Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Шахмат ярышларында
09.10.2015
Мәктәбебезнең бертөркем укучылары физкультура укытучысы Гатиятов Р.Р. җитәкчелегендә район күләмендә үткәрелүче шахмат ярышында катнашырга киттеләр. Аларга уңышлар телибез.
-
Укытучылар көненә тантана
07.10.2015
Кичә район мәдәният йортында укытучылар көненә карата зур бәйрәм-тантана узды. Мәктәпләребезнең уңышлары бәйрәм барышында уңай бәяләнде. Соңыннан Г. Тукай исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры “Яшел эшләпә” исемле комедиясен бүләк итте.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2015

Хөрмәтле укытучылар! Сезнең барыгызны да чын күңелебездән бүгенге һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә киләчәк тормышыгызда саулык-сәламәтлек, гаиләләрегезгә тынычлык, иминлек, бәхет, авыр хезмәтегездә уңышлар теләп калабыз. Сабыр канатларыгыз беркайчан да сынмасын, мәктәпләрегездә шат балалар тавышы тынмасын. Бәйрәмегез котлы булсын!
- "Күркәм гаилә" 05.10.2015
-
Ветераннар белән очрашу
03.10.2015
Беренче октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан, ветеран укытучылар белән очрашу үткәрелде. Килгән кунакларыбыз өчен, кучыларыбыз тарафыннан бәйрәм концерты оештырылды.
-
Өлкәннәрне котлап... 30.09.2015

1 октябрь - Өлкәннәр көне. Шул уңайдан 4 сыйныф укучылары укытучылары Гомәрова Рузия Тимершәеховна җитәкчелегендә өлкәннәребезгә котлау открыткалары ясадылар.
-
Миләш җыябыз 29.09.2015

-
Сәламәт яшәү тәрбиялибез
29.09.2015
Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү максатыннан, мәктәбебездә һәркөнне иртәнге гимнастика үткәрү гомумгадәткә әверелде. Гәүдәнең дөрес формалашуы, аяк-кул хәрәкәтләре өчен булган күнегүләрнең җиренә җиткереп башкарылуына физик тәрбия укытучылары аеруча игътибар итә, ә сыйныф җитәкчеләре һәр укучының билгеләнгән сәгатьтә тиешле форма белән гимнастикада катнашуына җаваплы.
-
Робототехника ярышында катнаштык
28.09.2015
26 нчы сентябрь көнне мәктәбебезнең бер төркем укучылары түгәрәк җитәкчесе Нияз Илгизович җитәкчелегендә Казан шәһәрендә узган робототехника ярышларында катнашып уңышлы чыгыш ясадылар һәм Сертификатка ия булдылар. Аларга алдагы ярышларда уңышлар телибез!
-
Кросс нации - 2015 26.09.2015

Мәктәптә "Кросс нации-2015" үтте. Барлык укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр Бөтенроссия акциясендә актив катнашты, йөгерештә алган урыннар билгеләнде.










