Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Кошларга бүләк. 18.03.2016

Мәктәп күләмендә табигый фәннәр атналыгында үткәрелгән "Кошларга оя" конкурсында укучылар актив катнашып, барлыгы 35 оя ясап алып килделәр.
-
Ата-аналар җыелышы 16.03.2016

Бүген "Балаларның рухи сәламәтлеге" темасы буенча ата-аналар җыелышы үткәрелде. Көн тәртибе буенча мәктәп директоры А.Н.Шаймарданов чыгышыннан соң, Эзмә ФАП фельдшеры Шәйхетдинова Г.Ш. һәм 7нче сыйныф җитәкчесе Хадиева Г.Ә. чыгышлары тыңланды. Соңыннан җыелыш сыйныфларда дәвам итте.
-
"Серле каләм" бәйгесе җиңүчеләре 11.03.2016

Мәктәбебезнең каләм тибрәтүче укучылары профессор, филология фәннәре докторы, татар журналистикасы мөдире - Васил Заһид улы Гарифуллин исемендәге "Серле каләм" бәйгесенең йомгаклау этабында катнаштылар. "Иҗади эшләр" номинациясендә 7нче сыйныф укучысы Гарифуллин Айнур I дәрәҗәдәге диплом, "Наркотикларга каршы көрәш" номинациясендә 10нчы сыйныф укучысы Әхмәдиева Зәлия III дәрәҗәдәге дипломга ия булдылар. 8нче сыйныф укучысы Сафиуллин Касыйм һәм 11нче сыйныф укучысы Нәгыймов Илдус актив катнашкан өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
-
Ягез әле, кызлар! 05.03.2016

8 Март бәйрәме уңаеннан мәктәптә "Ягез, әле, кызлар!" бәйгесе үткәрелде. 5-7 сыйныф кызлары Зәринә Әмирҗанова, Азалия Хафизова, Ләйсән Әхмәтшина 6 турда көч сынашып "Иң уңган кыз", Иң җитез кыз", "Иң сөйкемле кыз" иссеменә лаек булдылар. Бәйрәм укучы малайларның концерт номерлары белән үрелеп барылды. -
Әлифба бәйрәме 03.03.2016

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме.
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдә,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.
Бүген 1нче сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме үтте. Сыйныф җитәкчеләре Зөлфия Тәхәветдиновна, әти-әниләре укучыларны беренче зур җиңүләре белән тәбрикләде.
-
Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы 01.03.2016

Мәктәбебездә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын уздыру буенча чаралар планы төзелде, укучыларыбызга әлеге атналык буенча район һәм мәктәп күләмендә үткәреләчәк мероприятиеләрдә катнашу өчен күрсәтмәләр бирелде, әсәрләр исемлеге тәкъдим ителде.
-
Гаилә бәйрәме 01.03.2016

7нче сыйныф укучыларының бүген Гаилә бәйрәме үтте.Бәйрәмдә укучылар, аларның әти-әниләре катнашты. Әлеге кичә укучылар чыгышы, уеннар, котлаулар белән аралашып барды. Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы планы нигезендә әти-әниләр белән әдәби викторина үткәрелде.Бәйрәмнән һәркем күтәренке кәеф белән таралышты.
-
Волейбол ярышы 29.02.2016

Бүген Эзмә мәдәният йортында Курсабаш,Иштуган, Шекше, Эзмә, Явлаштау мәктәпләре арасында волейбол буенча зона ярышлары булып узды.
-
Котлыйбыз!
29.02.2016
10нчы сыйныф укучысы Юсупова Ризәлә рус әдәбиятыннан республика олимпиадасында катнашып, призер булды. Ризәләне чын күңелдән котлыйбыз!
-
Макулатура җыю 27.02.2016

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары макулатура җыеп тапшырды.Ә аннан кергән акча үзебезнең җирлектәге авыру балага ярдәм итү йөзеннән тапшырылачак.







