Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
"Йолдызлы сәгать" 13.06.2013

Лагерьның һәр көне сизелмичә дә үтеп бара. Бүгенге көнне саф һавада кызыклы уеннар уйнап башладык. “Йолдызлы сәгать” уенын да бик ошаттык. Әлеге бәйгенең җиңүчеләре – Галиев Ранис, Шамилова Гөлгенә, Ярмиев Рәзил булдылар. Әлеге бәйгенең сораулары бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышлынган иде. Рәсем конкурсында да бик теләп катнаштык. Бу конкурста җиңүчеләр: Шакирова Айзилә, Галимҗанов Нурсил, Хусаинов Рәлис, Аухадиев Фидәрис, Галимҗанова Илүзә, Ярмиев Рәзил, Галиев Рәнис. Шушы күңелле вакыйгалар белән лагерьның тагын бер көне үтеп тә китте.
-
"Алло,без талантлар эзлибез!!!" 13.06.2013

Көндәгечә көндәлек режим буенча иртәнге линейка, зарядка һәм иртәнге аш булды. Бүген без мәдәният йорты хезмәткәрләре белән очраштык һәм аларның эшчәнлеге, авыл мәдәният йортының тарихы белән таныштык. Тамаша залында үзеңне тоту кагыйдәләрен исебезгә төшердек. Авыл музее һәм китапханәсендә булдык. Без дә сәхнәдә үзебезнең осталыкларыбызны күрсәттек. 12 июнь – Россия федерациясе Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көнне билгеләп үттек. Саф һавада футбол, “Самовар”, “Буяулы”, “Йөзек салышлы”, “Сантики-фантики”, “Аю-бүреле”, “Сәгатьле”, “Тартмада ни бар?” уеннарын уйнадык. Күңелебездә бары тик матур тәэсирләр калдырып лагерьның тагын бер көне үтеп тә китте.
-
Татар халык уеннары. 11.06.2013

Бүгенге көн гадәттәгечә бик күңелле үтте. Табигать кочагында татар халкының төрле уеннарын уйнадык. Балалар бигрәк тә “Түбәтәйле”, “Капкалы”, “Зәлидә” уеннарын яраттылар. “Зәлидә” уенының җиңүчесе итеп Мөхлисуллина Фәридә, “Капкалы” уенының җиңүчесе итеп Галиев Рәнис булдылар. Сәлам юллыйм тапшыруында иң күп хат иясе булып Шакирова Айзилә һәм Галиева Гөлинә табылдылар. Иртәгесе көнгә планнар корып өйләребезгә таралыштык.
-
"Һәр рәсемдә-җәй!" 10.06.2013

Бүген бездә “Һәр рәсемдә-Җәй” конкурсы. Җәйнең матурлыгын һәр бала рәсемгә төшерде. Иң матур рәсем ясаучылар дип Галиева Гөлинә, Шамилова Гөлгенә, Ганиева Әдилә, Хусаинов Рәлис, Ганиев Айдар һәм Яруллин Дилүс табылдылар. Көндезге аштан соң “Көйне таны” уен-бәйге оештырылды. Балалар көйне танып кына калмадылар, ә рәхәтләнеп кушылып та җырладылар. Менә шулай күңелле вакыйгалар белән лагерьның тагын бер көне үтеп тә китте.
-
"Экологик десант". 07.06.2013

Чишмәләрнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап бит-кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың. Күрәсең, шуңадыр кешелек дөньясы элек- электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге эш, әҗер-савап саналган. Шушы максат белән без дә Явлаштау авылы чишмәләренә сәяхәткә киттек. Балалар чишмәләр янына барып, алар белән “сөйләштеләр”, “хәл-әхвәлләрен белештеләр”. Ә иң зур ярдәмнәре булып- бөтен чишмә буйларын пычраклардан чистарту булды. Тирә –якта килешсез яткан агачларны да читкә алып куйдылар. Чишмә яннарын чистартып алгач, балаларның үзләренә дә рәхәт булып китте. Тагын шушында килергә дип сүз куешып, лагерыбызга кайтып киттек.
-
Чәчәкләр көне. 06.06.2013

