Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Белем бәйрәме. 01.09.2013

Чакыра, тагын чакыра.
Кыңгырау классларга.
Бүгеннән- Белем көненнән
Уку елын башларга.
-
Спартакиада нәтиҗәләре. 27.08.2013

Укытучыларның районда үткәрелгән җәйге спартакиадасында безнең мәктәп укытучылары да актив катнаштылар.Мәктәбебез директоры Гыйбадуллин Зөлфәт Фоатович гер күтәрү һәм мәктәп директорлары арасында үткәрелгән 1 км га йөгерү буенча II урыннар, Фәйзрахманова Нуркыя Мөхәммәтхановна кул көрәше,гер күтәрү буенча шулай ук II урыннар, Фазылов Илнур Илсурович кул көрәше буенча II урын, хатын-кызлар арасында аркан тарту буенча Нуркыя Мөхәммәтханова һәм Гөлназ Хәмитовналар II урын яуладылар. Укытучылар коллективын ирешкән уңышлары белән котлыйбыз.
-
Күргәзмәдә катнашабыз. 22.08.2013

Һәр елны районыбызда традиция буенча күргәзмә оештырыла. Быел бу күргәзмәдә безнең мәктәп тә катнашты.
-
Спартакиадага әзерлек. 21.08.2013

Район үзәгендә үткәреләчәк укытучыларның спартакиадасына әзерлек эшләре башланып китте.Бүген мәктәбебездз бу ярышка сайлап алу туры үткәрелде.
-
Сау бул, лагерь!
25.06.2013
Иртәнге ашны ашаганнан соң лагерь Сабантуе уздырылды. Милли уеннар белән беррәттән спорт ярышларында да балалар актив катнашты. Ә көндезге аштан соң лагерьны ябу тантанасы - концерт булды.
-
Саба музейларына экскурсия 24.06.2013

Без бүген Саба музейларында экскурсиядә булдык. Үзәк музейдагы экспонатлар белән һәм балалар библиотекасында кызыклы китаплар белән таныштык. Аннан соң Кадет мәктәбендә урнашкан Диңгез флоты музеенда булдык.
-
"Һичкайчан онытмабыз" 22.06.2013

Бүген иртәнге аштан соң балалар белән "Һичкайчан онытмабыз" дип аталган акция уздырылды. Бу кичә митинг белән башланып китте, шулай ук бер минутлык тынлыкта әби-бабаларыбызны искә алдык.
-
"Җәйге аҗаган" 21.06.2013

Балалар бүгенге көнне гимн тыңлау белән башладылар. "Җәйге аҗаган" уеннын оештыру өчен балалар әйдаман апалар белән берлектә болынга төштеләр. Болында балалар яратып уйный торган "Сантики - Фантики", "Ал кирәк, гол кирәк" уеннарын уйнадылар. Чәчәкләр белән таныштыру максатыннан Белмәмеш һәм Фәнсөяр гөлләр, чәчәкләр үстерү серләре белән таныштырды. Шунда ук "Күңелле стартлар" уены уздырылды. Бу уенда балалар үз көчләрен сынаштылар. Көндәлек эшкә нәтиҗә ясап балаларны өйләренә озаттык.
-
"Һәр көнне игелек кыл" 20.06.2013

Иртәнге аштан соң "Баскетбол-шоу" ярышы башланып китте. Ярыш 2 команда арасында барды һәм "Кояшкай" командасының җиңүе белән тәмамланды. Аннан соң скакалка сикерү, турникта тартылу, отңимание ярышлары булды. Бу ярышларда 1урынны-Рәнис, 2нче урынны- Рамазан, 3 урынны Алмир яуладылар. "Юлда йөрү кагыйдәләрен белүчеләр" бәйгесендә балалар кроссворд чиштеләр. "Һәр көнне игелек кыл" изге теләкләр язу буенча конкурс уздырылды. Укучылар әниләренә, укытучыларына, дусларына изге теләкләр җиткерделәр. Бүгенге көн биюләр белән тәмамланды.
-
Тукай эзләре буйлап... 19.06.2013

Без бүген Тукай музеенда Кырлайда экскурсиядә булдык. Без анда нәни Тукаебызның балачак эзләре буйлап сәяхәт иттек. Аның яшәгән урыннарында булгач, без тагын да шагыйребез иҗаты турындагы белемнәребезне ныгыттык. Безгә бу экскурсия бик ошады.










