Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Тукай бәйрәменнән күренеш 27.04.2017

Илдә кояш, җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне – безнең бәйрәм!
Иң матур, моңлы җырларны
Халыкка бирде Тукай.
Моңнары белән мәңгегә
Йөрәккә керде Тукай
-
Бездә - икеләтә беренчелек! 26.04.2017

26 нчы апрель көнне мәктәбебездә волейбол уеннарының зона этабы узды. Командалар бик тырышып уйнауга карамастан, уен ахырында җиңү түбәндәге командаларга елмайды:
Егетләр командалары арасында:
I урын – Явлаштау урта мәктәбе
II урын – Шекше урта мәктәбе
III урын – Шәмәрдән лицее
Кызлар командалары арасында:
I урын – Явлаштау урта мәктәбе
II урын – Шәмәрдән лицее
III урын - Иштуган урта мәктәбе
Барлык командаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм финал уеннарында уңышлар телибез!
-
"Илһам"чы Рәфидә 24.04.2017

21 нче апрель көнне мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы Галимҗанова Рәфидә Казан шәһәрендә үткән республикакүләм “Илһам” яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау этабында катнашты. Ул анда лауреат дипломы һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Афәрин, Рәфидә, котлыйбыз!
-
22 апреля - МЕЖДУНАРОДНЫЙ ДЕНЬ ЗЕМЛИ 22.04.2017

-
Шимбә өмәсе 22.04.2017

-
Файдалы очрашу 21.04.2017

Бүген мәктәбебездә Саба муниципаль районы башкарма комитетыннан вәкил - Исхакова Альбина Раиф кызы балалар белән очрашу үткәрде. Әңгәмә барышында ул укучылар тарафыннан ясалган хокук бозу очраклары турында сөйләп, эчтәлекле видеосюжет күрсәтте, балаларны вакытны әрәмгә уздырмыйча, тырышып укырга өндәде. Шулай ук юлда йөрү кагыйдәләре, бигрәк тә җәйге чорда велосипедта йөрү турында сөйләп, укучыларга кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәклеген ассызыклады, терроризм турында аңлатты, 71 нче Закон турында искәртте, укучыларның сорауларына җаваплар бирде. Әлеге очрашу укучыларыбыз өчен бик файдалы һәм үтемле булды.
-
Волейбол уеннары 21.04.2017

21 апрель көнне Явлаштау урта мәктәбендә “Спортивный Татарстан” акциясе кысаларыда волебол ярышларының зона этабы үтте. 6 мәктәптән малайлар һәм 5 мәктәптән кызлар командалары үзара көч сынашты. Урыннар түбәндәгечә булды:
Егетләр командалары арасында:
1 урын- Шәмәрдән лицее
2 урын- Явлаштау урта мәктәбе
3 урын-Шекше төп мәктәбе
Кызлар командалары арасында:
1 урын- Шәмәрдән лицее
2 урын-Иштуган урта мәктәбе
3 урын- Явлаштау урта мәктәбеМолодцы, барлык командаларны да чын күңелебездән котлыйбыз!
-
«Спасая жизни» акциясе - Россиядә Бөтендөнья донорлар көне 20.04.2017

20 апрель көнне Явлаштау урта мәктәбендә Бөтендөнья донорлар көненә багышлап, күп еллар Явлаштау авылында фельдшер булып эшләгән Фәйзрахманова Нуркыя Мөхәммәтхан кызы “Кровь во имя жизни” темасы астында дәрес үткәрде. Дәрестә ул балаларга донорлыкның кеше гомерен саклап калудагы әһәмияте, кан группалары, кан бирүнең кирәкле һәм файдалы булуы турында сөйләде.
-
“Доброволец в центре информации” акциясе 19.04.2017

19 нчы апрель көнне Явлаштау урта мәктәбендә “Доброволец в центре информации” акциясе үтте. Дәрестән тыш вакытта балалар “Государственные услуги” сайтына керергә, андагы мөмкинлекләрдән файдаланырга өйрәнделәр. Аларның максаты - коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә өлкәннәргә ярдәм итү.
-
«Весенняя неделя добра - эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» 18.04.2017

Үз тарихын белмәгәннең - киләчәге юк, диләр. Бүген эзтабарлар белән мәктәп музеена экскурсия үткәрелде. Алар дүрт бүлектән торган әлеге мәктәп музеендагы экспонатлар белән таныштып, үзләренең әби-бабайларының үткәне турында күп мәгълүмат алдылар.










