Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
Боз сараенда 05.11.2013

4 ноябрькөнне көзге каникул кысаларында 5-6 нчы сыйныф укучылары Лесхоз боз сараена экскурсиягә бардылар. Экскурсия укучыларга бик ошады
-
Халыклар бердәмлеге көне
04.11.2013
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, иминлек, тынычлык һәм һәр өйгә бөтенлек телибез! Бу бәйрәм Татарстан һәм Россиянең үсеше һәм киләчәге хакына барыбызны да берләштерсен!
-
Укытучылар киңәшмәсе 01.11.2013

31 нче октябрь көнне мәктәбебездә "Укытуның актив формалары" темасына, 1 нче чирек нәтиҗәләре һәм каникул планнары буенча укытучылар киңәшмәсе үтте. Беренче чирекне 6 укучы гел “5” ле билгеләренә, 14 укучы “4” һәм “5” билгеләренә генә тәмамладылар. Фәннәрне үзләштерүдә өлгермәүче укучылар юк. Укучыларның, каникул көннәрендә яхшы ял итүләрен һәм икенче чиректә тагын да нәтиҗәлерәк укуларын телибез.
-
“Көзге бал” кичәсендә 31.10.2013

Мәктәбебездә шаулап-гөрләп “Көзге бал”кичәсе булып үтте. Кичәне 11нче сыйныф укучылары алып барды. Бәйрәмдә 8нче,9нчы,10нчы сыйныф укучылары катнашты. Төрле уеннарда, ярышларда көч сынашып, һәр сыйныф укучылары үзләренең сәләтләрен, осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмнең концерт номерлары белән үрелеп баруы, аңа тагын да ямь өстәде. Күптән көтеп алынган бу кичә һәр укучының күңелендә матур истәлек булып сакланыр.
-
"Сәламәтлек турында әкият"
29.10.2013
Бүген, 29.10.13 “Сәламәтлек турында әкият” район фестиваленең соңгы көне. Конкурста 2-4 сыйныф укучылары катнашты. Аларның эшләре район мәгариф бүлегенә башлангычлар белән эшләүче методист Каримуллина В.Э. тарафыннан бәяләнәчәк.
-
Уңыш бәйрәме 28.10.2013

Бүген, 28 октябрь көнне, мәктәптә янә Уңыш бәйрәме. Бу юлы бәйрәм хуҗалары 5, 6, 7 сыйныф укучылары. Алар “Октябрь” һәм “Ноябрь” командаларына бүленеп көч сынаштылар. Тематикага бәйле җыр, шигырь, күңелле уеннар чараны тагын да тулыландырды. Бәйрәмдә укучыларның сәнгати осталыгы да, дәресләрдә, дәрестән тыш эшчәнлектә алган белемнәре дә күренде. Укучыларыбыз тиз фикер йөртүләре, бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә алулары белән сокландырдылар. Бәйрәмдә үзара дуслык, бер-берләренә ярдәм итү кебек матур сыйфатлар тәрбияләнде. Уңыш бәйрәме укучыларның һәм әти-әниләрнең тырыш хезмәте белән әзерләнгән мул табын артында дәвам итте.
-
“Созидательный труд школьников”
28.10.2013
26 нчы октябрь көнне, 7 нче сыйныф укучысы Гыйльманова Лилия һәм 9 нчы сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл Алабуга шәһәрендә, технология фәне буенча үткәрелгән, V регионара “Созидательный труд школьников” дип исемләнгән конкурста уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар. Укучылар 3 этапта уздырылган кокурста үзләренең көчләрен сынадылар. 1 этап – тест эшләү, 2 этап –практик эшчәнлек, 3 этап –иҗади конкурс.
Укучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез.
-
"Без көзләрне яратабыз!" 26.10.2013

Бүген башлангыч сыйныф укучыларының “Без көзләрне яратабыз!” дип аталган көзге бәйрәмнәре узды. Бәйрәм барышында укучылар үзләрен оста җырчылар, шигырь сөйләүчеләр, артистлар итеп таныттылар. III сыйныф укучылары тарафыннан куелган “Шалкан” әкияте күңелләргә ямь өстәде.
Балалар Сөмбеләләрнең төрле авырлыктагы биремнәрен бик җиңел үтәделәр. Яфракларны да таныдылар, табышмакларга да җавап бирделәр.
Гомумән бәйрәм бик күңелле үтте һәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
24.10.2013
19 нчы октябрь көнне 10 нчы сыйныф укучысы Шакирҗанова Ләйлә укытучысы Фәләхова Ф.Г. белән КФУ үткәргән «Татарга тылмач кирәк» дигән олимпиадада катанашып кайтты. Ләйлә икенче турда да сынатмады. Призлы урыннан 1 генә баллга калышты.
Киләчәктә Ләйләгә уңышлар юлдаш булсын.
-
23.10.2013

Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.Алтын көз!.. Болай әйткәндә без табигатьтәге тышкы буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз, әлбәттә. Көзнең алтынлыгы, аның кадере, барыннан да бигрәк, көзге муллык белән билгеләнә.
Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары “Көздә кунакта”исеме астында көзге байлыклардан , көз турында рәсемнәрдән күргәзмә эшләделәр. Укучыларның кул җылысы, көче куелып ясалган бу күргәзмә бик бай, матур эчтәлекле булды.










