Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Муса Җәлил әсәрләре үлемсез. 16.02.2016

Мәктәптә "Туган тел" атналыгы кысаларында шагыйрьнең әсәрләреннән китаплар күргәзмәсе оештырылып укучыларга тәкъдим ителде.
-
"Супер светофор" 16.02.2016

Бүген башлангыч сыйныф укучылары мәдәният йортында Г.Кариев исемендәге театр артистлары башкаруында "Супер светофор" спектаклен карадылар. Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган әлеге спектакль укучыларга бик ошады.
-
Батырлык дәресләре. 15.02.2016

Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган“ Буыннардан буыннарга килер,Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр!”- дип исемләнгән батырлык дәресләре үтте.Югары сыйныф укучылары һәр сыйныфка кереп, Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты, сугыш чорындагы батырлыклары белән таныштырдылар.
-
Студентлар белән очрашу 13.02.2016

Бүген мәктәбебездә студентлар белән очрашу кичәсе үтте. Мәктәпне төрле елларда тәмамлап, бүгенге көндә югары һәм махсус уку йортларында белем алуларын дәвам итүче студент кызлар, егетләр туган ояларын сагынып кайткан кошлар кебек, очрашуга җыелдылар. Студентлар үзләренең укулары,уңышлары белән уртаклаштылар,укытучыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Бәйрәм кичәсе уен-көлке, җыр-бию, конкурслар белән үрелеп барды.
-
Парламент дәресләре. 13.02.2016

Бүген 8-11нче сыйныфлар өчен "Гражданин.Җәмгыять.Дәүләт" дигән тема буенча парламент дәресе үткәрелде. Тарих укытучысы Сөләйманова Н.М. әлеге төшенчәләр турында сөйләде. Дәрестә Эзмә авыл җирлеге буенча район Советы депутаты Гайфиев Р.Ш. катнашты. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
"Лыжня России - 2016" 13.02.2016

Эзмә авыл җирлеге буенча бүген "Чаңгы юлы-2016" үткәрелде. Әлеге чарада мәктәбебез укучылары һәм укытучылары да бик актив катнашты. Ярыштан соң кайнар коймак белән чәй эчү оештырылды.
-
Хәрби-патриотик айлык. 11.02.2016

Мәктәбебездә хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы бара. Шул уңайдан, укучыларыбыз арасында "Ил сакчысы Һөнәре", "Батырлар исеме белән аталган" темалары буенча иҗади эшләр башкарылды. Иң яхшы дип табылганнары күргәзмәгә куелды.
-
Конкурс "Безнең мәхәллә мәчете" 10.02.2016

"Безнең мәхәллә мәчете" конкурсында мәктәбебездән 5 укучы катнашты, бу укучылар һәм аларның укытучылары сертификатлар белән , ә 1нче урынны алган 2б сыйныфы укучысы Закарова Нәфисә грамота һәм кыйммәтле приз белән бүләкләнде.Чын күңелдән котлыйбыз! -
Кошларга ярдәм итәбез 09.02.2016

Кыш көне кошларга азык табуы бик кыен. Шуңа күрә, кышкы салкыннар башлану белән, мәктәп ишегалдына җимлекләр эләбез.Укучыларыбыз җимлекләрне һәрдаим карап, җимнәр салып торалар.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы-6нчы көн 06.02.2016

Бүген мәктәбебездә барлык укучылар һәм укытучылар бер-берсенә тәмле сүзләр белән эндәштеләр, чөнки атналыкның бүгенге көне "Тәмле сүзләр көне" дип аталды. Педагог-организатор Зиганшина Н.С. әлеге тема буенча сбор үткәрде. Сбор ахырында укучылар, тәмле сүзләрне һәрвакыт кулланырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр. Шулай ук атналыкка йомгак ясалып, иң актив укучыларга, иң актив сыйныфларга мактау грамоталары тапшырылды.







