Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Здравствуй, лето!
01.06.2016
Сегодня 1 июня-Международный день защиты детей.На базе нашей школы открылись пришкольно-оздоровительный лагерь "Дуслык" и трудовой лагерь "Кырмыска".
После утренней зарядки и завтрака мы провели конкурс рисунков на асфальте "Мир глазами детей", а после обеда руководитель физической культуры Вафин А.В. провел спортивное состязание "Веселые старты" посвященное дню защиты детей.
-
Соңгы кыңгырау
25.05.2016
Бүген укучылар,укытучылар, әти-әниләр өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады! Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек.
Соңгы звонок яңгырый – сихри аваз
Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы;
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя язмышны.
-
Встреча с фельдшером 20.05.2016

В рамках мероприятий, посвященных Всемирному Дню памяти умерших от СПИДа, сегодня в 8-11 классах была проведена встреча с фельдшером Изминского ФАП Шайхутдиновой Г.Ш. Она ознакомила учащихся происхождением заболевания СПИД, рассказала о путях распространения данной болезни. Фельдшер также сообщила, что сдача анализа крови на ВИЧ доступна для каждого и все данные анонимны.Учащиеся приняли активное участие в этой беседе. Шайхутдинова Г.Ш. дала доступные, полные ответы на вопросы детей. В конце мероприятия смотрели видеофильм «Что такое ВИЧ и СПИД?».
-
"Күн туп" призына футбол ярышы
19.05.2016
2003-2004нче елгы укучылар арасында "Күн туп" призына уздырылган футбол уенында мәктәбебез командасы 3нче урын алып кайтты (җитәкчесе Галиев А.Г.). Укучыларыбызга алга таба да яңа җиңүләр теләп калабыз.
-
4нче сыйныфларда ВПР 19.05.2016

Бүген 4нче сыйныф укучылары әйләнә-тирә дөнья фәненнән ВПР эшләделәр. Укучыларыбызга уңышлар телибез.
-
Җиңүчеләрне тәбрикләү 18.05.2016

Бүген район мәдәният йортында район һәм республика фән олимпиадаларында катнашып, призлы урын алган укучыларны һәм "Ел укытучысы-2016" конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Әлеге чарада безнең мәктәптән Галиева Әдилә, Юсупова Ризәлә, Мубаракова Флүзә һәм информатика фәне буенча "Ел укытучысы-2016" конкурсы җиңүчесе Галиева Г.М. катнашты. Аларны әлеге уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Математикадан ВПР 17.05.2016

4нче сыйныф укучылары бүген математика фәненнән ВПР эшләделәр.
-
Гаилә көне 16.05.2016

15нче май - Гаилә көне уңаеннан "Семьеведение" курсларын алып баручы укытучы Хадиева Г.Ә. укучылар белән төрле чаралар оештырды. 10нчы сыйныф укучылары гаилә темасына стена газетасы чыгарды, 7нче сыйныф укучылары белән "Бәхет йорты" дип аталган сыйныф сәгате, өлкән сыйныф укучылары белән "Гаилә кыйммәтләре" дигән тренинг үткәрелде.
-
Әти-әниләр белән очрашу 14.05.2016

Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучыларының әти-әниләре белән очрашу булды.Көн тәртибенә укучыларга һәм әти-әниләргә "Ышаныч телефоны" турында белешмә бирү, дәрестән тыш эшчәнлек һәм түгәрәкләр эшенә отчет, 4нче чирек һәм еллык нәтиҗәләр белән таныштыру куелган иде.
Беренче көн тәртибе буенча тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хадеева Г.Х. чыгыш ясап, "Ышаныч телефоны" хезмәте белән таныштырды, әлеге хезмәтнең эш тәртибе турында сөйләде. Әти-әниләргә бу хезмәт турында балаларга һәрдаим искә төшереп тору кирәклеген искәртте.
Алдагы көн тәртибенә күчеп, укучылар агымдагы уку елында үзләренең түгәрәкләрдәге һәм дәрестән тыш вакыттагы эшчәнлекләре турында таныштырдылар. Укучылар әти-әниләргә һәр төр эшчәнлек турында сөйләп, концерт номерлары белән аралаштырып алып бардылар. Әти-әниләр шулай ук түгәрәкләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлекләрдә иҗат иткән кул эшләреннән торган күргәзмә белән дә таныштылар. Соңыннан һәр сыйныфта 4нче чирек һәм еллык нәтиҗәләр буенча ата-аналар җыелышы узды.
-
Спартакиада 14.05.2016

Укучыларыбыз бүген җиңел атлетика буенча спартакиадада катнашып, күп кенә төрләрдән призлы урыннар алып кайттылар:200 м га һәм 30 м га йөгерүдә Закиров Әнәс I урын, Хафизова Азалия 30 м га йөгерүдә I урын, 200 м га йөгерүдә II урын, туп атуда Джураева Инзилә III урын, 100 м га йөгерүдә Магъсумов Зөлфәт I урын, 1 км га йөгерүдә Шарипов Динар I урыннарга лаек булдылар. Аларны чын күңелебездән котлыйбыз, алга таба да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.







