Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
Җәйге спартакиада. 18.05.2013

7-9 нчы сыйныф укучылары арасында үткәрелгән җәйге спартакиада ярышларында 60 м лы дистанциягә йөгерү буенча мәктәбебез укучысы Сәйфуллин Ранил III урынга лаек булды.
-
Әти-әниләр җыелышы. 17.05.2013

Бүген мәктәбебездә 5 нче сыйныф укучыларының әти-әниләр җыелышы булды. Башта әти-әниләр сыйныф сәгатендә катнаштылар. Сыйныф сәгате "Башларыгызны яшьтән саклагыз"темасы буенча үтте.Аннары уку елына йомгак, алда торган бурычлар каралды.
-
"Табигать балалары" 14.05.2013

Мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Зарипова Гүзәлия Республика күләмендә үткәрелгән "Әгәр мин экология министры булсам" дигән иншалар конкурсында җиңү яулап, беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.
-
Булачак Сабантуйлар батыры. 11.05.2013

Татар - башкорт милли көрәше буенча 1997 нче елгы егетләр арасында 65 кг лы үлчәү категориясендә районнар арасында үткәрелгән турнирда мәктәбебез укучысы Ахметгалимов Раил II урынга лаек булды. Раилне уңышлары белән котлыйбыз.
-
Җиңү бәйрәме 08.05.2013

-
Тукай безнең күнелләрдә. 26.04.2013

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне уңаеннан мәктәбебездә 8 нче сыйныф укучылары катнашында әдәби-музыкаль монтаж әзерләнде. Тукайның тормыш юлына, иҗатына кагылышлы бик эчтәлекле презентация күрсәтелде.Укучылар Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр.
-
Сәләтле бала-өметле киләчәк.
25.04.2013
XIII районкүләм "Сәләтле балачак-өметле киләчәк" балалар иҗаты фестиваль-конкурсында безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. Кашафетдинова Гөлнур "Тылсымлы энә" номинациясендә I урын яулады. 2012-2013 нче уку елында республикакүләм чараларда актив катнашкан Зиннатова Ландышка Рәхмәт хаты тапшырылды.
-
Молодец,Ранил! 24.04.2013

Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Сәйфуллин Ранил 1996-1997 нче елгы егетләр арасында җиңел атлетика буенча IX Спартакиада уеннарының сайлап алу этабында 800 метрга йөгерү буенча-I, ә 100 метрга йөгерү буенча-III урын яулады. Ранилне зур җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын аңа.
-
Экологик десант. 23.04.2013

"Тылсымлы пумала" һәм "Экологик туризм" түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар язгы табигатькә экскурсиягә чыктылар. Экскурсия бик кызыклы һәм файдалы үтте. Табигатьтәге язгы үзгәрешләрне күзәтү белән беррәттән, әйләнә- тирәне, юл кырыйларын чүп-чарлардан арындырдылар.
-
Тырышлык бушка китмәс. 19.04.2013

Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Хафизова Нәргизә, Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясендә үткәрелгән, Сәгыйт Сөнчәләй исемендәге регион ара фәнни-практик конференциядә I урын яулап, дипломга лаек булды. Нәргизәне һәм аның фәнни җитәкчесе, география укытучысы Фәйзрахманова Нуркыя Мөхәммәтхановнаны зур җиңүләре белән котлыйбыз.Киләчәктә дә гел уңышлар юлдаш булсын аларга.










