Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Фәнни-практик конференция. 06.05.2015

"Филология,история,культура,общество: новый взгляд" дип исемләнгән II республика фәнни-практик конференциядә катнашып, 5 нче сыйныф укучысы Фәхертдинов Нурсил һәм 10 нчы сыйныф укучысы Хафизова Нәргизә (җитәкчеләре: Усманова Ш.Г., Ахметова С.В.) уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Фәнни-практик конференция. 05.05.2015

Физика фәненнән үткәрелгән "Я познаю мир" дип исемләнгән фәнни-практик конференциядә мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Зарипова Гүзәлия "Уку кабинетларында табигый яктыртылыш" темасы буенча уңышлы чыгыш ясап, грамота белән бүләкләнде.
-
Рәсем конкурсы 05.05.2015

Җиңү көненә багышлап районда үткәрелгән "Без горурланабыз" дип исемләнгән рәсем конкурсында 2 нче сыйныф укучысы Галиева Айзилә III урынга лаек булды.
-
Өмә үткәрелде. 29.04.2015

Бүген мәктәбездә укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр белән берлектә өмә үткәрелде.
-
Рәсем конкурсы 28.04.2015

Бүген Габдулла Тукай әсәрләренә ясалган иллюстрацияләргә йомгак ясалды.
-
Очрашу. 28.04.2015

Укучылар ветеран укытучы Хуҗина Вәсилә Юсуповна катнашында оештыралган "Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән чарада катнаштылар. Вәсилә Юсуповна Габдулла Тукайга багышлап язылган шигырьләре белән таныштырды. Укучылар үзләренең ятлаган шигырьләрен сөйләделәр.
-
Тукай эзләре буйлап. 27.04.2015

Мәктәбебездә татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай туган көнгә багышланган чаралар дәвам итә . “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә шагыйребезнең шигырьләре, аның шигырьләренә язылган җырлары белән үрелеп барды. Кичә Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Без табигать балалары. 25.04.2015

Бүген мәктәбебездә традиция буенча "Агач утырту" акциясе башланып китте. Башлангыч сыйныф укучылары һәм 6 нчы сыйныфлар мәктәп бакчасына агач һәм куаклар утырттылар.
-
Сөекле шагыйребезнең туган көне. 22.04.2015

Мәктәбебездә китапханәче булып эшләүче Фаваризова Гөлнирә Галимҗан кызы, укучылар белән берлектә, татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, шагыйрьнең балачагын, тормыш юлын, иҗатын чагылдырган күргәзмә оештырды.
-
Сәләтле балачак-өметле киләчәк.
21.04.2015
"Сәләтле балачак-өметле киләчәк" район балалар иҗаты фестиваль-конкурсының "Хореография" номинациясендә "Мизгел" бию коллективы "Кадриль" рус халык биюен башкарып II урынга, ә "Сәйлән" бию коллективы III урынга лаек булды. Укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз, аларга иҗади уңышлар телибез. Җитәкчеләре Әхмәтҗанова Адилә Госмановна.










