Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Шефлык эше дәвам итә. 12.09.2015

Яшь Тимурчылар яңа уку елында үз эшләрен башлап җибәрделәр. 5 нче сыйныф укучылары бу уку елында авылыбызда урнашкан һәйкәл-обелискка шефлык итәләр.
-
Бөтендөнья грамоталылык көне 08.09.2015

Бүген Бөтендөнья грамоталылык көне билгеләнеп үтелде.Шул уңайдан классларда укучыларның грамоталылык дәрәҗәләре бәяләнде.
-
"Тормыш- изге эшләр өчен бирелгән" 08.09.2015

"Көзге шәфкатьлелек айлыгы" кысаларында китапханәче Гильманова А.Н. "Чишмәкәй" балалар берлеге эзтабарлары белән "Тормыш- изге эшләр өчен бирелгән" дип аталган класстан тыш чара үткәрде.Кичәнең төп максаты- укучыларда шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү иде.
-
Экологик дәрес 07.09.2015

Айлык план нигезендә 5-8 нче сыйныфлар өчен бүген химия- биология укытучысы Хасанова В.Р.бердәм экологик дәрес үткәрде.Укучылар кабат экологик белемнәрен тирәнәйттеләр.
-
"Күңелле стартлар"уены 05.09.2015

Бүген, 5 сентябрь көнне, "Парк һәм скверлар көне" уңаеннан, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә , физкультура укытучылары Ахметов А.Х., Ахметшин И.И. "Күңелле стартлар" уены үткәрделәр. Уенда "Бөркетләр" һәм "Дуслык" командасы көч сынашты.Уеннар матур җырлар белән үрелеп барды. Уен "Дуслык" командасының җиңүе белән тәмамланды.Молодцы, укучылар!
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге
04.09.2015
2нче сентябрьдан мәктәбебездә түгәрәкләр эшли башлады. Бу уку елында "Хореография", "Оста куллар", "Умартачылыкта оста куллар","Баскетбол","Ф утбол" түгәрәкләре эшли.
-
Рәсемнәр конкурсы 03.09.2015

3 сентябрь көнне мәктәптә "Экстремизмга каршы көрәш чаралары" айлыгы кысаларында рәсемнәр конкурсы үткәрелде.Укучылар үзләренең уй-теләкләрен, фикерләрен рәсемнәр аша җиткерделәр.
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме!
01.09.2015
Мәктәп юлы- хезмәт юлы,
Киләчәккә илтә.
Котлы булсын уку елын
Башлаган бу иртә!
Бүген, 1нче сентябрь-Белем бәйрәме мәктәбебездә тантаналы төстә үтте.Кыңгырау чыңы балаларны тәүге дәрескә дәшеп чыңлады.Хөрмәтле укытучылар, укучылар! Сезне Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез, сезгә ныклы сәламәтлек,эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар теләп калабыз!
-
"үз мәктәбеңә булыш!" акциясе 31.08.2015

-
Лагерьнең соңгы көне 24.06.2015

Бүген лагерьны ябу тантанасы булып узды, бу тантанага бик күп кунак чакырылган иде. Аларның арасында – Шүрәле карт, Убырлы карчык, Патша, Патша кызы, Казан каласыннан чакырылган артистлар да бар иде. Алар барысы бергә лагерьга йөрүче балалар белән күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр, төрле-төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар. Лагерьга йөрүче укучылар ГТО нормаларын тапшырып, спортның кайсы юнәлешендә өлгер булуларын ачыкладылар.Көндезге аштан соң зур сабантуй оештырылды. Укучылар төрле уеннар уйнап күңел ачтылар, бер генә укучы да читтә калмады.Лагерь тантаналы рәвештә ябылды, лагерь флагы төшерелде. укучылар кабат очрашулар теләп өйләренә таралдылар.









