Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Ата-аналар җыелышы 08.09.2016

7 нче сентябрь көнне мәктәбебездә әти –әниләр җыелышы үткәрелде. Әти- әниләрне 2016-2017 нче уку елында укытуда булган яңалыклар белән Энҗе Фахимовна, ә укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеге белән Гөлсинә Раяновна таныштырды Җыелышка районда балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Сибгатов Айгиз Анасович һәм ГАИ бүлегеннән Закиров Динар Рамилевич чакырылды.Алар үзләренең чыгышларында әти- әниләрне районда булган төрле тәртип бозу очраклары һәм юл йөрү кагыйдәләре белән дә таныштырдылар...
-
“Көзге игелек атналыгы” 07.09.2016

5 сентябрьдән 19 сентябрь көннәре мәктәбебездә “Көзге игелек атналыгы”. Атналыкка план төзелде, сыйныфлар план белән таныштырылды.
-
Мәктәп эшчәнлеге
06.09.2016
Мәктәптә түгәрәкләр, консультацияләр тулы көченә эшли башлады. Шулай ук фәннәрне авыр үзләштерүче һәм сәләтле балалар белән эш башланды
-
Класс сәгатьләре узды 03.09.2016

3 сентябрь көнне Беслан фаҗигасенә карата бердәм сыйныф сәгатьләре узды.
-
1 СЕНТЯБРЬ - БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ 02.09.2016

Бар күңеллелек бөтен дөньяда,
Бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу?
Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
1 сентябрьдә Юлбат төп мәктәбе 64 укучыны кабул итте. Тәүге тапкыр белем иленә 10 укучы аяк басты. Бәйрәмне авылыбыз имамы ачып җибәрде. Район башлыгы урынбасары Расих Рахимҗанович, район мәгариф бүлеге профсоюз оешмасы рәисе Айгөл Маратовналар укытучыларга, укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр. Укучыларыбызга изге теләкләр белән бергә бүләкләр дә тапшырылды.
-
Телефон доверия 01.09.2016

8-800-2000-122
• Помощь на Телефоне доверия всегда анонимна. Позвонивший не должен сообщать свою фамилию, адрес и другие данные. Достаточно просто назвать свое или вымышленное имя для удобства общения.
• Детский телефон доверия работает круглосуточно.
• Звонок с мобильного или стационарного телефона - бесплатный.
-
Август киңәшмәләре башланды
15.08.2016
15 августтан укытучыларның аерым фәннәрдән август киңәшмәләре башланды. Бүген чит тел укытучылары алдагы уку елына эшне планлаштыралар, үткән елга йомгак ясыйлар.
-
Сулыкларда сак бул. Әти - әниләр җыелышы. 25.06.2016

25 июнь көнне мәктәбебездә “Сулыкларда сак бул” темасына әти-әниләр җыелышы үтте. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Габделхаева Г.Р. әти-әниләргә җәйге чорда балаларны сулыклардан саклау буенча чыгыш ясады. Физик тәрбия бирүче укытучы Замир Вагыйзович су коенганда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау кирәклеген аңлатты. Һәр әти-әни “Памятка для родителей” – сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре турындагы кәгазьләр белән таныштылар.
-
Сау бул, лагерь"Хыял" - 2016 24.06.2016

Бүген “Хыял” лагеры үзенең эшен төгәлләде. Балалар Сабантуйда рәхәтләнеп күңел ачтылар, нинди генә уеннар уйнамадылар, ярышларда көч сынаштылар. Соңыннан “Лагерьда үткән көннәрем” темасына фикер алышып, үзләренең вожатыйларына рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Җәйнең калган көннәрен исән-имин, хәвефсез-хәтәрсез үткәрергә язсын, дигән теләк белән лагерь флагын төшерделәр.
-
"Хыял" лагерының егерменче көне. 23.06.2016

Татар халкының милли уеннарын өйрәнү,гореф -гадәтләребезне саклауны күздә тотып, лагерь балалары белән биш парлы, йөзек салыш, наза һәм башка күп төрле уеннар оештырылды. Әлеге уеннар балалар күңеленә хуш килде. Дәртле татар көйләре күңелләргә дәрт өстәде. Киләчәк буынны милли рухта тәрбияләү бүгенге көннең төп бурычы булырга тиешлеген онытмау гына кирәк!










