Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Ленинград блокадасы 22.01.2016

27 гыйнвар Ленинград Блокадасы өзелүгә 72 ел тула. Шушы тарихи дата уңаеннан мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре, төрле кичәләр үткәрелә. Бүген исә, башлангыч сыйныфларда “Ленинград Блокадасы” дип аталган сбор үткәрелде. Педагог-оештыручы Мансурова Э.В. укучыларга әлеге вакыйга хакында чыгыш ясады. Вакыйгаларны тагын да тирәнтен өйрәнү өчен китаплар күргәзмәсе, игътибарлыкка уеннар ярдәмгә килде. Сбор күңелләрне тетерәндергән видеоязма карау белән тәмамланды.
-
Муниципаль контроль эшләр
19.01.2016
Мәктәпләрдә укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан муниципаль контроль эшләр үткәрү дәвам итә. 19 январь көнне әлеге сынау башлангыч сыйныфларда рус теле фәненнән үткәрелде: укучылар грамматик биремле диктантлар яздылар.
-
Физика, химия укытучылары укуда 18.01.2016

16 январь кәнне Саба гимназиясе базасында физика һәм химия укытучылары мәгариф бүлеге оештырган БДИ һәм ТДИгә әзерлек мәсьәләрә буенча укуларда катнаштылар.
-
Хоккей мәйданчыгында 18.01.2016

Мәктәптә хоккей мәйданчыгында ирекле шуу һәм уеннар башланып китте. Укытучылар һәм укучылар дәресләрдән соң мәйданчыкны чистарту белән шөгыльләнәләр.
-
Әзерләнәбез
14.01.2016
Татар шагыйрәсе Клара Булатованың тууына 80 ел тулуга багышланган “Дулкыннар” Республика бәйгесенең район этабына әзерлек эшләре бара. Укучылар нәфис сүз, конферанс, вокал, рәсем номинацияләре буенча катнашырга әзерләнәләр.
-
Имтиханнарга әзерлек
11.01.2016
7 нче, 9 нчы гыйнвар көннәрендә тугызынчы сыйныф укучылары ОГЭ буенча үзләре сайлаган химия, биология, физика, география фәннәре буенча сынап карау имтиханнары тапшыруда катнаштылар.
-
Районда укучыларның чыршы бәйрәме 07.01.2016

-
Боз сараенда
07.01.2016
6 нчы январь көнне 1 нче, 2 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Фатхриева Р.Х., Низамиева Ф.Ф. белән берлектә “Боз сарае”на бардылар. Укучылар “Боз сарае”ннан күтәренке күңел белән кайттылар.
-
Хөрмәтле коллегалар, укучылар, әти-әниләр! 31.12.2015

Сезне барыгызны да Яңа 2016 ел бәйрәме белән котлыйбыз! Яңа еллар Сезгә бәхет-шатлык, сәламәтлек, эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар алып килсен. Яңа еллар мөбарәк булсын!
-
Чыршы әйләнәсендә 28.12.2015

27 декабрь көнне 1-6 сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды. Укучылар үзләренең матур һәнәрләрен күрсәттеләр, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уеннары уйнадылар. Бәйрәм бик матур узды.










