Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
"Кояшкайда" күңелле яллар 23.06.2015

Бүген балалар ИП "Ахметшин" автомойкасына сәяхәт ясадылар. Мойка хуҗасы Ирек Ахметшин машина юу серләрен өйрәтте, машина юып күрсәтте, биредә булган җиһазларлар белән таныштырды. Балалар үзләре дәкызыксынып машина юып карадылар.Биредә балаларга бик ошады. Көн азагында көндәлек эшкә йомгак ясалып,”Иң төгәл”, “Иң чиста”, “Иң сәлатле”, “Иң кыю”, “Иң тырыш”, “Иң җитез”, “Иң талантлы”, “Иң актив” дигән номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде..
-
"Кояшкай" ял лагереның унтугызынчы көне. 22.06.2015

-
"Кояшкай"да сәяхәтләр көне
18.06.2015
"Кояшкай" лагере эшен дәвам итә. Балалар анда бик теләп йөриләр. Чөнки барлык шартлар да тудырылган: тәмле ашау, күңелле, файдалы уеннар, яхшы тәрбиячеләр. Бүгенге көндә дә төрледән-төрле чаралар узды. Иртәнге аштан соң ООО "Саба"" Сатыш №1" филиалына сәяхәткә бардылар. Сәяхәт барышында кымыз ясау цехына, утлап йөрүче атлар карап сөенеп кайттылар. Төшке аштан соң бадминтон уены оештырылды. Уен бик кызык барды . Җиңүче команда билгеләнде.Бүгенге көннең иң актив укучылары билгеләнде.
Хезмзт һәм ял лагерена йөрүче укучылар да мәктәп яны тәҗрибә участогында һәм ООО "Саба" филиалында эшләделәр. Көн файдалы һәм кызыклы үтте.
-
"Кояшкайда" файдалы һәм күңелле яллар 17.06.2015

“Бер, ике, өч – бездә бөтен көч!” дигән девиз астында сәламәтлек минуты үткәрелде. Балалар саф һавада физик күнегүләр ясадылар. Әйбәтләп кулларын юганнан соң, балалар иртәнге ашны ашап алдылар. Көндезге аштан соң Лесхоз бистәсенә экскурсия оештырылды, балалар урман музеенда булып андагы экспонатлар белән таныштылар, Нургали Миннехановның эшчәнлеген күреп үзләрендә табигатькә карата уңай мөнәсәбәт уяттылар. "Нарат" боз сараенда рәхәтләнеп тимераякларда шуып,күңелле ял иттеләр.
-
"Кояшкай" ял лагерьның 13 нче көне. 16.06.2015

-
Бүген "Кояшкай" ял лагерының 12 нче көне 15.06.2015

-
"Кояшкайда" Россия көне 12.06.2015

Һәр иртә Татарстан гимны астында флаг күтәрү белән башланып китә. Бүгенге көн дә нәкъ шулай яхшы кәеф белән тулы состафта башланып китте.Россия көне уңаеннан отрядларда рәсем конкурсы үкәрелде. Балалар һәрьяклап үзләренең белем һәм сәләтләрен күрсәттеләр. Мәктәбебезнең физика укытучысы Рәдиф абыйлары җитәкчелегендә физика серләренә төшенүне дәвам иттеләр. Наратлыкка экскурсия вакытында , туган як табигатенең матурлыгына, байлыгына сокландылар. Көндезге аштан соң, балаларның сәламәтлеген камилләштерү максатыннан чыгып, "Күңелле стартлар" үткәрелде. Балалар бүгенге көннән бик кәнәгать булып, күтәренке күңел белән өйләренә таралыштылар.
-
"Кояшкай" табигать серләренә төшенә 10.06.2015

Бүген "Кояшкай" ял лагерының сигезенче көне. Иртән балалар лагерьга кабул итеп алынды. Иртәнге линейка үткәрелде. Линейка барышында куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде. Аннары "Шатлык" һәм "Елмаю" отрядлары бер -берсен җыр белән сәламләделәр. Балаларга иртәнге аштан соң, Рәдиф абыйлары "Атмосфера басымы" темасына кичә үткәрде. Бу эшчәнлек барышында балалар табигать күренешләре турында яңа мәгълүмат алдылар. Аннан соң "Җирнең һава сүрүе" темасына практик эш башкардылар. Ял иткәннән соң, укучылар "Без наркотикларга каршы" темасына газета чыгару бәйгесендә катнаштылар һәм алар үз эшләрен яклап чыгыш ясадылар. Һәр отряд та бу эшчәнлеккә бик җаваплы итеп карады. Көндезге аш вакыты җиткәне сизелмичә дә калды. Балалар кулларны юып табын артына утырдылар, повар апалары әзерләгән тәмле ризыклар белән сыйландылар. Көндезге аштан соң саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көндәлек эшкә йомгак ясалды һәм балалар өйләренә озатылды.
-
Лагерь эшчәнлеге дәвам итә 08.06.2015

Ике көн бәйрәм ялларыннан соң лагерь эшчәнлеге шау-гөр килеп башланып китте. Тантаналы төстә лагерь байрагы күтәрелде, отрядлар бер-берсен җыр аша сәламләделәр. Иртәнге аштан соң балалар түгәрәкләрдә шөгыльләнделәр, сәламәтлекләрен ныгытып хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көндезге аштан соң "Сәламәт булыйм дисәң" дип аталган кичә-тамашада катнаштылар.
Хезмәт һәм ял лагерында йөрүче учыларыбыз да мәктәп яны тәҗрибә участогында тырышып эшләделәр, шифалы дару үләннәре җыйдылар.
-
"Кояшкайда" яллар күңелле үтә 05.06.2015

Бүген "Кояшкай" ял лагерына йөрүче укучылар эшне иртәнге линейкага тезелү һәм байрак күтәрү белән башланды. Линейка барышында куркынычсызлык кагыйдәләре бунча инструктаж үткәрелде. Иртәнге аштан соң Марданов А.М. та "Яндырып бизәү серләре" дип аталган шөгыльдә булдылар. Аннан соң "Яшь тимурчылар" шефлык эше оештырылды. Укучылар бик еләп әби-бабайларга булыштылар.Үз эшләреннән канәгать булып калдылар. Шефлык эшеннән соң авылыбыз фельдшеры Зарипова Әльмира апалары белән очрашу булды. Көндезге аштан соң саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар һәм көндәлек эшкә йомгак ясалып балалар өйләренә озатылды









