Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Җиңү безнең якта! 21.05.2014

"Кожаный мяч" дип исемләнгән футбол ярышында мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары һәм Мишәбаш башлангыч мәктәбе укучылары бер команда булып катнаштылар.Малайлар командасы II урын, кызлар командасы I урын яуладылар. Җитәкчеләре Фазылов Илнур Илсурович
-
Спартакиада
20.05.2014
Бүген мәктәбебез укучылары район күләмендә үткәрелгән спартакиада да катнаштылар. 10 нчы сыйныф укучысы Сәйфуллин Ранил 100 м га йөгерү буенча II урынга лаек булды. Ранилне уңышлары белән котлыйбыз.
-
Котлау.
20.05.2014
Бүген район күләмендә Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүче укучыларны тәбрикләү тантанасы булды. Мәктәбебез укучылары Балтачова Зөлфия, Шәймуллина Ләйсән, Каримова Рәзинә, Әхмәтҗанова Айсинәләр бу тантанада катнашып дипломнар, премияләр алып кайттылар.
-
Мәктәбебез гөрләп тора. 19.05.2014

Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Бүген 7 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары рус теле буенча, ел буе туплаган белемнәрен гомумиләштереп, йомгаклау тесты эшләделәр. Ә 11 нче сыйныф укучылары якынлашып килүче чыгарылыш кичәсенә әзерлек эшләрен дәвам иттеләр. "Туган якны өйрәнү" түгәрәгендә йөрүче укучылар табигать кочагында ял итте.
-
Агач утырту. 17.05.2014

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Явлаштау мәдәният йорты каршына нарат агачлары утырттылар.
-
Конкурс. 16.05.2014

Казан дәүләт университетының журналистика һәм социалогия факультеты деканы, филология фәннәре докторы, профессор Васил Заһит улы Гарифуллин исемендәге " Серле каләм" иҗат бәйгесенең " Наркотикларга юл юк" номинациясендә X сыйныф укучысы Хаҗиева Рәфия II урын алды һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Укучылар слеты.
12.05.2014
Бүген " Мишә буе республикасы" варислар берлеге членнары Нуриев ринат Хәмитович җитәкчелегендә укучыларның ел да үткәрелә торган район слетында катнашып,ел буе башкарган эшләренә йомгак ясадылар.
-
Бәйрәмегез котлы булсын. 11.05.2014

Бүген мәктәбебездә 34 ел буена математика фәненең серләренә төшендерүче, олы хөрмәткә лаек Сайфуллина Равилә Габделхаковнаның 55 яшьлек юбилее уңаеннан зур бәйрәм үткәрелде.Бәйрәмгә юбилярны котлау өчен район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе Гүзәлева Гөлнәзирә Мөдәррисовна килде.
-
Бөек Җиңүгә 69 ел. 08.05.2014

Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән митингта 6 нчы сыйныф укучылары монтаж куйдылар.
-
Яшәгез сез әле, ветераннар. 05.05.2014

IV сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Марсилә Мәҗитовна белән берлектә, тыл ветераны Фәүзия әби янына бардылар.










