Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
"Табигать һәм фантазия" 02.06.2013

Бүген дә балалар шау-гөр килеп лагерьга җыйналдылар. “Мишә” ял һәм сәламәтләндерү лагерында ял итүчеләр өчен табигать бүген дә бик матур җәйге, кояшлы көн бүләк итте. Көндәгечә реңим буенча иртәнге линейка, зарядка һәм аш булды. Иртәнге аштан соң бергәләшеп җәйге урманга сәяхәткә бардык. Бик күп төрле куак-агачлар белән таныштык, матур-матур чәчәкләр күрдек. Кайткач күргәзмә ясар өчен табигый материаллар җыйдык. Урманның тынычлыгына, матурлыгына хозурланып, күкрзк тутырып саф урман һавасын рәхәтләнеп сулап, күп итеп энергия туплап кайттык без сәяхәттән.. Көндезге аштан соң, урманнан алып кайткан табигый материаллардан “Табигать һәм фантазия” дигән зур күргәзмә ясадык. Аннары көнгә нәтиҗә ясап, һәммәбез дә канәгать булып өйләребезгә таралыштык.
-
"Исәнме, Җәй" 01.06.2013

Бүген лагерыбызга тәүге тапкыр җыелып, төркемнәргә бүлендек. Беренче линейкада кәндәлек режим, эш планнары белән таныштык. Ике отрядка бүленеп исем, җыр, девиз сайладык, отрядларның газеталарын чыгардык, инструктажлар үттек. Беренче отряд “Салават күпере”, икенче отряд “Кояшкай” исемнәрен сайлады. Фельдшер Илсияр апа гигиена кагыйдәләрен кабат исебезгә төшереп, безнең чисталыгыбызны тикшерде, үлчәде. “Балаларны яклау көне”нә багышланган “Балачак бәйрәме” үткәрдек. Җырладык, шигырьләр сөйләдек, биедек, кызыклы уеннар уйнадык бәйрәм бик күңелле үтте. Көндезге аштан соң “Акыл-тезген, белем-ат, тезгенеңне белеп тарт” бәйгесе уздырдык. Көнгә нәтиҗә ясап, һәммәбез дә канәгать булып өйләребезгә таралыштык.
-
Казанга сәяхәткә бару. 28.05.2013

"Экологик туризм" түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар, җитәкчеләре Нуркыя Мөхәммәтхановна җитәкчелегендә Казанның истәлекле урыннарында экскурсиядә булдылар. Укучыларга иң ошаганы-Казан Дәүләт Университетында эшләүче зоологик музей булды. Музейның 200 елга якын тарихы бар. Укучылар бик зур канәгатьләнү белән кайттылар.
-
Сау бул, мәктәп. 25.05.2013

Бүген мәктәбебезнең XI сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Мәктәпне быел 4 укучы тәмамлады. Аларга мәктәп директоры, килгән кунаклар, әти-әниләре изге теләкләрен ирештерделәр.
И мәктәбем синдә үтте,
Балачак, үсмер чагым...
Синең кебек изге мәктәп
Бармы соң җирдә тагын?
-
Инспектор бездә кунакта. 24.05.2013

Бүген мәктәбебезгә балалар эшләре буенча инспектор Шәрәфиев Айнур Рафаэль улы килде. Ул 7-9 нчы сыйныф укучылары белән " Җәйге чорда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" дигән темага бик файдалы, мавыктыргыч әңгәмә үткәрде.
-
Бакча эшләре. 20.05.2013

Мәктәп яны тәҗрибә участогында бу көннәрдә кызу эш бара. Нуркыя Мөхәммәтхановна җитәкчелегендә бакчага суган утырту, кишер, чөгендер чәчү тәмамланды . Хәзерге вакытта чәчәкләкләр әзерләү буенча актив эш алып барыла.
-
Җәйге спартакиада. 18.05.2013

7-9 нчы сыйныф укучылары арасында үткәрелгән җәйге спартакиада ярышларында 60 м лы дистанциягә йөгерү буенча мәктәбебез укучысы Сәйфуллин Ранил III урынга лаек булды.
-
Әти-әниләр җыелышы. 17.05.2013

Бүген мәктәбебездә 5 нче сыйныф укучыларының әти-әниләр җыелышы булды. Башта әти-әниләр сыйныф сәгатендә катнаштылар. Сыйныф сәгате "Башларыгызны яшьтән саклагыз"темасы буенча үтте.Аннары уку елына йомгак, алда торган бурычлар каралды.
-
"Табигать балалары" 14.05.2013

Мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Зарипова Гүзәлия Республика күләмендә үткәрелгән "Әгәр мин экология министры булсам" дигән иншалар конкурсында җиңү яулап, беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.
-
Булачак Сабантуйлар батыры. 11.05.2013

Татар - башкорт милли көрәше буенча 1997 нче елгы егетләр арасында 65 кг лы үлчәү категориясендә районнар арасында үткәрелгән турнирда мәктәбебез укучысы Ахметгалимов Раил II урынга лаек булды. Раилне уңышлары белән котлыйбыз.










