Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
"Экстремизмга - ЮК!" 03.09.2015

3нче сентябрь көнне мәктәптә “Экстремизмга – юк!” дип аталган бердәм Республика дәресләре үткәрелде. Әлеге чараның төп максаты – җәмгыятебездә милләтара татулыкны ныгыту, террорлык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау. Моның өчен үзара аңлашып яшәүне, бер-береңә карата түземле булуны, башка милләт һәм дин вәкилләренә, аларның традицияләренә хөрмәт белән карауны тормыш нормасы итү, яшьләрне дә шундый рухта тәрбияләү максат итеп куела.
-
Первые уроки 01.09.2015

Бүген 1-6 классларда беренче дәрес тынычлык дәресе, 7-11 классларда ГТО дәресләре үтте.
-
"Зеленая Россия" 29.08.2015

29 август көнне мәктәбебездә экологик акция үткәрелде. Акция кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл яннары, мәктәп территориясе җыештырылды.
-
"Мишә" лагереның унсигезенче көне 20.06.2015

Бүген укучылар "Исмең матур, кемнәр куйган?" кичәсенә зур әзерлек белән килделәр. Алар үзләренең исемнәренең мәгънәләрен ачыклаганнар, һәм рәсемдә күрсәттеләр.Авыл китапханәсендә яңа китаплар белән таныштылар.
-
"Мишә" лагереның унҗиденче көне 19.06.2015

Бүген лагеребызда "Һәр көнне игелек кыл" изге теләкләр көне үтте. Укучыларыбыз бер-берсенә үзләренең изге теләкләрен әйттеләр. Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган "Йолдызлы сәгать" уены үткәрелде.
-
"Мишә" лагереның уналтынчы көне 18.06.2015

Укучыларыбыз районыбыз музейларында һәм үзәк китапханәдә булып кайттылар. Бу сәяхәт алар күңелендә озак сакланыр.
-
"Мишә" лагереның унбишенче көне 17.06.2015

Бүген лагеребызда әдәбият, сәнгать атналыгы башланып китте. Укучыларыбыз мәктәп һәм авыл музейларында экскурсиядә булдылар. "Җырлыйк әле" уеннында бик актив катнаштылар.
-
"Мишә" лагереның ундүртенче көне 16.06.2015

Бүген укучыларыбыз кулдан оригамилар ясадылар." Йолдызлар иле" нә сәяхәт иттеләр, төрле турларны үтеп җиңүләр яуладылар.
-
"Мишә" лагереның унөченче көне 15.06.2015

Бүген лагерыбызда әкиятләр марафоны "Мин яраткан әкият"- конкурсы үтте. I нче отряд төремкәй әкиятен, II нче отряд колобок әкиятен сәхнәләштерде. Шулай ук укучылар арасында велосипед ярышы үткәрелде. Кызлар арасында I урынга Сабирҗанова Алия, II урынга Акбирова Динара, III урынга Яруллина Алисә лаек булды. Малайлар арасыннан I урынга Галимзянов Нүрсил,II урынга Акбиров Альмир, III урынга Минкабиров Айзатлар лаек булды.
-
"Мишә" лагереның уникенче көне 14.06.2015

Бүген укучылар өчен фермага һәм техника паркына экскурсия оештырылды.










