Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Кошлар – безнең дусларыбыз! 02.04.2017

Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек ияләре. Җирдә барлыгы 100 миллиард чамасы кош яши. Татарстанда җәй көннәрендә 200ләп, кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Кошлар һавада очарга җайлашкан. Шуңа да аларны кырыс антарктидада, биек тау кыяларында, диңгез өсләрендә дә очратырга мөмкин. Кошларны шулай ук “санитарлар” дип тә атыйлар. Алар иген басуларындагы, урманнардагы бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр. 1 нче апрель көнне мәктәбебездә “Кошлар көне” уздырылды. Һәр сыйныф бу чарага ныклап әзерләнгән иде. Чарада кошлар турында бик күп мәгьлүматлар бирелде, аларны сакларга кирәклеге турында әйтелде.
-
Көлке көне белән! 01.04.2017

-
1 апрель - Халыкара кошлар көне 01.04.2017

-
"Китап докторы" акциясе 31.03.2017

“Балалар китабы” атналыгы кысаларында мәктәбебездә “Китап докторы” акциясе үткәрелде. Китапханәдәге китапларга “беренче ярдәм” күрсәтелде, ягъни алар төпләнде, тәртипкә китерелде.
-
С началом четвертой четверти! 29.03.2017

-
"Мин - Мастер" бәйгесе
28.03.2017
27 март көнне укучы егетләр һәм кызлар арасында технология фәне буенча “Мин-Мастер” районара бәйгесе үтте. Бәйгедә мәктәбебездән Шамилова Гөлгенә һәм Галимҗанов Нурсил катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Әдәби квест
28.03.2017
28 нче март көнне Саба гимназиясендә Джонатан Свифтның “Гулливерның сәяхәтләре” әсәре буенча әдәби квест уздырылды. Квестта Галимҗанов Ризат һәм Габдрахманова Ләйсән уңышлы чыгыш ясадылар һәм Ризат грамотага, ә Ләйсән катнашучы сертификатына ия булды. Молодцы, укучылар!
-
Укытучыларыбыз - мәркәзебез Казанда. 27.03.2017

-
Шахмат ярышы 26.03.2017

25 нче март көнне Лесхоз бистәсендә Татарстанның һәм Рәсәйнең Атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә шахмат ярышы булып узды. Әлеге ярышта укучы егетләр, кызлар һәм өлкәннәр шәхси беренчелеккә көч сынашты. Мәктәбебезнең VI сыйныф укучысы Ганиев Айдар III призлы урынга лаек булды. Молодец, Айдар!
-
Фәнни–гамәли конференциядә 26.03.2017

25 нче март көнне Кукмара районы Ядегәр урта мәктәбе базасында Габделхак Каюмов исемендәге фәнни–гамәли конференция уздырылды. Конференциядә мәктәбебез укучылары төрле секцияләрдә чыгыш ясап, түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:
Гыйлметдинова Илсинә (XI cыйныф) - II урын, Фәхертдинов Нурсил (VII с.) – лауреат, Шакирова Айзилә (Vс.), Ярмиев Рәлиф (Vс.), Әхмиева Гөлфизә (VIII с.) – катнашучы сертификаты. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен чын күңелебездән котлап, киләчәктә зур уңышлар телибез! (Җитәкчеләре –Ярмиева Г.М., Ахметова С.В., Галиева Г.Х., Гафиятова Г.А.)










