Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Гомуми линейка 22.05.2017

Бүген мәктәбебездә XI сыйныф укучылары тарафыннан гадәти булмаган гомуми линейка үткәрелде. Алар барлык укучыларны, укытучыларны якынлашып килүче “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә чакырдылар. Мәктәп думасы спикеры Гыйлметдинова Илсинә үзенең хатирәләре белән уртаклашты, рәхмәтләрен җиткерде, киләчәктә спикер вазыйфасын башкарырга VII сыйныф укучысы Галиева Гөлинәне тәкъдим итте. Линейка мәктәбебез гимны белән тәмамланды.
-
"Каурый каләм" бәйгесе 20.05.2017

Явлаштау урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Галимҗанова Рәфидә Илшат кызы, Казан (Идел буе) федераль университетының Югары журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбе үткәргән яшь журналистларның “Каурый каләм” Бөтенроссия конкурсында катнашып, беренче дәрәҗә Дипломга ия булды. Рәфидәне зур җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез. Афәрин!!!
-
Тематический урок "Арктика - фасад России" 19.05.2017

-
19 мая - День Пионерии 19.05.2017

-
18 май - Халыкара музейлар көне 18.05.2017

Мәктәбебездә 2002 елдан бирле “Туган якны өйрәнү” музее эшләп килә. Музейның төп максаты: татар халкының гореф – гадәтләренә, йолаларына, тормыш – көнкүреш әйберләренә, аның мәдәниятенә караган документлар җыю, күренекле шәхесләребезне барлау. Музей предметлары аша укучыларны белемле, тәрбияле, әхлаклы шәхесләр итеп үстерү. Музейда 200 дән артык экспонат бар, бүгенге көндә дә әле ул үз эшен дәвам итә.Без аны берничә бүлеккә бүлдек:
1.Мәктәп тарихын, тормышын чагылдыручы бүлек;
2.Явлаштау һәм Мишәбаш авыллары тарихы бүлеге;
3.Бөек Ватан сугышы;
4.Көнкүреш кирәк – яраклары ;
5 нче бүлек - берничә ел әтисе мәктәбебез директоры булып торган, үзе шушы мәктәптә белем алган, Татарстанның атказанган артисты Шамил Бариевка багышлана.
.“Үткәннәрсез, киләчәк юк!”, дип белми әйтмәгәннәр. Музейлар халык күңелендә туган телгә, туган илгә, әдәбиятыбызга, мәдәниятебезгә һәм тарихыбызга карата мәхәббәт уята. Бер сүз белән әйткәндә, милли мирасыбыз сагында бәһасез хезмәт куя.
-
17 мая - Международный день детского телефона доверия 17.05.2017

-
Мәктәбебездә - психологлар 17.05.2017

17 май - Халыкара балалар ышаныч телефоны көне. Шул уңайдан мәктәбебездә психологик үзәк хезмәткәрләре Алисә Илһамовна һәм Алинә Икрамовна укучылар белән әңгәмә үткәрделәр һәм уен формасында аңлату эшләре алып бардылар.
-
15 мая - Международный день семьи 15.05.2017

-
Мәктәбебездә эш кайный 15.05.2017

Мәктәбебездә эш кайнап тора: 9 нчы, 11 нче сыйныф укучылары ОГЭ, ЕГЭга, шул ук вакытта “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә әзерләнәләр, кемнәрдер арадаш аттестация эше башкара, ә кемнәрдер ГТО нормативлары тапшыра. Шулай ук бакчада эшләргә дә вакыт табабыз.
-
ГТО 15.05.2017











