Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
КВН
27.02.2016
Мәктәбебезнең КВН командасы балалар иҗат үзәгендә үткәрелгән ярымфиналда яхшы уңышларга ирешеп, финалга үтте. КВНчыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да җиңүләр теләп калабыз.Молодцы!
-
"Саба дулкыннары" радиосында 25.02.2016

Бүген без "Саба дулкыннары"нда чыгыш ясап, радио тыңлаучыларны үзебезнең мәктәп тормышы, башкарган эшләребез, киләчәккә планнарыбыз белән таныштырдык.
-
Чаңгы ярышы
24.02.2016
Укучыларның район күләмендә чаңгы ярышында мәктәбебез командасы 2нче урын алып кайтты. Аерым алганда, 6нчы сыйныф укучысы Галиев Салават 1нче урын, Габдрахманова Лилия 3нче урын, 9нчы сыйныф укучысы Сафиуллин Инзил 1нче урын, 11нче сыйныф укучысы Шарипов Динар 2нче урынга лаек булдылар. Ярышта катнашкан укучыларыбызны һәм укытучылары Галиев Азат Гыйльмулловичны котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Стройда җыр белән бару конкурсы 22.02.2016

Хәрби-патриотик айлык кысаларында бүген мәктәптә стройда җыр белән бару конкурсы үткәрелде.
-
Аҗаган 20.02.2016

Бүген мәктәптә хәрби-патриотик уен "Аҗаган" оештырылды. Укучылар кызыллар һәм яшелләр командаларына бүленеп, маршрут буенча барып, флаг эзләделәр. Кар астына яшерелгән флагны яшелләр командасы табып алды.
-
Туган тел көне 19.02.2016

Ел саен мәктәбебездә Туган тел көненә багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелә. Бүген дә "Туган телне сөйсәк кенә, якты булыр безнең көнебез" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.
-
Әфганчылар белән очрашу. 18.02.2016

Мәктәптә хәрби-патриотик айлык кысаларында төрле чаралар уздырыла. Бүген үзебезнең Эзмә авыл җирлегендә туып-үскән, Әфганстанда хезмәт иткән якташларыбыз белән очрашу кичәсе үткәрелде.
-
Уроки мужества. 17.02.2016

Сегодня в школе были проведены «Уроки мужества». Цель этих уроков: формирование представлений об ответственном гражданском поведении детей и молодежи на примерах отважных поступках их сверстников, а также неравнодушного отношения к людям, нуждающимся в помощи, их личностных качеств и свойств как патриотов своей страны, способных встать на защиту своей страны. В ходе уроков учащиеся смотрели видеоматериалы, познакомились с материалами Почетной книги «Горячее сердце», были проведены беседы, а учащиеся начальных классов рисовали на тему мужества.
-
Хәрби-патриотик айлык 17.02.2016

Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык дәвам итә. Шул уңайдан, төрле елларда хезмәт иткән егетләребезнең фотоларыннан күргәзмә оештырылды.
-
Котлыйбыз! 16.02.2016

10 сыйныф укучысы Юсупова Ризәлә татар теле фәне буенча республика олимпиадасында катнашып, 1нче урын алып кайтты. Ризәләне чын күңелдән зур җиңүе белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар теләп калабыз. Молодец, Ризәлә!







