Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Булачак 1нче сыйныфлар 06.02.2016

2016-2017нче уку елында 1нче сыйныфка укырга керүче балалар өчен бүген мәктәпкә әзерлек дәресләре башланды.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы-5нче көн 05.02.2016

Атналыкның 5нче көне физкультура фәненә багышланды. Укучыларыбыз өчен "Күңелле стартлар" уены оештырылып, иң җитез командалар билгеләнде.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы-4нче көн
04.02.2016
Әлеге көн "День без ошибок" дип аталды. Укучылар диктантлар язып, хатасыз, каллиграфик дөрес язучы укучыларны билгеләделәр.
-
"Ел укытучысы" конкурсы җиңүчеләре
04.02.2016
"Ел укытучысы-2016" конкурсының 3нче этабына мәктәбебездән информатика укытучысы Галиева Г.М. һәм физик тәрбия укытучысы Галиев А.Г. үтте. Укытучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
-
"Ел укытучысы" конкурсы
03.02.2016
Мәктәбебездән 10 укытучы бүген "Ел укытучысы" конкурсында катнашырга китте. Аларның һәрберсенә дә уңышлар һәм җиңүләр теләп калабыз.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы - 3нче көн 03.02.2016

Башлангыч сыйныфлар атналыгының 3нче көне технология фәненә багышланды. Укучылар оригами ысулы белән кәгазьдән төрле әйберләр ясап, күргәзмә оештырдылар. Бу эштән бер укучы да читтә калмады.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы - 2нче көн 02.02.2016

Башлангыч сыйныфлар атналыгының 2нче көне математика фәненә багышлана. Укучыларыбыз математикага кагылышлы сүзләрдән яңа сүзләр төзеделәр, һәр сыйныф ишегенә ябыштырылган математик ребуслар һәм башваткычларны бик кызыксынып чиштеләр һәм әзер җавапларны тартмага сала бардылар.
-
"Балалар коллективын оештыручы - 2016" конкурсы 02.02.2016

"Ел укытучысы" конкурсы кысаларында "Балалар коллективын оештыручы-2016" номинациясендә педагог-организатор Зиганшина Н.С. бүген финал этабында катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп кайтты. Нәфисә Солтанахметовнага алга таба да зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.
-
Без-табигать дуслары 01.02.2016

Педагог - организатор Зиганшина Н.С. 2б сыйныфы укучылары белән "Без-табигать дуслары" исеме астында сбор үткәрде. Сборның төп өлешендә укучылар табигать, аның байлыкларын сакларга кирәк икәнлегенә тагын бер тапкыр инандылар, төркемнәрдә киселгән рәсемнәр белән табигать күренешен ясадылар, "Зәңгәр күл" җырын өйрәнделәр. Соңыннан яшел яфракларга табигатьне саклау кагыйдәләрен язып, агачны киендерделәр.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы-1нче көн 01.02.2016

Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгы башланып китте. Атналыкның беренче көне "Минем яраткан фәнем-рәсемдә" дип атала.Укучыларыбыз үзләренең яраткан фәннәрен рәсемдә сурәтләделәр һәм әлеге рәсемнәрдән күргәзмә дә оештырылды.







