Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Хартия Земли 27.04.2016

Сегодня в нашей школе были проведены мероприятия, приуроченные к 15-летию реализации принципов Хартии Земли в Республике Татарстан.
-
Язгы изгелек атнасы 23.04.2016

"Язгы изгелек атнасы" планы нигезендә бүген мәктәбебезнең 11нче сыйныф укучылары сугышта һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен җыештырып, чәчәкләр утыртып кайттылар.
-
22 апрель - Җир көне 23.04.2016

22 апрель - Җир көне уңаеннан мәктәбебездә өмә үткәрелде: барлык территорияләр яхшылап җыештырылды, теплицага үсентеләр күчереп утыртылды.Шулай ук укучыларыбыз белән чишмә һәм һәйкәл яннары да тәртипкә китерелде.
-
Тукай - сүнмәс йолдыз ул! 22.04.2016

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан мәктәбебездә план буенча чаралар үткәрелеп бара. Бүген шундый чараларның берсе - мәктәп күләмендә "Тукай сүнмәс йолдыз ул!" дип аталган зур кичә үткәрелде. Әлеге кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Вәсилә Хәмитовна һәм Гөлнара Әхмәтовналар оештырды. Һәр сыйныф Тукайның берәр әсәрен сәхнәләштерде. Кичә нәфис сүз, Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырлар белән үрелеп барды.Кыскасы, әлеге кичәгә һәркем ныклап әзерләнгән иде.
-
Язгы изгелек атнасы 22.04.2016

"Язгы изгелек атнасы" планы нигезендә бүген педагог-оештыручы Зиганшина Н.С. "Без-табигать баласы" дигән сыйныфтан тыш чара күрсәтте. Укучылар тукталышлар буйлап сәяхәт иттеләр.Урман,елга, чишмә, болыннарда булып, аларның кешегә файдасы һәм аларга карата сакчыл карашта булырга кирәклеген аңлаттылар.
-
Изгелек атнасы 21.04.2016

Бүген "Язгы изгелек атнасы" һәм "Спортивный Татарстан" акциясе планы буенча мәктәптә чаралар үткәрелде. Укучылар һәм укытучылар үзебезнең җирлектә яшәүче авыру балага ярдәм йөзеннән, макулатура җыеп тапшырдык. Физкультура укытучысы Галиев А.Г. укучыларга үзенең спорттагы ирешелгән уңышлары, спортта нәтиҗәләр күрсәтү өчен нинди булырга кирәклеген аңлатып, эчтәлекле чара үткәрде, укучыларның сорауларына җаваплар бирде. Укучыларыбыз зур кызыксыну белән Азат Гыйльмулловичның медальләрен, кубокларын карадылар.
-
Шигъри тәлгәшләр 21.04.2016

Мәктәбебездә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган чаралар план нигезендә зур әзерлек белән үтә. Укучыларыбыз ай дәвамында шигырьләр иҗат итеп, "Шигъри тәлгәшләр" исемле газета чыгарылды.
-
Габдулла Тукай иҗатына багышланган бердәм дәрес 20.04.2016

Бүген мәктәбебездә барлык сыйныфларда да Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган бердәм дәресләр үтте.
-
Донор көне 20.04.2016

"Язгы изгелек атнасы"ның бүгенгесе Донор көне буларак билгеләп үтелде.Педагог-организатор Зиганшина Н.С. 1-4нче сыйныф укучыларына «Кем ул донор?» дигән тема астында линейка үткәрде. Нәфисә Солтанахметовна укучыларга кан бирү һәм плазманың бер-берсеннән нәрсә белән аерылуын, кан һәм плазманы кемнәр бирә алуын, нинди өстенлекләре бар икәнлеген аңлатты.Бу эшне компенсациясе өчен түгел, ә изгелек өчен эшләргә кирәк икәнлеген ассызыклап үтте.Ахырдан укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
«Уку һәм спорт». 19.04.2016

1нче сыйныфларда башлангыч сыйныфлар укытучысы Хадеева Г.Х. "Язгы изгелек атнасы" кысаларында «Сәламәтлек дәресе» үткәрде.Укучылар әлеге дәрестә сәламәт буллу серләренә төшенделәр, презентация аша үзебезнең мәктәптәге, район һәм республикадагы танылган спортчыларыбыз белән таныштылар.







