Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
"Мишә" лагереның унберенче көне 13.06.2015

Бүген укучылар белән Казан шәһәренә "Әкият" курчак театрына экскурсиягә бардык. "Җырлап узган җәй" спектаклен карадык.
-
"Мишә" лагереның унынчы көне 12.06.2015

Бүгенге көнне дә укучылар бик күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр. "Йомшак буын" уеннында актив катнаштып җиңү яуладылар.
-
"Мишә" лагереның тугызынчы көне 11.06.2015

Бүген укучылар "Наркомания - афәт ул" темасына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм презентация карадылар. Шулай ук "Без сәламәт тормыш рәвеше яклы" темасына плакатлар ясадылар.
-
"Мишә" лагереның сигезенче көне 10.06.2015

Буген лагерыбызда техник иҗат атналыгы башланып китте. Балалар урман буена сәяхәткә чыктылар, төрле табигый материаллар җыйдылар. Табигый материаллар кулланып "футбол стадионы", "ял итү паркы" макетлары ясадылар. Иҗади конкурска нәтиҗә ясалып бүләкләр бирелде.
-
"Мишә" лагереның җиденчы көне 09.06.2015

Бүген кечкенә елгаларны һәм инешләрне саклау көне. Шушы уңайдан Мишә елгасы ярларын чүптән арындырдык. Мишә елгасы буена "Нептун"да кунакка килде. Көнебез файдалы һәм күңелле үтте.
-
"Мишә" лагереның алтынчы көне 08.06.2015

Бүген лагерыбызда чәчәкләр көне. Барыбыз бергә ямьле Мишә буендагы чәчәкле болынга бардык. Болында иң матур чәчәк букетына конкурс үткәрдек.
-
"Мишә" лагереның бишенче көне 05.06.2015

Бүген укучыларыбыз Явлаштау авылы чишмәләренә сәяхәткә бардылар. Аларның иң зур ярдәмнәре булып бөтен чишмә буйларын пычраклардан чистарту булды. Тирә- якта килешсез яткан агачларны да читкә алып куйдылар. Укучыларыбыз "Дару үләннәре җыю" акциясендә дә бик актив катнашалар.
-
Лагерьның дүртенче көне 04.06.2015

Физика атналыгы кысаларында укучылар кызыклы физик тәҗрибәләр үткәрделәр, әле физика фәнен укымасалар да бу тәҗрибәләрне бик кызыксынып күзәттеләр. Гөлфирә Наиловна биргән сорауларга җаваплар да бирделәр.
Балык тоту буенчада укучылар бер- берсеннән калышмадылар. Иң күп балык тотучы булып Ганиев Айдар, иң зур балык тотучылар булып Сабирҗанова Алия,Гильмутдинова Гөлүсә һәм Галимҗанов Ризатлар билгеләнде.
-
Лагерьның өченче көне 03.06.2015

Бүген "Мишә" лагерында "Бантиклар бәйрәме" үтте. Кызлар арасында бу бәйрәмдә I урынга Галиева Гөлинә, II урынга Ахатова Гөлдәния, III урынга Акбирова Динара лаек булды. Шулай ук бәйрәмдә малайлар да бик теләп катнаштылар I урын- Галимзянов Нүрсил, II урын- Галимзянов Ризат, Минкабиров Айзат, III- урын Ганиев Айдар, Акбиров Альмир, Газизуллин Айназлар җиңү яуладылар.
Бантиклар бәйрәменнән соң "Йомшак буын" уены үткәрелде. Бу уенның җиңүчесе булып Сабирҗанова Алия танылды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар бу көнне дә бик актив булдылар, зур канәгатьләнү белән өйләренә таралыштылар.
-
"Мишә" лагереның икенче көне 02.06.2015

Гадәттәгечә иртәнге зарядка һәм линейка белән башланып киткән көн шактый кызыклы, үзенчәлекле вакыйгаларга бай булды.










