Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Роботехника буенча бәйге 07.11.2015

Бүген мәктәбебездә район күләмендә роботехника буенча "Робот-2015" дигән исем астында бәйге оештырылды.
-
“Сәләхият - Дарование” 05.11.2015

5 ноября в Центре детского творчества прошел районный конкурс на лучшего чтеца среди учащихся общеобразовательных учреждений района “Сәләхият - Дарование”, посвященный 85 летию образования Сабинского района. Основная цель конкурса: выявление, поддержка и развитие талантливых детей, повышение исполнительского мастерства учащихся, создание системы поддержки молодых талантов через выход на сцену, популяризация литературного творчества. На этом конкурсе из нашей школы участвовали Ясмина Каюмова, Ильгизар Валиев, Альмир Хузин. Ясмина заняла 3 место, а остальные получили сертификаты.
-
“Кыюлар! Җитезләр! Көчлеләр!” 03.11.2015

3 нче ноябрь көнендә Балалар иҗат үзәгендә “Кыюлар! Җитезләр! Көчлеләр!” спорт- интеллектуаль бәйгесе үткәрелде. Уенда 22 мәктәптәпнең 11 җыелма командасы көч сынашты. Уен 12 төрдәге төрле станцияләргә бүленеп уздырылды, һәр команда үзенә тапшырылган бәяләү кәгазьләренә баллар җыйды. Мәктәбебездән команда составында Нигъмәтов Аяз, Рахимуллин Тәбрис, Сәйфуллина Ләйсән, Галимуллина Гүзәл катнашты. Иң югары балл җыючы командалар: Олы Шыңар һәм Юлбат мәктәпләре булды. Алар 1 нче урынга лаек булып, бәйгенең абсолют чемпионы исемен алдылар. Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз!
-
Әти-әниләр җыелышы узды 31.10.2015

30 нчы октябрь көнне мәктәбебездә узган әти-әниләр җыелышында I чирек нәтиҗәләренә тулы анализ ясалды. Балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Сибәгатов Айгиз Әнәс улының чыгышы бик урынлы булды.
-
Көзге каникуллар башланды
31.10.2015
2-8 нноябрь көннәрендә укучыларыбыз көзге каникулга чыга. Мәктәптә каникул кысаларында төрле чаралар оештырыла. Булачак мероприятиеләр турында сайтның "Воспитательная работа" һәм "Объявления" блокларында танышырга була.
Каникулларыгыз күңелле үтсен кадерле укучыларыбыз!
-
Иннополиска киттеләр 28.10.2015

27 октябрь көнне, мәктәбебезнең 7 сыйныф укучылары, Рахимуллин Тәбрис һәм Хәсәнов Илшат, Иннополис университеты базасында оештырылган робототехника буенча олимпиада биремнәрен эшләү өчен, республика профиль сменасына киттеләр. Алар анда 5 көн дәвамында ярышларда катнашалар, роботехника буенча белемнәрен ныгыталар.
-
Интернет куркынычсызлыгы көне 27.10.2015

2015 елның 27 октябре Интернет куркынычсызлыгы көне буларак билгеләнеп үтте. Шуның уңаеннан мәктәбебездә 5-9 нчы сыйныф һәм 1-4 сыйныф укучылары өчен класс сәгатьләре оештырылды. Шулай ук укучылар Интернет-квест уены, конкурслар белән таныштырылды.
-
Халыкара китапханәләр көне 26.10.2015

26 октябрь - Халыкара мәктәп китапханәләре көне. Шул уңайдан 1 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә мәктәбебез китапханәсенә экскурсия оештырдылар. Китапханәче Энҗе Вазиховна нәни дусларын китап куллану кагыйдәләре, балалар өчен иҗат ителгән кызыклы китаплар, журналлар белән таныштырды. Әлеге очрашу балалар өчен файдалы да кызыклы да булды.
-
Көз патшабикәсендә кунакта 24.10.2015

Бүген,24.10.15 көнне, мәктәбебездә 5-9 сыйныфлар өчен “Уңыш бәйрәме “ кичәсе булды. Һәр сыйныф бәйрәмгә ныклы хәзерлек белән килгән иде. 5нче сыйныф укучылары бәйрәмне бик матур алып барсалар,калган сыйныфлардан булган концерт номерлары барыбызның да күңелләренә хуш килде.
-
Күңелле стартлар 22.10.2015

22 октябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары арсында «Күңелле стартлар “уеннары үткәрелде.
Чарада барлык башлангыч сыйныф укучылары да катнашты. Физкультура укытучысы Гатиятов Р.Р. алып барды. Укучыларга бик ошады.










