Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Ял һәм сәламәтләндерү лагереның беренче көне 01.06.2015

Ниһаять, көтеп алган каникуллар да килеп җитте. Ләкин мәктәп белән саубуллашу өчен бу сәбәп түгел. Чөнки бүген, ягъни 1 нче июнь көнне мәктәбебездә "Мишә" ял һәм сәламәтләндерү лагеры эшли башлады. 20 укучы бирегә ял итәргә килде.
-
Фәнгә беренче адымнар. 15.05.2015

Бүген башлангыч сыйныф укучылары арасында " Фәнгә беренче адымнар" дип исемләнгән район күләмендә проект-эзләнү эшеләре буенча конкурс үткәрелде. Мәктәбебезнең IV сыйныф укучысы Галимҗанов Нурсил ( укытучысы Зарипова Розалия Фаилевна) "Үзенчәлекле фольга" дип исемләнгән проект эше белән III урынга лаек булды. Нурсилне җиңүе белән котлыйбыз, алда уңышлар телибез.
-
Сезнең иҗат-үзе батырлык. 15.05.2015

Бүген мәктәбебездә фронтовик язучылар һәм шагыйрьләрнең иҗатына багышланган "Сезнең иҗат - үзе батырлык" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәне Фаваризова Гөлнирә Галимҗан кызы әзерләде.
-
Экологик белем көне
13.05.2015
Бүген "Экологик белем" көне уңаеннан биология укытучысы Файзыханова Айсылу Ильясовна укучылар белән телдән журнал үткәрде. укучыларның чыгышы зур кызыксыну белән тыңланды, һәр бала үзен кызыксындырган сорауга җавап тапты.
-
Тантаналы митинг. 08.05.2015

Бүген укучыларыбыз Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнаштылар. Алар Явлаштау авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән авылдашларыбыз истәлегенә багышлап куелган мемориаль такта ачылу тантанасының шаһите булдылар. Укучыларыбыз һәм укытучылар коллективы авылдашларыбыз игътибарына үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр.
-
Үлгәннәрнең каберен бел. 08.05.2015

7 нче сыйныф укучылары озак еллар мәктәбебездә укытучы булып эшләгән, сугыш афәтләрен үз башыннан кичергән, чын немец белән күзгә-күз очрашкан, командир дәрәҗәсенә ирешкән Александров Яков Александрович каберенә венок салдылар һәм аны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
-
Фәнни-практик конференция. 06.05.2015

"Филология,история,культура,общество: новый взгляд" дип исемләнгән II республика фәнни-практик конференциядә катнашып, 5 нче сыйныф укучысы Фәхертдинов Нурсил һәм 10 нчы сыйныф укучысы Хафизова Нәргизә (җитәкчеләре: Усманова Ш.Г., Ахметова С.В.) уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Фәнни-практик конференция. 05.05.2015

Физика фәненнән үткәрелгән "Я познаю мир" дип исемләнгән фәнни-практик конференциядә мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Зарипова Гүзәлия "Уку кабинетларында табигый яктыртылыш" темасы буенча уңышлы чыгыш ясап, грамота белән бүләкләнде.
-
Рәсем конкурсы 05.05.2015

Җиңү көненә багышлап районда үткәрелгән "Без горурланабыз" дип исемләнгән рәсем конкурсында 2 нче сыйныф укучысы Галиева Айзилә III урынга лаек булды.
-
Өмә үткәрелде. 29.04.2015

Бүген мәктәбездә укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр белән берлектә өмә үткәрелде.










