катнашкан. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан зурлар төркеме балалары Галимова И., Ханипова Г., Валияхметова М., мәктәпкә әзерлек төркем балалары Хафизова А., Баева З., Ахметгаязова Р., Шамарданов Б. катнаштылар. Афәрин!!! Балаларны әзерләгән тәрбиячеләргә Хузина Р.Г.,Хабирова Ф.Ф.,Мингазова Г.Р. һәм катнашкан балаларның әти-әнисенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Балаларда балачактан ук янгынга каршы культура тәрбияләү 26.11.2024

Балаларда балачактан ук янгынга каршы культура тәрбияләү бик мөһим, чөнки балалар иң зәгыйфь звено булып тора, һәм аларга зурларга караганда зур куркыныч яный. Шушы максаттны күз алдында тотып Теләче 3нче балалар бакчасына йөрүче тәрбиянүчеләр белән ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Тимерханов Л.М. белән очрашу уздырылды.







