Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
"Хыял" лагерында 20 нче көн 22.06.2015

е көн. Бүген 22 июнь хәтер һәм кайгы һәм сугыш башланган көн. Шул уңайдан лагерьда мәктәп музеена экскурия, сугыш ветераннары турында видеоязмалар карау, чәчәкләр ясау, “Без хәтерлибез, без искә алабыз” дигән девиз астында һәйкәлгә чәчәк кую, мәчеткә бару оештырылды.
-
"Хыял" лагерында 19 нчы көн 21.06.2015

"Хыял" лагерьның 19 нчы көне җитте. Балалар биология укытучысы Хаҗиева А.Р. кабинетында кунакта булдылар, спорт чарасы “Экологик сукмак”та катнаштылар, аннары Амирова Г.Р. "Табигать белгечләре” дигән викторина оештырды. Өстәл уеннары, рәсемнәр буяу һәм саф һавада хәрәкәтле уеннар да читтә калмады.
-
"Хыял" лагерында 18 нче көн 20.06.2015

Мәктәптә "Хыял" лагеренда 18 нче көн . Лагерь эшчәннәре укучыларга пожар куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр,“Ут дусмы, әллә дошманмы?” дигән уен, “Дөньяны уттан сакла” дигән рәсем конкурсы оештырдылар, балалар өстәл уеннары һәм саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Бүген хезмәт һәм ял лагерында ябылу чарасы - тантаналы линейка үткәрелде. Балалар көндәгечә мәктәп яны тәҗрибә участогында түтәлләрне утау, су сибү, территорияне чистарту, дару үләннәре җыю белән шөгыльләнделәр.
-
"Хыял" лагерында 17 нче көн 19.06.2015

Мәктәптә "Хыял" лагерьның 17 нче көне . Татар теле укытучысы Галимуллина Д.Г. “Татар әкиятләре сукмаклары буенча”дигән чара үткәрде, балалар экологик батырлык эшләделәр, территорияне чистарттылар, “Биремнәр буенча ориентлашу”, “Робин Гуд булу нинди яхшы” дигән уен программаларында, Робин Гуд призына укчылар ярышында катнаштылар. Хезмәт һәм ял лагерында су сиптеләр һәм чүп утадылар, чөгендерне сирәкләделәр, кыярларны күчерделәр, суган кыякларын кистеләр, дару үләннәре җыйдылар, өстәл уеннары һәм саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
"Хыял" лагерында 16 нчы көн 18.06.2015

"Хыял" лагерьның 16 нчы көне дә бик кызыклы үтте. Балалар география укытучысы Фаляхова Ф.Г.кабинетына кунакта булдылар, “Минем сәламәтлегем минем кулда” дигән чарада, аннары ГИБДД инспекторы белән “Автомобильдән саклан” дигән әңгәмәдә, “Пятачок белән без кая барабыз” дигән викторинада катнаштылар. Хезмәт һәм ял лагерында кәбестәләргә, кишерләргә, чөгендерләргә су сиптеләр һәм чүпләрен утадылар, өстәл уеннары һәм саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
"Хыял" лагерында 15 нче көн 17.06.2015

"Хыял" лагерының 15 нче көне. Балалар иртәнге гимнастикадан соң «Елгалар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” белән таныштылар, аннары елгага, инешләргә экскурсиягә бардылар , балык тоттылар, “Балык эләк, эләк” дигән КВНда катнаштылар, төрле уеннар уйнадылар. Хезмәт һәм ял лагерында территорияне чистарттылар, ТИН укытучысы Мөбәрәкҗанов Р.Р. велосипедта йөрүчеләр өчен юл кагыйдәләре белән таныштырды. Өстәл уеннары һәм саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
"Хыял" лагерында 14 нче көн 16.06.2015

Бүген лагерьга авыл фельдшер кунакка килде. «Пешкән һәм башка очакларда беренче ярдәм» белән таныштырды.
-
"Хыял" лагерында 13 нче көн 15.06.2015

"Хыял" лагерында 13 нче көн. Балалар физзарядкадан соң «Кунакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” белән таныштылар, аннары Тенеки авыл клубына кунакка бардылар , мультфильмнар карадылар, уеннар уйнадылар. Хезмәт һәм ял лагерында сукмакларга ком ташыдылар, су сиптеләр, чүп утадылар, өстәл уеннары һәм саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Лагерьга йөрүчеләр күтәренке күңел белән өйләргә таралдылар.
-
"Хыял" лагерында 12 нче көн 14.06.2015

Бүген "Хыял" лагерының уникенче көне. Тарих укытучысы Сафин И.Ф.балаларны Саба районы тарихы белән таныштырды, аннары чүп үләннәре белән көрәшү серләренә өйрәнделәр, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Хезмәт һәм ял лагерында чәчәк түтәлләрен матурладылар, территорияне себерделәр, тырмаладылар, сукмакларга ком ташыдылар. Көн файдалы узды.
-
"Хыял" лагерында 11 нче көн 13.06.2015

Лагерьның 11 нче көнендә укучыларны кабул иткәннән соң физзарядка оештырылды. "Хыял" ял һәм сәламәтләндерү лагеры укучылары инструктаң үткәннән соң урманга сәяхәткә барып, матур тәэсирләр белән кайттылар, "Яшел аптека" конкурсында катнаштылар.Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Хезмәт һәм ял лагерында бакчада чәчәкләргә су сиптеләр, кәбестәләрне өййделәр, территорияне чистарту белән шөгыльләнделәр, дару үләннәре җыйдылар.










