Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Табигатьтә күңелле! 13.05.2017

3 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә язгы табигатькә экскурсиягә чыктылар. Алар төрле уеннар уйнадылар, табигатьне күзәттеләр, кыскасы, күңелле итеп ял иттеләр.
-
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы белән! 09.05.2017

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, һәркайда үрнәк булырлык өлкәннәребез! Сезнең барыгызны да Бөек Җиңүнең 72 еллыгы белән котлыйбыз. Бу көнне кешелек дөньясы түземсезлек белән көтте. Һәм ул көн килде. 1945 нче елның май ае. Әйе, чыннан да бу көн шатлыклы да, тетрәндергеч тә, дулкынландыргыч та. Илебездә сугыш урап узган, сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр, мөгаен. Шуңа күрә, һәр гаилә сугышта ятып калган һәм аннан исән кайтып, үзләренең тормышларын дәвам иткән батырларыбызны искә ала. Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез! Сезнең түземлегегез һәм сабырлыгыгыз алдында баш иябез, исәнлек – саулык, тыныч картлык телибез. Йөрәкләребездә сезгә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре кабат яңара. Без сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән чын күңелдән горурланабыз. Фронтта һәм тылда каһарманнарча, фидакарьлек һәм ныклык белән, үзегезне аямыйча көрәшүегез беркайчан да онытылмаячак. Без сезнең озак еллар җиңүчеләр сафында калуыгызны һәм һәрвакыт яхшы кәефтә булуыгызны телибез.
-
Җиңү көне шатлык китерсә дә, төзәлмәде, ләкин, яралар... 08.05.2017

Бөек Җиңү илебезгә зур корбаннар аша килде һәм менә 72 ел инде халкыбыз тыныч тормышта яши. Азатлык өчен гомерләре өзелгән батырларның исеме, онытылмас эшләре якты маяк булып, буыннардан-буыннарга сакланып килә.
Бүген авылыбызда узган тантаналы митингта тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, авыл халкы һәм мәктәп укучылары катнашты. Ветераннарыбызны бәйрәм белән котлап авыл җирлеге башлыгы, район вәкилләре чыгыш ясады, укучылар көче белән әзерләнгән әдәби-музыкаль монтаж күрсәтелде. Митингта катнашучылар сугышта һәлак булган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә истәлек веноклары салдылар.
-
Мишәбаш авылында тантана 08.05.2017

"Бер кайтмасак, бер кайтырбыз",- дип китсәләр дә, күп кенә авылдашларыбыз яу кырларында мәңгелеккә ятып калды, күбесе кайткач вафат булды. Бүген, аларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан, Мишәбаш авылы халкы көче белән төзелгән мемориалны ачу тантанасы булып узды.Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, алар безнең арада!
Кылдан нечкә һәм кылычтан үткен
Сират күперен кичкән буын сез.
Үзе үлсә дә, илне исән килеш
Безгә бүләк иткән буын сез!
-
Бакчада эш гөрли 05.05.2017

-
Сарымсак уңышы мул булачак! 04.05.2017

-
Поздравляем! 02.05.2017

28 апреля в Сабинской гимназии состоялся районный фестиваль иностранных языков. Фестиваль проводился по трем номинациям. Ученик VII класса нашей школы Фахертдинов Нурсиль участвовал в номинации «Стихотворное произведение» и занял I призовое место. Поздравляем Нурсиля и учительницу Балтачову Рамзию Камиловну с победой. Желаем творческих успехов в изучении иностранных языков! There’s a good boy!
-
Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән! 01.05.2017

-
Агач утырту көне 29.04.2017

Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту - барыбызның да уртак бурычы. Татарстанда игълан ителгән “Агач утырту” көне безнең мәктәптә дә эзсез узмады. Без дә укучыларыбыз белән берлектә, күп санда агач үсентеләре утырттык. Хәзер аларны кадерләп, саклап үстерергә генә кирәк. Җир йөзендә яшәгән һәр кеше табигатьне яратсын, аны сакласын дигән теләктә каласы килә.
-
#ЭКОяз2017 28.04.2017