Бүгенге көн гадәттәгедән бөтенләй үзгә булды, чөнки яңгыр яуды. Шунлыктан бүгенге көнне лагерь эчендә генә үткәрергә туры килде. Шулай да без төшенкелеккә бирелмәдек. Чәчәк букетлары бәйләмнәрен рәсемнәрдә чагылдырдык. Бакча һәм болын чәчәкләре турында вожатый апаларыбыз презентация белән кызыклы әңгәмә үткәрделәр. Аннары ике командага бүленеп пионербол уены уйнадык. Рәдиф, Нурсил, Фидәрис, Гөлгенә, Альмир аеруча әйбәт уйнадылар. Матур итеп рәсем ясаучыларга һәм яхшы пионербол уйнаучыларга бүләкләр бирелде.
-
Рус теле көне. 06.06.2013

Бүген рус теле көне уңаеннан мәктәптә укучылар белән брейн-ринг үткәрелде. Пушкин әкиятләре буенча мультфильмнар карадык.
-
"Универсиада-2013" 05.06.2013

Иртәнге гимнастикадан соң, иртәнге ашны ашап алдык та, “Универсиада-2013” дигән темага әңгәмә үткәрдек. Аннары җырлы-биюле уеннар уйнадык. Узган көндәге сәяхәт буенча иң истә калган мизгелләрне рәсемгә тәшердек. Ә аннан соң зарыгып көреп алган Лесхоз Боз сараена юл тоттык. Барыбызның да күңелләре көр. Җырлый-җырлый барып җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Җәйге эссе көндә боз өстендә шуу үзе бер могҗиза. Боз сараеннан кайтасы да килмәде. Ләкин безне алда яңа уеннар көтә иде. Төшке ашны ашаганнан соң, саф һавада төрле уеннар уйнадык. Көнебез күңелле үтте. Иртәгесе көнгә планнар корып өйләргә таралыштык.
-
"Мишә буена сәяхәт" 04.06.2013

Авылыбыз балыклы суларга бик бай. Шуны истә тотып, бүген “Балыкчылар” көне үткәрергә уйладык. Һәр бала өйләреннән кармаклар, җимнәр алып килделәр.Су буенда малайларыбыз кызыксынып балык тоттылар, ә кызларыбыз табигать кочагында “Табигать газетасы”н чыгардылар. Егетләр арасында һәм иң күп балык тотучы Әхәтов Идел-7 балык, Аухадиев Фидәрис-6 балык, Акберов Альмир-4 балык. Иң зур балыкны -Галимзянов Нурсил, иң кечкенә балыкны- Минкабиров Айзат,иң беренче балыкны Рәлис белән Альмир тотты.Иң оста су өстеннән таш сикертүчеләр Ганиева Әдилә, Газизуллин Айназ, Галимзянов Нурсил, Шаймуллин Булат. Арып –талып балык тотудан кайткач, балалар тәмле ашлар ашадылар, күңелле ял иттеләр. Тәшке аштан соң, бер-берсенә хат аша сәламнәр җибәрделәр. Шулай итеп көннең үтеп киткәне сизелми дә калды.
-
"Бантиклар көне" 03.06.2013

Мәктәп яны лагеры үз эшен дәвам итә. Укучылар бик теләп йөриләр, чөнки көн саен кызыклы чаралар булып тора. Бүген көн “Бантиклар” көне дип игълан ителгән иде. Кызлар бу көнгә бик нык әзерләнгәннәр. Чәчләренә төрле төстәге бантиклар бәйләгәннәр, хәтта, күлмәкләренә, кулларына такканнар. Бу көнне бантик таккан кызлар һәм бердәнбер малаебыз Альмир төрле төстәге җәйге күбәләкләрне хәтерләтәләр иде. Җиңүче кызыбыз Гөлинәнең бантиклары 50дән дә артык иде. Уөн азагында иң үзенчәлекле һәм иң күп бантик тагучыларга призлар тапшырылды.Көндезге аштан соң урамда төрле-төрле кызыклы уеннар уйнадык. Аннары хат аша сәламнәр кабул иттек. Көннәр арты көн үтсә дә, һәр көн күңелдә тирән эз булып уелып кала: күпме күңелле чаралар, нихәтле очрашулар, күпме бүләкләр!!!










