Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Мәктәбебездә Яңа ел бәйрәме! 26.12.2015

Бүген 7-11 сыйныф укучыларының Яңа ел бәйрәме үтте. Һәр класс үзенчәлекле костюмнардан киенеп бик матур концерт номерлары, уеннар әзерләделәр. Бәйрәмдә уку алдынгыларын, олимпиада да яхшы нәтиҗә күрсәткән укучыларыбызны тәбрикләү булды. Яңа ел бәйрәме бик күңелле үтте.
-
"Рядом ветеран" 23.12.2015

-
Кар сыннары 21.12.2015

Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз көче белән мәктәбебез ишегалдында кар сыннары ясадык.
-
Психологлар белән очрашу 16.12.2015

Бүген мәктәбебездә "Семицветик" үзәгеннән килгән психологлар белән очрашу узды. 1, 5, 9,11 класс укучылары өчен үткәрелгән тренинглар кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
-
Балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор белән очрашу. 10.12.2015

Бүген мәктәбебездә балигъ булмаган балалар белән эшләүче Сибагатов Айгиз Әнәсович белән очрашу үтте. Ул балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен, караңгы вакытта яктылыкны кире кайтаручы элементлар һәр баланың киемендә булдырылырга тиешлеге турында искәртте. Урамда һәм җәмәгать урыннарында балаларны тәртипле булырга чакырды.
-
"Веселые старты" 07.12.2015

Эзмә урта мәктәбендә үткәрелгән "Веселые старты" конкурсының зона этабында безнең мәктәп укучылары II урынга лаек булдылар. Шимбә көнне үткәреләчәк район этабында да аларга уңышлар теләп калабыз.
-
Декада инвалидов 03.12.2015

Район күләмендә инвалид балалар арасында үткәрелгән шашки ярышларында безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. Үз яшендәгеләр арасында Назипов Рамазан 4 нче урын яулады.
-
"Ай сукмагы" 30.11.2015

Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары Шәүкәт Биктимеров исемендәге театр конкурсына Габделхәй Сабитовның "Ай сукмагы" исемле әкиятеннән өзек сәхнәләштерделәр.
-
"Әниемнең елмаюы" 28.11.2015

Мәктәбебез укучылары арасында “Әниемнең елмаюы” дип аталган акция үтте. Укучылар акциядә бик теләп катнаштылар. Иң яхшысы дип 6 нчы сыйныф кызлары Сабирҗанова Алия, Галиева Гөлинә, Ахатова Гөлдәнияләр чыгарган стенгазета табылды.
-
"Ана - бөек исем" 25.11.2015

Бүген мәктәбебездә әниләр көне уңаеннан "Ана - бөек исем" дип аталган әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Әниләренә булган ярату, хөрмәт хисләрен укучылар җыр-биюләре һәм спектакльдән өзекләр аша җиткерделәр.










