Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
10 сыйныфларда мониторинг 12.12.2013

11-12 декабрь көннәрендә, 10 нче сыйныф укучылары on-line режимында химия, биология,физика, информатика, тарих, җәмгыять белеме, география, математика, рус һәм инглиз телләреннән фәннәрне үзләштерүне өйрәнү максатыннан тест биремнәре үтәделәр.
-
4 нче сыйныфларда мониторинг 11.12.2013

10 нчы декабрь көнне 4 нче сыйныф укучылары да сынау тестларын башлап җибәрделәр. Әлеге тест математика фәненән эшләнде. Алда аларны тагын өч фәннән сынаулар көтә. 4 нче сыйныф укучыларына уңышлар телибез!
-
5-11 сыйныфларда мониторинг
10.12.2013
Фәннәрне үзләштерүне өйрәнү максатыннан, 5-11 класс укучыларының белемен тикшерү мониторингы башланды. Бүген, 10 декабрь көнне, 11 нче сыйныф укучылары on-line режимында литература, математика, рус һәм инглиз телләреннән тест биремнәре үтиләр.
-
Россия геройларын хөрмәтләү көне
09.12.2013
9 нчы декабрь – Россия геройларын хөрмәтләү көне. Бу уңайдан мәктәбебезнең 9 -11 нче сыйныфларында сыйныф җитәкчеләре класс сәгатьләре, ә башлангыч сыйныф укучылары «Хәтерлибез,хөрмәтлибез!» дигән темага сбор , 5 - 7 нче сыйныф укучылары мәктәп музеенда батырлык темасына әңгәмә үткәрделәр.
-
Информатикадан призлы урын 09.12.2013

8-11 сыйныф укучылары арасында информатиканың нигез курсы буенча оештырылган район олимпиадасында 10 сыйныф укучысы Гумерова Г. икенче нәтиҗә күрсәтеп призер булды. Аны уңышы белән чын күңелебездән котлыйбыз. Алга таба да зур уңышлар телибез!
-
Инглиз теле атналыгы 07.12.2013

Безнең мәктәбебездә киләсе атнадан инглиз теле атналыгы үтәчәк. Укытучылар Мәҗитова Рәмзия Гәбдрәүфовна һәм Әмирова Гөлүсә Рифхатовна атналыкны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыра. Атналык барышында күңелле чаралар үткәрү күздә тотыла. Ачык дәресләр, рәсем һәм дәфтәрләргә конкурс, КВН, театральләштергән күренешләр, “Йолдыз сәгате”бәйгесе укучыларда инглиз телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту кебек максатларны камилләштерүне үз эченә ала. Укучылар атналык барышында актив булырлар, бәйгеләрдә теләп катнашып үзләренең белемнәрен тагын да арттырырлар дигән теләктә калабыз.
-
“Шахмат уйнау серләре”
06.12.2013
5 нче декабрьдә инвалидлар декадасы уңаеннан мәктәбебездә шушы көнгә багышланган “Шахмат уйнау серләре” дигән бәйге уздырылды. Бу бәйгедә балалар бик теләп катнашты. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле буләкләр бирелде.
-
Мәктәп тарихы барлана 04.12.2013

Музейда яңа фотография. Юлбат авылы башлангыч мәктәбенең иске (1974 елга кадәрге) бинасы. Фоторәсемдә укытучылар: сулдан уңга: Шляпина Сәлимә, Шафига апа, Ракова Саҗидә.
-
“ Юлларда уяу бул! ”
03.12.2013
3 декабрь көнне мәктәбебездә районыбызның ЮХИДИ нең пропаганда-агитация бүлеге өлкән хезмәткәре капитан Насибуллин Илнур Дамирович һәм юл хәрәкәте иминлеге фондының Кукмара филиалы директоры Елена Владимировна булып киттеләр. Алар укучыларны шушы елның 11 аенда юллардагы хәвеф-хәтәрләрнең статистик мәгълүматы белән таныштырдылар.
Балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларын һәм аларның килеп чыгу сәбәпләрен сөйләп, аңлаттылар. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерделәр. Кагыйдәләрне яхшы белүчеләргә, тапкырларга үзләре алып килгән кызыксындыру бүләкләрен тапшырдылар.
-
Волейбол ярышында җиңү
02.12.2013
Укучыларның физик әзерлеген һәм хәрәкәт активлыгын күтәрү , физик культура һәм спорт шөгыльләренә тарту максатында, Татарстан республикасы укучыларының I мәктәп Спартакиадасы кысаларында, 30 ноябрь көнне районыбызда 1999-2001нче елгы укучылар арасында волейбол уеннарының зона этабы булып узды. Безнең мәктәп укучылары сәләтле балалар белән эшләү мәктәбендә 6 команда арасында көч сынашты. Команда 2 нче призлы урынга лаек булды һәм финалга үтте. Укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы уеннарында уңышлар телибез.










