Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Әти-әниләр җыелышы. 26.04.2014

Киләсе елга тәүге тапкыр мәктәп бусагаларын атлап керергә тиешле балаларның әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Әти-әниләр балаларын мәктәпкә кабул итү турында гариза яздылар, мәктәп документлары белән таныштылар.
-
Күргәзмә. 26.04.2014

Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулу уңаеннан китапханәче Фаваризова Гөлнирә Галимҗан кызы Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча бик бай эчтәлекле күргәзмә оештырды.
-
Тукай безнең күңелләрдә. 25.04.2014

Башлангыч сыйныф укучылары мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби кичә оештырдылар.
-
Конференция.
24.04.2014
"Филология,сәнәгатъ,тарих: яңа караш" дип исемләнгән I зона фәнни-гамәли конференциясендә мәктәбебез укучылары Хафизова Нәргизә, Шәймуллина Ләйсән, Хазиева Рәфияләр катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Шәймуллина Ләйсән III урынга лаек булды.
-
Сәләтле балачак-өметле киләчәк.
23.04.2014
Өстәмә белем бирү педагоглары өчен "Сәләтле балачак-өметле киләчәк" конкурсының "Остаз" номинациясендә "Туган якны өйрәнү" түгәрәге җитәкчесе Ярмиева Гүзәл Масгутовна һәм "Илһамият" түгәрәге җитәкчесе Галиева Гөлназ Хәмитовна түгәрәк эшчәнлеген яктыртып эшләгән презентацияләре белән уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Живая классика. 22.04.2014

Сегодня в центре творчества прошел конкурс "Живая классика". Из нашей школы участвовала ученица 6 класса Галимзянова Илюза. Она прочла отрывок из произведения Н.Носова "Клякса", была награждена дипломом за активное участие.
-
Әти-әнилар җыелышы. 21.04.2014

Бүген 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләр җыелышы булды.
-
Өмә. 21.04.2014

Бакчада язгы эшләр башланып китте.Бүген 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары мәктәп участогында, эри алмыйча яткан, карларны тараттылар.
-
Тиздән олуг шагыйребезнең туган көне. 19.04.2014

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен һәр елны зурлап искә алабыз. Быел да бу бәйрәмгә әзерлек эшләре күптән башланды. Бүген башлангыч сыйныф укучылары Г.Тукай сүзләренә язылган җырларны кабатладылар, шигырьләр сөйләделәр.
-
Ялгыз әби-бабайга ярдәм. 19.04.2014

Мәктәбебездә Тимурчылык эше киң җәелдерелгән. Укучыларыбыз һәр атнада үзләренә беркетелгән ялгыз әби-бабайларның хәлләрен белеп, аларга ярдәм итеп торалар. Бу атнада 8 нче сыйныф укучылары Сәвия әбигә барып, хуҗалыктагы көчләре җитәрдәй эшләрне башкарып кайттылар.










