Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Стажировка мәйданчыгы 05.04.2016

Бүген мәктәбебезгә республика районнарыннан мәктәп директорлары килде. Алар мәктәп эшчәнлеге белән таныштылар, түгәрәк өстәл, мастер-классларда катнаштылар, дәресләр карадылар.
-
Кырым һәм Севастопольнең Россиягә кушылуы 02.04.2016

Кырым Республикасы һәм герой – шәһәр Севастопольнең Россия Федерациясе составына керүенә март аенда 2 ел булды. Дәүләт дәрәҗәсендәге бу вакыйга уңаеннан мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Шулай ук “Салават күпере” түгәрәгенә (җитәкчесе Ахатова Л.Ф.) йөрүче укучылар арасында рәсем конкурсы оештырылып, иң яхшы дип табылган рәсемнәр күргәзмәгә куелды.
-
Ярминкә 02.04.2016

Бүген мәктәбебездә ярминкә үткәрелде. Сатуга укучылар кулы белән бәйләнгән, тегелгән, чигелгән, агачтан эшләнгән товарлар,гөлләр куелды. Шулай ук ярминкәдә пешкән камыр ризыклары, тозлаган кыяр-помидорлар, салатлар, кайнатмалар да урын алган иде.Ярминкәдә барлык сыйныф укучылары да актив катнашты. Рәхмәт укучыларыбызга һәм әти-әниләргә!
-
Районный семинар-практикум 31.03.2016

Сегодня в нашей школе прошел районный семинар - практикум для заместителей директоров по учебной работе на тему: "Методическая поддержка педагогов-важнейшее условие повышения качества образования". С приветственным словом выступил директор школы А.Н.Шаймарданов.Программа семинара была очень насыщенной. В конце семинара был организован круглый стол.
-
Әти-әниләрнең эш урыннары белән танышу 30.03.2016

-
КВН 28.03.2016

Бүген район балалар иҗат үзәгендә КВН уенының финал өлеше булды.Мәктәбебезнең КВН командасы бу уенга бик ныклап әзерләнде һәм 1нче урынга лаек булды. Командадагы укучыларыбызга тырышлыклары өчен чын күңелдән рәхмәт әйтеп, алга таба да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз. Кадерле укучыларыбыз, һәрвакыт шундый шат күңелле, тапкыр булып калыгыз!
-
Нәүрүз бәйрәме 27.03.2016

Мәдәният йорты белән берлектә бүген Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм укучыларның сәхнәләштергән күренеше белән башланып китте. Тәмле ботка, коймаклар белән сыйланып, төрле уеннар, ярышларда катнашып, истәлек бүләкләре алып укучылар һәм авыл халкы рәхәтләнеп ял итте.
-
"Шаги в науку"-фәнни конференция 25.03.2016

Бүген Балтачта үтүче "Шаги в науку" дип исемләнгән фәнни конференциядә уңышлы чыгыш ясап, 8нче сыйныф укучысы Сафиуллин Касыйм (җитәкчесе - информатика укытучысы Галиева Г.М.) III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Аларны чын күңелебездән котлап, алга таба да зур җиңүләр теләп калабыз.
-
"Алтын ачкыч" китабын тәкъдир итү кичәсе 24.03.2016

Бүген мәктәбебез укучылары һәм укытучылары мәдәният йорты белән берлектә үткәрелгән Сабада яшәп иҗат итүче авылдашыбыз журналист- язучы,”Бәллүр каләм”бүләге иясе,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы –Гөлсинә Наил кызы Галимуллинаның "Алтын ачкыч" китабын тәкъдир итү кичәсендә булдылар. Китапның төп герое - Татарстан Республикасының баш казые, Балтач районы баш мөхтәсибе, бик күп дини китаплар авторы Җәлил хәзрәт Фазлыев та катнашты. Аның вәгазьләре һәркемнең күңеленә шәфкатьлелек орлыклары өстәде.
-
Боз сараенда 21.03.2016

Бүген мәктәбебезнең 2б, 6нчы,7нче сыйныф укучылары Лесхозда "Нарат" боз сараенда булдылар. Алар рәхәтләнеп ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар.







