Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Хоккей түгәрәгендә 05.02.2014

Укучыларыбыз хоккей түгәрәгендә бик актив шөгыльләнәләр. Чираттагы түгәрәк занятиесе дә бик файдалы һәм уңышлы узды.
-
Укытучылар спартакиадасы
03.02.2014
3 февраль көнне район күләмендә укытчылар арасында спартакиада башланып китте. Спортның теннис һәм чаңгы төрендә укытучылар үзләренең көчләрен сынадылар. 5 февраль көнне шорт-трек һәм шахмат ярышлары үтәчәк. Укытучыларыбызга уңышлар телибез!
-
01.02.2014
Мәктәбебездә кызыклы кичәләр , эшлекле дәресләр белән үрелеп барган математика атналыгы тәмамланды. Бүген,1 нче февраль көнне башлангыч сыйныф укучылар игътибарына “Могҗизалы математика” дип аталган күңелле кичә тәкъдим ителде. Кичәне математика укытучысы Равия Рафгалиевна җитәкчелегендә 10 нчы сыйныф укучылары Мансурова Лилия һәм Җәләлиева Алияләр алып барды. Кызыклы башваткычлар, ребуслар, хәрәкәтле уеннар балалар күңеленә хуш килде.
-
“На страже Отечества”
30.01.2014
Мәктәбебездә “На страже Отечества” конкурсының сайлап алу туры үтте. Яхшы дип табылган түбәндәге укучыларның 7 эше районга балалар иҗат үзәгенә тапшырылды – 1 сыйныфтан Фәләхиева Илүзә, Әмиров Бәхтияр; 6 сыйныфтан Каюмова Ясминә, Гайфуллина Альбина; 7 сыйныфтан Гильманова Лилия, Фәтхриева Алисә; 10 сыйныфтан Мансурова Лилия. Бу бәйгедә укучыларга уңышлар елмайсын дигән теләктә калабыз.
-
Математика атналыгы
29.01.2014
Мәктәбебездә математика атналыгы бара, шул уңайдан буген “Математик терминнарны иң дөрес язучы” конкурсы булып узды, 6 сыйныфларда “Математик ярыш” үткәрелде. Укучыларыбыз узләренең көчләрен сынадылар, атналыкта бик теләп катнашалар. Алга таба да укучыларыбызның актив булуын теләп калабыз!
-
Республикада җиңү 27.01.2014

Юлбат урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Кәримова 22-26 нчы январь көннәрендә, Казанда Татарстан беренчелегенә үткәрелгән Халыкара шашка төрендә (классикада) II урын, ә тиз уйнау төрендә I урынга иреште. Гүзәлне уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Спорт ярышлары узды
25.01.2014
24 январьда Эзмә мәктәбе базасында укучыларның чаңгы эстафетасы һәм мылтыктан ату ярышлары үткәрелде. Бүген район үзәгендә укучыларның турникта тартылу, идәннән этелү һәм урыннан озынлыкка сикерү буенча ярышлар узды. Бу ярышларда безнең мәктәбебез укучылары да катнашты.
-
Лаеклы алмаш үсә 23.01.2014

Россия Федерациясе законнары кысаларында 17 яше тулган һәр ир-егет үзе яши торган төбәктә хәрби учетта торырга тиеш. Безнең мәктәптән дә 6 егет шушы көннәрдә хәрби комиссариатта тиешле медицина тикшеренүе, махсус анкеталар тутырып, тестлар үтеп хәрби учетка бастылар. Мәктәп линейкасында, иптәшләре каршында, аларны тормышларындагы шушы җаваплы этапка аяк басулары белән тәбрикләп, хәрби учетка басуларын дәлилли торган таныклык тапшырылды.
-
Батырлык дәресләре 22.01.2014

Быелның гыйнвар аенда совет гаскәрләре тарафыннан Ленинград шәһәрен немец-фашист гаскәрләре блокадасыннан тулысынча азат итүгә 70 ел тула. Бу уңайдан Мәгариф министрлыгының 20.01.2014 №622/14 хаты нигезендә гомумбелем бирү мәктәпләрендә батырлык дәресләре үткәрелә. Тәрбия сәгатьләренә эзләнү отрядларын, тыл ветераннарын чакыру тәкъдим ителә.
-
Уңышлар сиңа, Гүзәл! 21.01.2014

9 нчы сыйныф укучысы Кәримова Гүзәл 22 гыйнвардан алып 26 гыйнварга кадәр Казанда Татарстан Беренчелегенә үткәреләчәк шашка ярышларында катнашачак. Гүзәлгә зур уңышлар, җиңүләр яулап кайтуын телибез!










