Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Әти - әниләр җыелышы 30.10.2015

Чирек йомгаклары буенча безнең мәктәптә дә әти-әниләр җыелышы үтте.Җыелыш барышында, мәктәп директоры Гибадуллин З.Ф. уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Шакирова З.Р., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шигабиева Ф.Н., класс җитәкчеләре һәм ата-аналар чыгыш ясады. Алар үз чыгышларында мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләренә (мәктәп формасы, дәресләргә вакытында килү, дежурлык һ.б.), тиешле вакыттан соң кич чыкмау, антикоррупция мәсьәләләренә тукталдылар. Шулай ук хәвефсез интернет, балаларга ул турыда аңлату эшләре турында искәртелде. Ф.Шигабиева тәрбия һәм укыту эшчәнлегенең аерылгысыз, бердәм процесс булуына тукталды. Әлеге мәсьәләләр белән берлектә, башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналары өчен, Мәдәни көндәлек буенча эшне дәвам итү кирәклеге ассызыкланды. Көзге каникул алдыннан юл йөрү кагыйдәләре, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту, пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен янадан класс җитәкчеләре һәм ата-аналар бергәләп аңлату нәтиҗәлелегенә басым ясалды. Җыелышның икенче өлеше классларда аерым дәвам итте. Һәр класста фән укытучылары белән, 1нче чирек нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар турында сөйләшүләр булды.
-
"Кадерләгез китапны!" 26.10.2015

26 нчы октябрь - Халыкара мәктәп китапханәләре көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебез китапханәчесе Фаваризова Гөлнирә Галимҗановна 5-6 нчы сыйныф укучылары белән "Кадерләгез китапны" дип аталган кичә үткәрде.
-
"Хәзинәләр утравы" 22.10.2015

Мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучылары Минкабиров Айзат белән Ахмиева Илфизәләр мәктәп китапханәчесе Фаваризова Гөлнирә Галимҗановна белән район күләмендә үткәрелгән "Хәзинәләр утравында" булдылар. "Пиратлар" хәзинәләр эзләүдә актив катнашып грамоталар алып кайттылар.
-
"Пх-пх керпе" 21.10.2015

Бүген 2 нче сыйныф укучылары Явлаштау "Ромашка" балалар бакчасында "Пх- пх керпе" дип исемләнгән әкиятне сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Хәтер көне 19.10.2015

15 октябрь - Хәтер көне. Шушы уңайдан тарих укытучысы Ярмиева Г.М. 6,7 сыйныф укучылары белән Казан ханлыгы һәм аның алынуы турында эчтәлекле чыгыш ясадылар.
-
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы
17.10.2015
Бүген мәктәбебез директоры Гибадуллин Зөлфәт Фоатович мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасында бадминтон ярышларында катнаша. Районыбыз мәгариф хезмәткәрләре командасына ярышта уңышлар телибез.
-
Район балалар думасы составындагы укучылар утырышы һәм педагог- оештыручылар катнашында киңәшмә. 15.10.2015

Балалар иҗат үзәгендә район балалар Думасы составындагы укучылар утырышы һәм педагог- оештыручылар катнашында киңәшмә булып узды. Узган уку елында уздырылган акцияләргә, чараларга нәтиҗә ясалды.
-
Дару үләннәре акциясе 14.10.2015

Районыбыз дару үләннәре тапшыру буенча Республика күләмендә II урынга лаек булды. Мәктәбебез укучылары да дару үләннәре җыю акциясендә актив катнашты. Мәктәбебезгә "Рәхмәт хаты" тапшырылды.
-
Котлыйбыз! 11.10.2015

Килдебәк урта мәктәбендә оештырылган мини - футбол ярышында катнашып, мәктәбебез укучылары 2 нче урын алып кайттылар ( җитәкчесе - Фазылов Ильнур Ильсурович). Аларга алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Ярминкә
10.10.2015
Бүген мәктәбебез укытучылары Казан агропромышленность паркында ярминкәдә катнаштылар. Мәктәбебез коллективы шәһәр халкына пешкән ризыклар тәкъдим итте, тәмле коймак һәм чәй белән сыйлады.










