Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Фатхриев Ильшат Ильнурович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Дулкыннар" республика конкурсында
10.03.2016
Район, республика күлемендә төрледән – төрле бәйгеләр гөрли. Бәйгеләр әлбәттә җиңүләрсез булмый. Февраль аенда Клара Булатованың 80 яше уңаеннан “Дулкыннар” республика конкурсының район туры үткәрелгән иде. Мәктәбебезнең иң сәләтле укучылары Мансуров Райнур, Каюмова Ясминәләр “Вокал”, ”Нәфис сүз” номинацияләрендә җиңү яуладылар. Бүген исә алар республика турында үз көчләрен сыныйлар. Аларга уңышлар телибез!
-
8 март бәйрәме белән! 08.03.2016

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Бәйрәмегез котлы булсын!
-
ГТО нормаларын тапшыру
04.03.2016
Мәктәбебезнең 8нче сыйныф укучысы Гайфуллина Альбина һәм 3нче сыйныф укучысы Мубаракшин Ильяслар 3 март көнне Сабада чаңгы ярышында катнашып,ГТО нормативын үтәделәр.
-
Психологлар белән очрашу 04.03.2016

3 нче март көнне мәктәбебезнең IV -IX сыйныфлары өчен “Психологик центр” психологлары Алинә Икрамовна белән Алисә Ильгамовна диагностик тест уздырдылар.
-
Победители конкурса “Открытие” 03.03.2016

Два ученика из нашей школы Амиров Бахтияр ( ученик 3 класса, руководитель: Галимзянова Л.Г.) и Хамитов Ильяс (ученик 2 класса, руководитель: Низамиева Ф.Ф.) стали победителями международного конкурса исследовательских и творческих работ младших школьников “Открытие”. Они участвовали в торжественном награждении победителей конкурса.
-
“Зарница – 2016” 28.02.2016

Гражданлык-патриотик айлык кысасынды бүген мәктәбебездә “Зарница – 2016” йомгаклау чарасы үтте. Бәйрәм патриотик җырлар конкурсы белән башланып китте. Аннан кечкенә сыйныфлар өчен “Күңелле стартлар”, турниктан тартылу, граната ыргыту, мылтык сүтеп җыю, пакет, байрак эзләү һ.б. уеннар бер-берләрен алыштырып барды. Нәтиҗәдә, “Баклажан” командасы беренчелекне яулады. Бәйрәм учакта пешкән пылау ашау һәм җиңүчеләрен бүләкләү белән тәмамланды.
-
"Дебют в науке" 27.02.2016

26 февраль көнне 7 нче сыйныф укучысы Хасанов Илшат "Дебют в науке" дип аталган VII Республика эзләнү һәм проект эшләре конкурсының " Минем беренче фәнни ачышларым" бүлегендә икенче этапка узып Түбән Кама шәһәрендә уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
“Школьная Лига КВН” 26.02.2016

25 февраля в центре детского творчества прошел полуфинал Школьной Лиги КВН среди образовательных учреждений. Наша команда “Махеев” состязалась среди 12 школ района и показала достойную игру. Мы довольны выступлением наших учащихся. Они показали актерское мастерство, сплоченность, находчивость. Молодцы, ребята!
-
“Ветеран рядом” акциясе 23.02.2016

Тимурчылар тыл ветераннарын онытмыйлар, яннарына барып, хәлләрен беләләр, кирәгенчә ярдәм итеп торалар. 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан алар ветераннарыбызны бәйрәм белән котладылар.
-
Хөрмәтле коллега ир-егетләребез! 23.02.2016

Сезне 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар телибез.
Яшәрегез яшь өстәлгән саен,
Яшәү булсын сезгә күңелле.
Безнең өчен ныклы терәк бит сез
Иң зур бәхет шушы түгелме?
Ходай сезгә камил акыл бирсен,
Җиткерәбез сезгә теләкне
Олы бәйрәмегез уңаеннан
Кабул итегез сез хөрмәтне.
Сезгә зур ихтирам белән Юлбат төп мәктәбе коллективы










