Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
“Ничек яшисең, ветеран!” 14.09.2016

Тирә-ягыбыздагы ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне күрә белү, аларга кулыбыздан килгән кадәр булышу - безнең әхлакый бурычыбыз. Игелек кылу, изгелек эшләү кебек сыйфатларны кече яшьтән үк балаларның күңеленә салу зарурдыр. Шул максаттан, Юлбат төп мәктәбе тимурчылар отряды эшчәнлекләрен җанландырып җибәрде. 5, 8 сыйныф активистлары өлкәннәр янында булып, аларның хәлләрен белеп кайттылар. Өлкәннәребез тимурчылар килгәнгә сөенеп, хәл белүләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
-
Мәктәптә сайлаулар
13.09.2016
18 сентябрь көнне узачак сайлауларда мәктәп Думасына спикер сайлаулары да узачак. Шушы уңайдан бу көннәрдә мәктәбебездә кандидатлар теркәү бара.
-
Күңелле тәнәфес 10.09.2016

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#КомандаТатарстана. Бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен отряд вожатыйлары «Күңелле тәнәфес» оештырды. Укучылар дуслык, татулык, игелеклелек турында кыскача гына әңгәмәдән соң, татар халык уеннарының берсе булган “Биш парлы” уены уйнадылар. Балаларга бик ошады. Алга таба да дәвам итәргә дигән теләктә калдылар.
-
“Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы” 10.09.2016

5 нче сентябрьдән алып 19 нчы сентябрьгә кадәр “Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы”акциясе дәвам итә. Шушы уңайдан сыйныфларда мәрхәмәтлелек темасына багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Башлангыч, урта һәм югары сыйныфларда берләштерелгән сыйныф сәгатьләре презентацияләр белән үрелеп барды.
-
“Челтерәгез чишмәләр” 09.09.2016

Суның табигый байлык, изге җир икәнлеген балаларга төшендерү, чишмәләргә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү, табигать матурлыгын күрә , аңлый белергә өйрәтү безнең изге бурычыбыз. Шул максаттан 5 сыйныф укучылары технология укытучылары белән берлектә “Хәйби бабай” чишмәсенә шефлык оештырдылар. Аның тирә ягын чүпләрдән арындырдылар. Әйдәгез балалар, көмеш һәм саф сулы чишмәләребезгә ярдәм итик, чистартыйк, аларның җыры беркайчан да тынмасын иде.
-
Флешмоб “Сәламәт тәндә сәламәт акыл” 08.09.2016

Өстәмә белем бирү педагогы Давлетшина А.Ф. “Көзге игелек атналыгы” кысаларында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап 3 сыйныф укучылары белән флешмоб биеделәр.
-
Ата-аналар җыелышы 08.09.2016

7 нче сентябрь көнне мәктәбебездә әти –әниләр җыелышы үткәрелде. Әти- әниләрне 2016-2017 нче уку елында укытуда булган яңалыклар белән Энҗе Фахимовна, ә укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеге белән Гөлсинә Раяновна таныштырды Җыелышка районда балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Сибгатов Айгиз Анасович һәм ГАИ бүлегеннән Закиров Динар Рамилевич чакырылды.Алар үзләренең чыгышларында әти- әниләрне районда булган төрле тәртип бозу очраклары һәм юл йөрү кагыйдәләре белән дә таныштырдылар...
-
“Көзге игелек атналыгы” 07.09.2016

5 сентябрьдән 19 сентябрь көннәре мәктәбебездә “Көзге игелек атналыгы”. Атналыкка план төзелде, сыйныфлар план белән таныштырылды.
-
Мәктәп эшчәнлеге
06.09.2016
Мәктәптә түгәрәкләр, консультацияләр тулы көченә эшли башлады. Шулай ук фәннәрне авыр үзләштерүче һәм сәләтле балалар белән эш башланды
-
Класс сәгатьләре узды 03.09.2016

3 сентябрь көнне Беслан фаҗигасенә карата бердәм сыйныф сәгатьләре узды.










