Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Газизова Зульфия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
“Укучының мәдәни көндәлеге “ 17.09.2016

16 нчы сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге “ тапшырылды.Әлеге көндәлекне беренче сыйныф укучылары тантаналы төстә кабул иттеләр.Тантанада укучыларның әти – әниләре дә катнашты. Балалар Татарстаныбызның истәлекле урыннары хакында сөйләштеләр.Сөйләшү барышында күп урыннарның балалар өчен таныш булуы да ачыкланды. Ә алга таба, укучылар булган истәлекле урыннары хакында мәгълүматны мәдәни көндәлеккә язып барырга ышандырдылар.
-
«Мин варисың синең Татарстан!” 15.09.2016

Әйе, мавыктыргыч, тынгысыз дөнья ул - “Варислар иле”. Әгәр син әлеге илгә эләккәнсең икән димәк, тырышлыгың бушка китмәгән. Сине алда зур уңышлар, сынаулар көтә дигән сүз ул. Максаты булып - кешеләрдә әйләнә - тирә мохитка шәфкатълелек уяту, табигатьне саклау, туган ягыбызга мәхәббәт тәрбияләү, ялыбызны күңелле оештыру тора. Шул уңайдан, бүген 5 сыйныфларны варислар сафына кабул иттек. Укучылар иптәшләре алдынды тантаналы вәгъдә биреп, лаеклы алмашчылар булдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
“Ничек яшисең, ветеран!” 14.09.2016

Тирә-ягыбыздагы ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне күрә белү, аларга кулыбыздан килгән кадәр булышу - безнең әхлакый бурычыбыз. Игелек кылу, изгелек эшләү кебек сыйфатларны кече яшьтән үк балаларның күңеленә салу зарурдыр. Шул максаттан, Юлбат төп мәктәбе тимурчылар отряды эшчәнлекләрен җанландырып җибәрде. 5, 8 сыйныф активистлары өлкәннәр янында булып, аларның хәлләрен белеп кайттылар. Өлкәннәребез тимурчылар килгәнгә сөенеп, хәл белүләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
-
Мәктәптә сайлаулар
13.09.2016
18 сентябрь көнне узачак сайлауларда мәктәп Думасына спикер сайлаулары да узачак. Шушы уңайдан бу көннәрдә мәктәбебездә кандидатлар теркәү бара.
-
Күңелле тәнәфес 10.09.2016

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#КомандаТатарстана. Бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен отряд вожатыйлары «Күңелле тәнәфес» оештырды. Укучылар дуслык, татулык, игелеклелек турында кыскача гына әңгәмәдән соң, татар халык уеннарының берсе булган “Биш парлы” уены уйнадылар. Балаларга бик ошады. Алга таба да дәвам итәргә дигән теләктә калдылар.
-
“Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы” 10.09.2016

5 нче сентябрьдән алып 19 нчы сентябрьгә кадәр “Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы”акциясе дәвам итә. Шушы уңайдан сыйныфларда мәрхәмәтлелек темасына багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Башлангыч, урта һәм югары сыйныфларда берләштерелгән сыйныф сәгатьләре презентацияләр белән үрелеп барды.
-
“Челтерәгез чишмәләр” 09.09.2016

Суның табигый байлык, изге җир икәнлеген балаларга төшендерү, чишмәләргә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү, табигать матурлыгын күрә , аңлый белергә өйрәтү безнең изге бурычыбыз. Шул максаттан 5 сыйныф укучылары технология укытучылары белән берлектә “Хәйби бабай” чишмәсенә шефлык оештырдылар. Аның тирә ягын чүпләрдән арындырдылар. Әйдәгез балалар, көмеш һәм саф сулы чишмәләребезгә ярдәм итик, чистартыйк, аларның җыры беркайчан да тынмасын иде.
-
Флешмоб “Сәламәт тәндә сәламәт акыл” 08.09.2016

Өстәмә белем бирү педагогы Давлетшина А.Ф. “Көзге игелек атналыгы” кысаларында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап 3 сыйныф укучылары белән флешмоб биеделәр.
-
Ата-аналар җыелышы 08.09.2016

7 нче сентябрь көнне мәктәбебездә әти –әниләр җыелышы үткәрелде. Әти- әниләрне 2016-2017 нче уку елында укытуда булган яңалыклар белән Энҗе Фахимовна, ә укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеге белән Гөлсинә Раяновна таныштырды Җыелышка районда балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Сибгатов Айгиз Анасович һәм ГАИ бүлегеннән Закиров Динар Рамилевич чакырылды.Алар үзләренең чыгышларында әти- әниләрне районда булган төрле тәртип бозу очраклары һәм юл йөрү кагыйдәләре белән дә таныштырдылар...
-
“Көзге игелек атналыгы” 07.09.2016

5 сентябрьдән 19 сентябрь көннәре мәктәбебездә “Көзге игелек атналыгы”. Атналыкка план төзелде, сыйныфлар план белән таныштырылды.










