Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
ОБЖ фәненнән олимпиада 08.10.2015

Мәктәп күләмендә укучылар ОБЖ фәненнән олимпиадада катнаштылар.Аның теоретик туры үтте.Ә практик туры 9 октябрьдә уза.
-
Ветераннар кунакта. 07.10.2015

Бүген,7 октябрь көнне район мәгариф идарәсендә эшләп чыккан ветеран – пенсионерлар Ш.З.Зиннуров музей – бүлмәсенә экскурсиягә килделәр.Аларга музей җитәкчесе Мөхәмәтханова Г.М. чыгышы һәм мәктәп ашханәсендә чәй табыны әзерләнде.
-
Олимпиадалар дәвам итә.
28.09.2015
Бүген 4-11 нче сыйныфлар арасында рус теленнән олимпиада булып узды.
-
Корбан бәйрәме
28.09.2015
Бүген мәктәбебездә Корбан ашы үткәрелде. Авылыбызның имам хатыйбы Гәбделәхәт абый укучыларга вәгаз укыды. Аннан соң корбан итеннән пешерелгән аштан авыз иттеләр.Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын!
-
"Милләтләр кроссы"
26.09.2015
Бүген дәресләрдән соң "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүчеләр,мәктәбебез укучылары "Милләтләр кроссы" акциясендә катнаштылар.1,2,3 нче урын яулаган укучылар мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
-
Экология,астрономия фәннәреннән олимпиада
26.09.2015
Бүген 5-11нче сыйныф укучылары экология,астрономия фәннәреннән уздырылган олимпиадада катнаштылар.
-
"Кабак бәйрәме"
23.09.2015
Бүген 5-11 нче сыйныфлар катнашында мәктәп күләмендә "Кабак бәйрәме"булып узды.Кабактан ясалган эшләнмәләр арасында ниләр генә юк иде. Күргәзмәдәге эшләнмәләрне комиссия членнары уңай яктан бәяләде.
-
Олимпиадалар башланып китте
21.09.2015
21 нче сентябрьдан мәктәп туры олимпиадалары башланып китте. Бүген укучылар экономика фәненнән олимпиадада көч сынаштылар.
-
Тимер юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре
21.09.2015
2-11 нче сыйныфларда тимер юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча сөйләшүләр үткәрделәр.Укучыларның иминлеген тәэмин итү максатыннан үткәрелгән әлеге сөйләшү файдалы үтте.
-
"Без бүгеннән Варислар!" 15.09.2015

15 нче сентябрь- Варислар туган көн. Шушы уңайдан бүген мәктәбебездә 5 нче сыйныф укучыларын "Чишмәкәй" балалар берлегенең Варисларына кабул иттеләр.Укучылар тантаналы төстә тырышып укырга, тәртипле булырга, Варисларның законнарын төгәл үтәргә сүз бирделәр.
Мәктәп радиосы аша тәнәфесләрдә Варислар турында мәгьлумат бирелде,җырлар тапшырылды.









