Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
Сәламәтлегең үз кулыңда 02.06.2017

Авылыбыз фельдшеры Вәлиева Ризидә Самат кызы катнашында үткән “Сәламәтлегең үз кулыңда” исемле әңгәмә укучыларыбыз өчен бик файдалы һәм үтемле булды.
-
Сау бул, башлангыч! 01.06.2017

31 нче май көнне мәктәбебездә 4 нче сыйныф укучылары өчен “Без инде зур үстек, бишенчегә үк күчтек!” дип исемләнгән, башлангыч мәктәп белән хушлашу кичәсе үткәрелде. Укучылар, 4 ел буена шатлыклары да , борчулары да уртак булган сыйныф җитәкчеләре – Шәймуллина Ләйлә апаларына чиксез зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә укытучылары үз чиратында аларга изге теләкләрен теләде:
“Кадерле укучыларым! 4 ел сизелми дә үтеп китте. Бүген сезнең өчен башлангыч мәктәп белән саубуллашу кыңгыравы чыңлады. Сезне чын күңелемнән шушы иң истәлекле, шатлыклы көнегез белән тәбрик итәм. Инде сез горурланып, “Без инде зур үстек, бишенчегә үк күчтек!” дип әйтә аласыз. Сезне бу зур уңышыгыз белән чын күңелемнән котлыйм. Сез һәрвакыт минем ышанычымны акладыгыз. Киләчәктә сезгә тагын да зур уңышлар телим. Үзегезне һәр җирдә үрнәк тотыгыз, укыткан укытучыларыгызны беркайчан да онытмагыз!”
Бик зур бәйрәм безнең өчен бүген,
Ләкин саубуллашу түгел, газиз мәктәбем.
Көзләр җитү белән кулга чәчәк тотып,
Килеп тә җитәрбез без тагын!" - дип, җавап бирделәр укучылар.
-
“Кояшкай” дусларын җыйды 01.06.2017

Бүген Явлаштау урта мәктәбе базасында “Кояшкай” ял, сәламәтләндерү һәм хезмәт лагере эшли башлады. Балалар лагерьга бик теләп, шатланып килделәр. Башлангыч сыйныфтан 30 укучы ял лагерена йөрсәләр, 11 укучыбыз хезмәт лагерена йөриячәкләр. Балаларны лагерьга кабул иткәннән соң, аларга көн тәртибе һәм көндәлек режим аңлатылды, инструктажлар үткәрелде.
-
Ял лагеренда беренче көн 01.06.2017

“Кояшкай” мәктәп яны ял лагеренда көн “Әйдәгез, танышыйк!” дигән чара белән башланып китте. “Хәрәкәттә-бәрәкәт” исеме астында хәрәкәтле уеннар уйналды, отряд газеталары чыгарылды. Көндезге аштан соң Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, “Матур безнең балачак, мәңге истә калачак!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Кызыклы уеннар уйналды, ярышлар үткәрелде. Укучылар барысы да бүләкләргә ия булып, шатланып өйләренә таралдылар.
-
Хезмәт лагеренда беренче көн 01.06.2017

Хезмәт лагеренда укучылар “Танышу эстафетасы” үткәргәннән соң, саф һавада уеннар уйнадылар, мәктәп яны бакчасында эшләделәр, отряд газеталары чыгардылар һәм лагерь ачылышына әзерләнделәр.
-
Укучыларның җәйге каникуллары башланды 01.06.2017

-
1 июня - Международный день защиты детей 01.06.2017

-
Без - Казан шәһәрендә! 31.05.2017

7 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Ахметова Светлана Владиковна белән берлектә, Казан шәһәрендә экскурсиядә булып, күңелле ял итеп кайттылар.
-
ОГЭ по русскому языку 30.05.2017

-
Ата - аналар җыелышы 30.05.2017

29 нчы май көнне мәктәбебездә ата - аналар җыелышы булып узды. Көн тәртибе буенча еллык нәтиҗәләр, укучыларның җәйге ялларын оештыру, җәйге чорга җаваплылык мәсьәләләре каралды, әти-әниләргә инструктажлар үткәрелде.










